16+

Салават: «Мин үземә үзем проблема ясый торган кеше»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов 30 нчы сезон кысаларында узачак концертлары алдыннан журналистлар белән очрашты. Без сорау башлаганчы ук, халык җырчысы үзенә генә хас ярымҗитди, ярымшаяртулы тон белән “Акыллы сораулар гына бирегез” дип кисәтеп куйды.

Салават: «Мин үземә үзем проблема ясый торган кеше»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов 30 нчы сезон кысаларында узачак концертлары алдыннан журналистлар белән очрашты. Без сорау башлаганчы ук, халык җырчысы үзенә генә хас ярымҗитди, ярымшаяртулы тон белән “Акыллы сораулар гына бирегез” дип кисәтеп куйды.

- Минем белән әңгәмә корган журналист миңа караганда биш тапкыр акыллырак булырга, бөтен өлкәдә дә “йөзәргә” тиеш. Журналист иң усал кеше булырга тиеш. Акыллы усал. Бер сүзе белән үтерерлек итеп әйткән журналист көчле журналист була. Минем мөнәсәбәтләр журналистлар белән һәрвакыт авыррак булды инде. Шуңа күрә бүген акыллырак сораулар бирүегезне телим. Матуррак проблемалар күтәрик, - диде.  
   
Салават Фәтхетдиновның Камал театрында узачак концертлары быел 1-9, 13-19 августта узып, 20се көнне “Татар моңы” җыр фестивале белән тәмамланачак.
- Миңа калса, бу иң җиңел концерт булырга тиеш, чөнки 30 ел буена җырлаган һәр репертуардан да берешәр җыр алсаң, утыз җыр башкарырга кирәк. Шуңа күрә мин моны иң күңелле һәм эшләр өчен иң җиңел тамаша дип уйлыйм. Зур булмаса да яшәлгән гомер, үтелгән юл бар. Артист тормышында бу зур вакыйга.

Иң авыры - 600дән артык башкарылган җыр  арасыннан 30ны сайлап алып, егермне калдырырга һәм программага берничә яңа җыр өстәргә туры киләчәк. Тик ничек кенә әзерләнсәң дә халык канәгать булмаячак, һәм ул дөрес тә эшли. Чөнки бер кешегә бер җыр, икенчесенә башкасы кирәк. Кайсысын тыңларга? Ничә еллар бергә эшләгән авторларны читтә калдырасы килми. Шуңа күрә әлеге сезонда Илгиз Закировның, Роберт Миңнуллинның, Алмаз Хәмзинның, Фирзәр Мортазинның, Зөлфирә Минһаҗеваның һәм башкаларның җырлары яңгыраячак, - диде Салават Фәтхетдинов.
 
Спорт һәм улы турында

Мәгълүм булганча, шушы көннәрдә Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм автоузышта чемпион булды. Журналистлар улының уңышы белән җырчыны да котладылар.
- Мин чыннан да бик шатмын. Әле дә булса шатлыктан әллә кайларда очып йөрим, - диде Салават аларга җавап итеп. - Рөстәмгә 15 яшь, ул 18 яшьлекләр арасында җиңде. Ярышлар әле дәвам итә. Рөстәм Татарстан данын яклаучы бердәнбер спортчы. Иң яшь катнашучыларның берсе. Әле яңа гына ул зурлар арасына күчәргә теләге барлыгын белдерде. Үзен бик зур дип исәплидер инде, күрәсең. Бәлки, яшьләр арасында кызык калмагандыр... Әлегә уйлашабыз, киңәшләшәбез. Алдан ук аны кисәтеп: “Улым, 5-6 ел җиңү күрә алмаячаксың. Трассада сине бәргәләп, типкәләп йөртәчәкләр. Син шуңа ризамы?” - дип сорадым. Ул: “Риза”, - диде. Кемнәрдер әлеге спортның куркынычсыз булуын әйтә. Мин аны куркыныч спорт дип әйтмәс идем. Иң мөһиме - үзе ярата, үзе сайлады. Безнең иң беренче тапләбебез шул иде: укуың аз гына начарая икән, шундук шахматка күчәбез һәм мәктәпкә игътибарны арттырабыз. Шуңа күрә автоузышларга катнашыр өчен апрельдә ук ОГЭ тапшырды. Нәтиҗәләре куандырды.   
 
Сабантуйлар турында

Салават Фәтхетдинов Сабантуйларындагы Президент машинасын баш батыр булып калган кешегә бирмичә, аны төрле категорияда батыр булып калган ир-атлар арасында җирәбә уйнатуны “Адәм көлкесе” дип әйтте.
- Ничек инде җирәбә уйнатырга кирәк? Батыр берәү генә була. Ул җиңәр өчен өчәр, унар ел шөгыльләнә. Батырны күрсәтергә кирәк,  аның белән мактанырга кирәк. Бу турыда мин беренче тапкыр ишетәм әле. Бу көлке түгел, бу кызганыч, - диде.

Шуннан соң ул чит төбәкләрдә уза торган Сабантуйларына да үз фикерен белдерде.
- Без Сабантуйларны бик күп итеп уздырабыз. Кая гына бармыйбыз. Сабантуй ул – татар халкының бәйрәме. Башта сабанны сөрергә кирәк, туй ясар өчен сабаны булырга тиеш. Соңгы вакытта сабаны безнеке, туе – башка халыкныкы. Ил, дөнья буйлап 200-300 артист җыеп, чит илдән татар эзләп йөрүне мин бик дөрес әйбер дип исәпләмим. Татарның иле бар. Ул – Татарстан. Шуны күрергә бөтен дөнья татарлары җыелырга тиеш. Казанда Сабантуй өч, биш көн барсын, ләкин бөтен дөнья татары бирегә җыелырга тиеш. Шуңа күрә мин федераль сабантуйларда бик катнашырга тырышмыйм, ә Казанга чакырсалар, мин һәрвакыт килергә риза.        


* Мин тормышта җиңел кеше түгелмен, бер яратсам, гомер буе яратам. Бер яратмасам, мәңге яратмыйм. Шуңа күрә мин үземә үзем проблема ясый торган кеше.     
* Татар ул мәңге проблемалы халык. Тел, дин, җыр-моңны саклыйбыз дип гомер буе сугышабыз, әле җиңгәнебез юк.
* Миннән башка да русча җырлап, моңкортланып йөрүчеләр җиткән. Минем русча моңым да юк. Аннан соң, алар – минемчә, мин аларча җырлый алмаячакмын. Һәркем үз эшен эшләргә тиеш.

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading