16+

Сарманның бакыр мәгарәләрендә ниләр бар?

«Безнең район – сандугачлы зәңгәр таулар иле», – дип каршы алдылар безне Сарманда.

Сарманның бакыр мәгарәләрендә ниләр бар?

«Безнең район – сандугачлы зәңгәр таулар иле», – дип каршы алдылар безне Сарманда.

Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина кебек талантлы җырчылар, тагын күп кенә танылган шәхесләре белән данлыклы Сарманны башкача ничек атыйсың? Бу якларда төп истәлекле урыннарның берсе булган Бакыр тауның өсте рәшәләнеп, зәңгәрсу булып торганга да зәңгәр таулар иле ул.

Җир астында юллар бар

Бакыр базы сарманлылар өчен гадәти булып саналса да, республикада тарихи урыннарның берсе. Аның белән галимнәр дә кызыксына, туристлар да бирегә еш килә. Безне Бакыр базына алып килгән Сарман башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сахипова рудникның тарихы белән таныштыра.
Берничә гасыр элек республикада күпләп бакыр җитештергәннәр, бакыр мәгарәләренең бүген бик азы гына сакланып калган. Сармандагы бакыр базлары гөмбәзсыман итеп казылганга, бүгенгә кадәр нык тора, ишелми, диләр. Сарман мәгарәләре иң иске рудниклардан санала. Аларга кайчан нигез салынганлыгы әле дә билгеле түгел. Кайбер чыганаклар буенча, бу бакыр базының тарихы Чулман буендагы Сарайлы заводына барып тоташа. Анда сугышта әсир төшкән шведлар эшләгән, диләр. Монда Пугачев гаскәрләре дә яшәп яткан дигән версия бар. Җир астындагы юлның озынлыгы ике-өч километр тирәсе. Мәгарәдә сирәк очрый торган токымлы бөҗәкләр, бакалар, кошлар яши. Баз каршындагы күлне әрләннәр үз иткән. Ерак түгел агачлык бар. «Элек ул бик куе иде, бирегә килгән саен, берничә агач егылган була – әрләннәр эше», – дип елмая Индира ханым.

Бакыр тавы әнә шундый серле, уникаль. Монда кешенең өзелгәне юк. Баз янында ук Кара-каршы дигән ике чишмә агып ята. Бер-берсенә ошасалар да, суларының тәмнәре аерыла. Туйлар, туган көннәр бу матур урында уза. Киләчәктә бакыр базын туристик үзәккә әйләндерергә телиләр. Бу мәсьәләдә сөйләшүләр башланган инде. Бакыр базын күрергә килгән кеше Сарманның башка истәлекле урыннары белән дә таныша алачак. Ә алар районда җитәрлек. Тарихи музейлар, сулыклар, парклар дисеңме. Кайчандыр чүплек оясын хәтерләткән урында әле яңа гына заманча Ирек паркы ясап куйганнар. Хәзер монда балалар рәхәтләнеп уйный, яшьләр өзелми. Сарман «кара алтын»га, «сары алтын»га да бай. Биредә спортка зур игътибар бирелә. Район башлыгы үзе көн дә эшкә җәяү йөри икән. Районда ел саен 100гә якын спорт төре буенча ярышлар уздырыла. «Дулкын» спорт сәламәтләндерү комплексы – күпләрнең яраткан урыны. Районда фермерларга, үз эшен ачкан эшмәкәрләргә дә игътибар зурдан. Кайберләре белән без дә танышып кайттык.

Сарман

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading