16+

«Салават Салават булуы белән генә дә алдыра!»

«Номерем бар. Булмаса, эзләп табарсыз. Киләм дип шалтыратсагыз, егетләр каршы алырлар, кертеп утыртырлар». Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов 30 нчы – юбилей концертлары уңаеннан журналистлар белән очрашкан вакыттта безне әнә шулай дип чакырган иде.

«Салават Салават булуы белән генә дә алдыра!»

«Номерем бар. Булмаса, эзләп табарсыз. Киләм дип шалтыратсагыз, егетләр каршы алырлар, кертеп утыртырлар». Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов 30 нчы – юбилей концертлары уңаеннан журналистлар белән очрашкан вакыттта безне әнә шулай дип чакырган иде.

Егет сүзе бер булыр. Әйтте һәм сүзендә торды Салават Зәкиевич. Шушы ук очрашуда тел, милләт, милли бәйрәмнәр турындагы сорауларга да җавап биргән иде ул. “Концертыма килсәгез, барысын да үз күзләрегез белән күрерсез, аңларсыз”, - дип тә өстәгән иде.

Чыннан да, тамаша буеннан-буена гамь, мәгънә һәм ямь сүзләре тирәсендә барды.  Сәхнәдә күңел көзгесен символлаштырган биш көзге куелган иде.  

- Татар булып, көчле булып, динебезне, телебезне, аңыбызны, моңыбызны саклап яшәр өчен әллә ни күп кирәкми. Беренчесе - мәхәббәтле гаилә, икенчесе – иман, өченчесе – Әлифба, ягъни үз телеңне онытмау һәм дүртенчессе – татар моңы. Бишенче көзге кебек буш күңел белән яшәүчеләр дә бар. Монысы инде гамьсезлекнең бер төре, - диде җырчы.   

Тамаша ахырында ул көзгене тамашачыларга таба борып, күңел көзгебезне ни белән тутыруыбыз бары тик үзебездән генә торуына басым ясады.

Йолдызлар һәм шәкертләр

Шартлы рәвештә алганда, концертның беренче өлешендә Салаватның элекеге җырлары, икенчесендә яңа җырлары яңгырады. Ул ял иткән арада шәкертләре Илүзә Гайсина белән Зөлфәт Фәхретдинов җырлады. «Йолдыз»лы кунак булып Татарстанның халык артистлары Илсаф белән Фирзәр Мортазин чакырулы иде.  Алдагы көннәрдә Вадим Захаров, Филүс Каһиров, Рифат Зарипов килгән булган. Бүген һәм киләсе тагын берничә көндә башкорт һәм татар эстрадасының легендасы Фидан Гафаров чыгышы көтелә. Соңгысының исемен ишеткәч, залда утырган халыкның «эһһ!» дигән тавышлары ишетелде.

Шуннан соң Салават: «Кемгә нәрсә эләгә инде. Бүген булганына да куанырсыз. Аларның кайчан киләсен мин үзем дә белмим, шуңа күрә бер рекламага да кермәде», - дип көлде.

Кунаклар дигәннән, җырчының юбилей концертларында аның беренче концертларындагы гармунчысы Шәфәгать Салихов та катнашты.   

Үкенеч һәм сөенеч

Салават Фәтхетдинов халык шагыйре Фәнис Яруллин белән күрешеп кала алмавына үкенүен дә әйтте.

- Фәнис Яруллин миннем турында: Их, Салават белән бер күрешәсе иде», - дип әйткән булган. Аның туган көненә күчтәнәчләр җибәргәнмен, үзем килмәгәнмен. Мин моңа бик үкенәм. Аның янына мин барырга тиеш идем, ул бит инде үзе минем янга килә алмый, - диде һәм Фәнис Яруллин шигыренә язылган яңа җыр тәкъдим итте.

Сөенеч дигәннән, әле күптән түгел генә Салаватның хатыны Ләйсән ханым 50 яшьлек юбилеен билгеләп узган иде. Җырчы аңа багышлап “Сөю язы” дигән җыр башкарды һәм туган көн видеосы тәкъдим ителде.

- Гаилә темасын мин сәхнәгә бик алып чыгарга тырышмыйм, чөнки ул шәхси тормыш. Быел бөтен бәйрәм бергә туры килде. Безнең театрыбызга – 30 ел, хатыным Ләйсәнгә – 50 яшь, олы кызыбызга – 30 яшь, - диде.

Концерт программасы турындагы башка моментларны озын-озаклап язып тормыйм. Калганын үзегез килгәч күрерсез. Концерт турындагы фикерләремне генә гомумиләштереп язам.

Салават Фәтхетдиновның концертларыннан яңалык эзләргә кирәкми. Миңа калса, башка бик күп җырчыларның тамашаларыннан аермалы буларак, тамашачы аңардан ниндидер ят, үзенчәлекле шоу, яңа җырлар көтми. Киресенчә, элекеге еллар репертуарындагы хитларны көтеп ала, нәкъ менә шуларны ишетергә теләп килә. Ул җырлар кемнеңдер яшьлеге, кемнеңдер балачагы, кемнеңдер тормышындагы билгеле бер вакыйга белән бәйле. Махсус сынап утырдым, Салават Фәтхетдинов башкаруындагы барыбыз да һәр сүзен яттан белгән “Туган көн”, “Урсал тау”, “Көтмә син, көтмә, үпкәләмә”, “Әнкәмнең догалары”, “Гашыйклар җыры”, “Ике йөрәк”, “Мин яратам сине, Татарстан” җырларыннан соң халык уч төпләре кызышканчыга кадәр кул чапты. Шәхсән үзем аның элекеге репертуарыннан тагын берничә җырын рәхәтләнеп тыңлар идем әле.   

Салаватның юбилей концертлары 16 көн барачак. Ә бер көн – 20 августта “Татар моңы” концерты оештырылачак. Без барган көнне зал шыгрым тулы иде, башка көннәргә дә билетлар бик аз санда калган диделәр. Дуслар, танышларны исәпкә алмаганда, шыгрым тулы заллар белән уналты көн концерт кую бик сирәкләргә генә бирелә торган сәләт. Бу яктан Салават Фәтхетдинов бик бәхетле, чөнки аның озак еллар яратып тыңлый торган тугры тамашачысы бар.


   
Тамашачы фикере

Мөнҗия Гыйльфанова, яшь җырчы Эльмира Гыйльфанованың әнисе:

- Ирем белән Салаватның концертын карарга дип, Чаллыдан ук килдек. Аның 28 нче сезонын карыйм инде. Барлык концертларын да яратабыз. Быелгысы аеруча да яхшы, мәгънәле. Юмор аша булса да татар теле, милләт проблемаларын күтәреп чыкты. Без аның барлык җырларын да яратабыз, чөнки аларда тирән мәгънә бар. Шушы җырлар белән безнең яшьлек елларыбыз үтте.  Бүгенге концертта без гаилә корган вакытлардагы җырларны рәхәтләнеп тыңладык. Юбилей концерты булгач, иң матур җырларны туплап җырлар дип өметләнеп килдек.  

Сорур Хәйретдинова, 92 яшь:

- Бик яратам Салаватны. Һәр җырын рәхәтләнеп тыңлыйм. Салават концертларына ике ел гына килми калдык. 1996 елда ул миңа иң өлкән тамашачы буларак көмеш беләзек бүләк иткән иде. Ул чагында миңа 70 яшь иде. Хәзер дә иң өлкән кеше миндер бу залда.  

Галия Хәйретдинова, Казан:
   


- Салаватның концертны үзе алып баруы ошый. Моңлы итеп җырлый, матур итеп сөйли, гаиләсе, тел, дәүләт турында да әйтергә онытмый. Бер көнлек җырчылар төшеп кала, ә Салават ничә еллар инде залны дер селкетеп тота. Билетны июньдә үк сатып алган идек. Ул кайсы җырын җырласа да, канәгатьбез. Сәхнәгә чыгып биисе килә хәтта. Аның концертына бернинди дә үзенчәлек кирәкми, чөнки ул Салават булуы белән генә дә алдыра. Үзе, темпераменты көчле. Нинди зур дәрәҗәләргә ирешсә дә, “йолдыз”ланмавы белән кадерле ул безгә.

Надилә Фәйзрахманова, Казан:

- Салаватның концертларына йөрмәү, ә Хәнияне оныту мөмкин түгел. Аларның үзләрен хөрмәт итәбез, җырларын яратып тыңлыйбыз. Хәниябез бигрәк тә якын иде. Без Габделхәй авылыннан. Көектән. Шуннан дача алып, гел кайтып йөрдек. Хәния белән дә еш очраша, аралаша идек. Күлдә бергәләп балык тота идек. Салават концертында да Хәнияне искә алып, сагышланып утырам. Шушы Камал театрыннан озаткан идек бит аны да. Әлеге бинага килеп кергәч тә, ул шушындадыр кебек... Матур итеп елмаеп басып торадыр шикелле...   


Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading