16+

Саташу

Соңгы көннәрдә нидер уйлап азап­ланган ире Нурис­ламны шыпырт кына күзәтеп йөргән Хәмдия тәмам борчуга сабышты:

Саташу

Соңгы көннәрдә нидер уйлап азап­ланган ире Нурис­ламны шыпырт кына күзәтеп йөргән Хәмдия тәмам борчуга сабышты:

– Син нәрсә, түли алмаслык бурычың бул­гандай, кара кайгыга батып йөрисең? — диде ул иренә.
– Ни бит әле, карчык. Мине күрше авылга чакыралар. Әллә, минәйтәм, бераз аерым яшәп карыйкмы?
– Ничек инде чакыралар? Кунакка йөрер чак түгел...
– Юк ла, кунакка түгел, яшәргә, тормыш итәргә...
Берни аңламаган Хәмдия бер мәлгә тәмам аптырап калды.
Аннан үзен тиз генә кулга алды:
– Яшәргә?! Кем белән? Нәрсә лыгыр­дыйсың син? Туктале, тукта... Яшьләй лапас артында үбешкән Фәйрүзәң шул авылныкы түгелме соң? Җавап бир, миңгерәү сарык, баш түбәңә менеп төшкәнче!

Шул инде, Фәйрүзә. Беркөнне биларуска падшипник эзләп баргач очрашкан идек. Гәүдә арык, өс-башың тузган, хәзер шәһәр бумыжлары да болай йөрми, дип тәмам оялтты. Кил, бераз рәткә кертеп җибәрермен, диде. Ярар, хатынга әйтеп карармын, ни дияр, дигән идем дә, синең нишләптер риза булыр­лык чутың күренми бугай әле.

Бу хәлгә ярсуыннан яңаклары кызыша башлаган Хәмдия тамагына утырган төерен көч-хәл белән йотып җибәрде:
– Ах, оятсыз! Башкалардан күреп, әллә сиңа да яшь хатын кирәк булдымы? Әйдә, бар, сыпырт кәнтәең янына! — дип, Нурисламның сыртына бирерлек берәр саллырак әйбер эзли башлады.

– Ярар, ярар, — диде тегесе, бераз артка чигенеп. — Мин, тиле, синең өчен борчылган булам тагын. Ир карап талчыккандыр, нирвылары какшагандыр, ичмасам, бераз ял итәр дип. Теләмәсәң, пажалыс­ты. Мин бит гомерлеккә китмим. Өс-башны әзрәк каратам да яхшылап ашап-эчеп ит кунуга кире әйләнеп кайтам. Әле Фәйрүзә дә әйтте: хәзер ярты шәһәр шулай язылышмыйча гына яши икән, дип. Гражданский брак диләрме шунда... Бигрәк җайлы нәрсә бит, бер-береңнән гарык булуга — дүрт ягың  кыйб­ла, судлашып, мал бүлеп йөрисе дә юк. Йә, ни­чек, ризамы шуңа?

Хәмдиянең табагачка үрелгән кулы кире са­лы­нып төште. Башка сыймаслык хәл, закунный ирең «җанашыма барып бераз яшәп кайтам» дип рөхсәт сорасын әле! Авылныкылар ишетсә, оятың­нан керер тишек тапмассың, валлаһи! Аңа нәрсә, чыгар да китәр, Хәмдиянең бу өйдә яшисе бар әле. Туктале, йорт-җир Нурисламныкы бит, яшәрсең пычагым, болай булса. Йөргән нәрсәсен ияртеп кайтса, чыгып китми хәлең юк. Алып кайтмаса да, ялгыз хатыннар авылда буа буарлык. Үзе бо­лай озакка китмим диде дә бит... Шуңа күрә, әллә... Икенче көнне эштән алҗып кайткан Ну­рислам, өйгә таралган бәлеш исен сизеп, бераз ап­тырап калды. Җитмәсә, өстәлдәге тастымал ас­тыннан симез генә тавык түшкәсе дә күренеп тора иде. Түрдәрәк, яңа үтүкләнгән бер өем күлмәк-майкалар артында Хәмдия тырышып-тыр­машып иренең рәешкә дигән бердәнбер костюмын юеш щетка белән ышкып азаплана.

— Син нит инде, — диде башын аска игән ха­тын, ипләп кенә иренә эндәшеп. — Бик озаклар­га тырышма дип әйтүем генә ул Фәйрүзә янын­да. Печән өсте җитә, печәнсез калмагаек димен.
Нурислам, ялгыш ишетәмме дигәндәй, чүт кенә дәшми торды да:
— Ниткән Фәйрүзә ул тагын, саташасыңмы әллә? — дип, тавыкны ботарлап бетереп, бәлешкә кереште.
Шуны гына көткәндәй:
–  Әйе шул, мич төтене бәрде бугай, — дип, Хәмдия иренең сүзен җөпләргә ашыкты.

Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Фото: aif.ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X