16+

"СалаваTIK" лар "Әпипә"не яңача башкара

“Салават күпере” балалар журналы редакциясенең җырлы - биюле яңа проекты Татарстан Президенты каршындагы телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла башлаган.

"СалаваTIK" лар "Әпипә"не яңача башкара

“Салават күпере” балалар журналы редакциясенең җырлы - биюле яңа проекты Татарстан Президенты каршындагы телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла башлаган.

“Әпипә”  "СалаваТИК" балалар төркеменең бишенче җыры.  Барлыгы уналтылап җырны шулай балаларга өйрәтергә җыеналар. Проектның максаты - халык җырларын бүгенге заман балаларына да яраттырып, туган телгә мәхәббәт,  аны өйрәнүгә - белүгә теләк - омтылыш тудыру.  Балаларның чыгышыннан соң моңа  ирешә башланылган инде дигән фикер туды.  Малайлар-кызлар бернинди акцентсыз, бөтен шартын китереп  башкарды “Әпипә”не. 

Балаларны дөрес җырларга  Казан шәһәр филармониясе  каршындагы  балалар студиясенең  вокал бүлеге җитәкчесе Гөлназ Гафурова, ә инде биергә  Казан муниципаль  бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова өйрәтә.  Әлеге проект - Татмедиа АҖ генераль директоры Шамил Садыйков идеясе. Журналның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова  бу эшне  бик куркып, шикләнеп кенә башлап җибәргән булган. Хәзер шатланып туя алмый. YouTube каналында урнаштырылган  бу җырларны 10 меңнән артык кеше караган һәм җырлаган да. 

Элек балалар журналларын тырышып тырышып укый иделәр, хәзер замана балалары тырышып - тырышып җырлыйлар. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading