Рәмис Аймәтнең «Бозлы җилкәннәр» җыентыгындагы шигырьләрне укыгач туган уй-фикерләремне газета укучылар белән дә уртаклашасым килде.
Башкалар да сәнгатьчә эшләнеше гаҗәеп матур, эчтәлеге кырыс чынбарлык хакыйкатенә тугры булган бу зиннәтле шигырьләрне укып ләззәтләнсеннәр һәм шагыйрь күтәргән проблемалар турында уйлансыннар иде.
«Бозлы җилкәннәр» шигырендә шагыйрь үзе турыдан-туры «җилкән – күңел» дип яза. Тик нигә бозлы? Бозга каткан җилкәннәр белән идарә итү, алга – киләчәккә бару мөмкинме?
Кемдер, бәхетле кеше шигырь яза алмый, дигән. Шулайдыр. Узган гасырның 20-50нче елларында дөньяга килеп, шул чорның газаплары, фаҗигаләре аркасында күңелләре яралыларның шигырьләрендә авыр кичерешләренең сагышлы моң булып түгелүе аңлашыла. Ә бит Рәмис Аймәт чагыштырмача тыныч, тук елларда туып-үсеп, аңа күпләрнең хыялында гына калган атаклы Казан университетында белем алу да насыйп булган. Шулай булгач, нишләп михнәтле тормыш юлы үткән карт акын сыман хәсрәт көен көйли икән ул? Каян килә аның иҗатына хисләр өермәсе булып аккан моң ташкыны?
Сибелгәнме әллә һаваларга
Якты хисләремнең бәйләме?
Никтер моңсу үзе. Әллә инде
Сиреньнәрнең соңгы бәйрәме.
Минемчә, хикмәт – шагыйрь йөрәгенең гаделсезлеккә, явызлыкка, халкы фаҗигасенә битараф кала алмавында. Әнә бит шагыйрь ничек өзгәләнә:
Җирдә – золым. Барыйм кая мин?
Өстәвенә кеше гомеренең чикләнгәнлеге дә бәгырен телә аның.
Мин китәрмен...
Матәм гөсләсендә
Үкси-үкси соңгы кыл елар.
Рәмис Аймәтнең метафораларга, символларга мул булган сагышлы шигырьләрендә йөрәк әрнүе, ямансулау, өзгәләнү, сагыну, нәүмизләнү, чарасызлык, гомумән, ярсулы хис-кичерешләр гаммасы укучыны битараф калдыра алмый. «Соңгы яфрак», «Яңгыр», «Халәт», «Моңлы җыр», «Сиреньнәрнең соңгы бәйрәме» кебек шигырьләрендә табигать күренешләрен, яшәеш мәлләрен бары тик үзенчә күргән, үзенчә шәрехләгән шагыйрьнең ихлас, самими хисләре чагыла.
Бу дөньяга яралганбыз, ахры,
Сагыш учагының көленнән... – ди автор, үзе дә моңлану сәбәпләре турында уйланып.
Шигырьләрдә сурәтләнгән табигать тере: ул шагыйрьнең үзе кебек үк моңлана, хәсрәтләнә, сагына, юксына.
Соңгы җырын җырлый-җырлый җәем
Кереп бара моңсу йортына.
Җилләр булып искән, яңгыр булып яуган, ай булып җиргә баккан лирик герой үзе дә табигатьнең аерылгысыз бер өлеше икән ләбаса.
Айдан сынып төшкән ялгыз нур мин,
Ялгыз җыр мин тумый онтылган.
Бер йолдыз мин җир җанына түгел,
Галәм туфрагына атылган.
Шагыйрь, билгеле инде, барыннан да элек мәхәббәт җырчысы. Аймәт тә кагыйдәдән чыгарма түгел. Җыентыкны мәхәббәт кебек илаһи хискә багышланган гүзәл шигырьләр бизи. Мәхәббәтен югалту лирик геройны авыр кичерешләргә, ялгызлыкка китерә.
Син киттең дә... Моңлы яшьлегемнең
Сукмаклары, ахры, чуалды.
Һичбер хәбәр салмый, йолдызым да
Әллә кая китеп югалды.
Бер караганда, Аймәтнең шигырьләре 20нче йөз башы модернизмының акмеизм юнәлешендә иҗат ителгәннәр кебек. (Акмеизм – грек телендә нәрсәнең дә булса иң югары баскычын, чәчәк ату чорын аңлаткан акмэ сүзеннән алынган.) Чыннан да, ул, акмеистлар кебек үк, лирик героеның рухи дөньясын ачуга, шигырьләрнең камиллегенә зур игътибар бирә, бик еш үлем мотивларына туктала («Мин китәсе көн», «Эзләмәгез мине», «Юксыну», «Ак төш», «Мин әле тумаган», «Сыктау», «Зират җиле», «Миннән башка гына», «Ахыргача!», «Китәләр...», «Минем дә бит, кайчан булса да бер...», «Дөнья бу», «Шарль Бодлерны уйлап»), шигырьнең мәгънәви куәтен ачуны еш кына табигатькә йөкли. Ләкин әгәр дә акмеистлар сәясәттән читләшүне хуп күрсәләр, Рәмис Аймәт андыйлардан түгел. Ишетәсезме, ул үзе дә ни ди:
Һәрнәрсәнең чиге була, җитте
Сагышка да нокта куяр вакыт.
Шагыйрь шагыйрь буламыни, әгәр дә ул туган җирен өзелеп сөймәсә, газиз милләте өчен көймәсә? Рәмис өчен дә әнисе, авылы, туган иле, туган теле – изге төшенчәләр. Аның романтик субъективизм рухында язылган, кай ягы беләндер көндәлек язмаларны хәтерләткән шигырьләре дә ватанпәрвәрлек, миллилек белән сугарылган. («Наратлар – моңсу, моңсу», «Вакыт», «Моңлы җыр», «Тынма, яңгыр», «Безнең язмыш», «Җирсү», «Ялгыз сандугач».) Ә инде үзенең кыйбласыдай табынган Тукаена («Тукай карашы», «Ишетелә Тукай ютәле»), милләт фаҗигасенә («Йолдыз ташы», «Татар каены», «Дөнья инде башка», «Тәрәзә», «Ирек») багышланганнарында шагыйрь публицист буларак чыгыш ясый.
Татарыма ясин чыкмакчылар,
Газиз сөттән – телдән аерып,
Бу мәскәүләр якадан гынамы,
Бугазлардан алды каерып.
Милләтенең хәзерге фаҗигаи халәтен сурәтләп,җаны өзгәләнгән шагыйрь болай яза:
...И татарым! Син дә шул таш кебек,
Ничә гасыр аунап ятасың?!
Алга юллар ябык булгангамы,
Син бармыйсың, һаман кайтасың.
Аунап ята... чиксез галәмнәрдә
Очкан чагын күреп төшендә.
Җыентыкта тәрҗемәләр бүлеге дә бар. Анда без Анна Ахматованың «Туганнарым минем килмәделәр», «Юкәләрнең исе татлы», «Җеназа» һ.б. – барлыгы унике шигырен очратабыз. Шулай ук бу бүлектә Борис Пастернакның «Кышкы төн», Рәсүл Гамзатовның «Дагыстаным – дастаным», «Иртән торабыз да елмаябыз...», «Миңа юлга вакыт» шигырьләре бар. Рәмис Аймәт, күрәсең, үз күңеленә, үзенең рухи халәтенә якын булган шигырьләрне тәрҗемә иткәндер, чөнки, беренчедән, тәрҗемәләр бик уңышлы чыккан, икенчедән, «Бозлы җилкәннәр» җыентыгындагы шактый шигырьләрнең идея эчтәлегенә бик тә ярашып торалар.
Шигырь дигән хикмәт буш урында туа алмый. Моның өчен, күкләрдән бирелгән сәләттән кала, күпмедер дәрәҗәдә тормыш тәҗрибәсе һәм, билгеле инде, белем кирәк. «Бозлы җилкәннәр» җыентыгы белән танышкач, Рәмис Аймәт сизгер күңелле, бай рухлы, эрудицияле шагыйрь буларак күзаллана. Язганнары авторның татар, рус әдәбиятын тирәнтен белүен һәм яратуын (аңа Дәрдемәнд, Тукай, Такташ иҗатлары йогынты ясамый калмагандыр), чит илләр әдәбиятларыннан да яхшы хәбәрдар икәнлеген раслап тора.
Шагыйрь әйтер сүзе булганга гына түгел, әйтми кала алмаганга, күңелендәге хис-моңнары, уй-гамьнәре ташып түгелергә торганга яза. Рәмис Аймәт нәкъ менә шундый шагыйрьлек миссиясен иңнәренә алган шәхес. Аның затлы шигъриятенә ихласлык, иҗтимагый яңгырашка ия булырдай тирән мәгънә, метафораларның, символик образларның байлыгы, хисләр ташкыны, эмоциональ киеренкелек, шигырьләрнең көй булып, моң булып агылып торуы хас. Сүз дә юк, мондый затлы, зиннәтле шигырьләрне кабул итәр өчен әзерлекле укучы булуы да шарт. Талантлы шагыйрьгә Ходай шигърият дөньясын аңлаган зыялы укучылар насыйп итсен.
Нурания Төхбәтуллина,
Әгерҗе районы, Кадыбаш авылы.
фото: Матбугат.ру
Комментарийлар
0
0
Рәмиснең шигырьләре искиткеч матур, төгәл, ул үзе бар җаны белән шигърият эчендә. Шәхси бәхет юлдаш булсын бу талант иясенә !!!
0
0