16+

Сандугач бәхет китерә

Быелгы җәй җиләк-җимешкә мул булды – җыеп кына өлгер. Эре-эре кап-кара карлыганнар «гәүдәсенә» сыеша алмыйча, шартлыйм дип утырды, кызылы турында әйтәсе дә юк. Мәрҗәндәй кып-кызыл карлыганнар арасыннан куакның яфраклары күренми дә иде диярлек. Ә кура җиләге! Кичтән кәрҗинеңне тутырып җыеп кереп урнаштырырга өлгермисең, иртән йокыңнан торып чыкканчы тагын кып-кызыл булып тулышкан булалар.

Сандугач бәхет китерә

Быелгы җәй җиләк-җимешкә мул булды – җыеп кына өлгер. Эре-эре кап-кара карлыганнар «гәүдәсенә» сыеша алмыйча, шартлыйм дип утырды, кызылы турында әйтәсе дә юк. Мәрҗәндәй кып-кызыл карлыганнар арасыннан куакның яфраклары күренми дә иде диярлек. Ә кура җиләге! Кичтән кәрҗинеңне тутырып җыеп кереп урнаштырырга өлгермисең, иртән йокыңнан торып чыкканчы тагын кып-кызыл булып тулышкан булалар.

Карлыганның карасына да, кызылына да ис китми, крыжовник, чия дә – әллә бар минем өчен, әллә юк. Шуңа күрә кышын бераз авыз итәргә җыйганнан соң, куагында шул килеш эленеп калды. Ә менә кура җиләгенең бер генә бөртеген дә әрәм итәсе килми бит. Җир йөзендә кура вареньесыннан да тәмлерәк нәрсә юктыр төсле миңа. Ел саен: «Икенче елга отпускны кура җиләге өлгергән вакытка туры китереп алам», – дип үз-үземә сүз бирәм дә, тагын: «Кура сезоны бетә инде», – дип, эч пошып, бөркү офиста узып китә.

Озын-озак итеп кура җиләге турында язуымның сәбәбе һәм максаты һич кенә дә аңа карата мәхәббәтемне бәян итү түгел иде үзе. Сәбәбе – кура арасына бәләкәй генә җыйнак, матур оя корып, йомырка салган сандугач иде. Сандугач дигәннән, ул – сайрар кошлар арасында иң яратканым. Язын бакчада алмагач, чия чәчәк аткан вакытта бер эшсез ишегалдына чыгып утырып, сандугачлар җырлавын тыңларга яратам. Җанга сихәт бирә, күңелне тынычландыра. Питрау бәйрәменнән соң кошлар сайрамый башлый, диләр. Чыннан да Питраудан соң бакчада сандугач җыры тынып кала. Быел да шулай булды.

Ә беркөнне... колагыма ишетелә генәме соң дим. Бакчада сандугач моңлана. Җәй башындагы кебек өздереп сайрамый, сак кына гөлдери, әйтерсең лә кем беләндер сөйләшә. Баксаң, кура арасына оя корган икән. Җиләк җыйганда безне күргәч, куркып пырхылдап очып чыгып качты. Уч төбе хәтле генә ояда кара-көрән таплар белән кап­ланган, бармак башы кадәр генә кеп-кечкенә биш йомыр­ка ята. Аларның матурлык­лары! Йомыркалары янында кайнашканны күрсә, кош­лар кире оясына кайтмый, кошчык­лар йомыркадан шытып чыкмас борын үлә дип ишеткән бар. Шуңа күрә, бик күзәтәсе килсә дә, ул тирәдә чуалмаска тырыштык. Ә сандугач кайтты оясына. Куркыныч янамавын аңлагач, күзгә карап диярлек утыруын да дәвам итте әле. Тавышы матур булгач, кош үзе дә купшы, күзгә бәрелеп торырга тиеш төсле. Ә ул соргылт-коңгырт төстә, чыпчыктан аз гына озынчарак икән, койрыгы кишер төсенә охшаш. Моңарчы якыннан игътибар белән күзәткәнем юк иде. Ә күзләре! Шундый тере. Пыяла кебек ялтырап торалар. Фотога гына төшереп өлгереп булмады, өркеп, күз ачып йомганчы оясыннан тагын чыгып очты. Сандугачыбызны кабат борчымадык. Аның кура арасында кыштыр-кыштыр килүеннән, ялкау гына сайраштыргалап алуыннан рухи рәхәтлек алып, ләззәтләнеп кенә йөрдек.

Сандугач – иркенлек ярата торган кош. Ул, гадәттә, урманда куе куаклыклар арасына качып оя кора. Җанварлар оясына һәм балаларына зыян сала алмасын өчен шулай эшли.

Халык арасында сандугачка бәйле хорафатлар да бар икән. Сандугач беркайчан да начар, тискәре энергия булган урынга оя ясамый. Өй кыегына (бик сирәк була торган хәл ди), бакчада яки ишегалдында оя корган икән, бу бик яхшы фал булып санала. Әлеге йортта яшәүчеләрнең тормышы түгәрәк, аш-сулы, мул булыр, беркайчан фәкыйрьлекнең ни икәнен белмәсләр дигән ышану яши.

Сандугачның күгәрченнәрдән, чыпчык, каргалардан аермалы буларак, кешеләр яши торган җирләрдә бөтенләй оя ясамаганын исәпкә алганда, әлеге вакыйганың кыйм­мәте тагын да арта. Шуңа күрә халык сандугачның йорт, бакча тирәсендә оя коруын яхшыга юраган да инде.

Сандугач җиләк-җимеш бакчасында берәр куак арасына оя корса, уңыш булмый дип куркасы юк, яшелчә, җиләк-җимеш ишелеп уңачак.

Гомумән, ишегалды, каралты-кура тирәсенәме йә булмаса бүтән җиргә оя корамы, халык аны иркен, имин, мул тормышка, тынычлыкка юрый.

Гаилә кормаган ялгыз ир яки хатын яшәгән йортта сандугач оя ясауны исә бәхетле тигез никахка юрыйлар. Хәтта төштә сандугач күрүне дә нинди дә булса шатлыклы вакыйгага, диләр.

Халык арасында урманда яки бүтән җирдә сандугач оясына зыян салган, аны туздырган кеше бәхет күрми, гел уңышсызлыкларга дучар була, төрле авырулардан газап чигә дигән ышану да яши.

Эльза Хамматова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading