16+

Сайлау көнне рәхәтләнеп бәйрәм итәчәкбез

Казанда 2018 елның 1 гыйнварына 906 мең 586 сайлаучы исәпләнә. Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көнне, ягъни 18 мартта 450 сайлау участогы эшләячәк. «Эшлекле дүшәмбе»дә сайлау көнен ничек итеп бәйрәмгә әйләндерү турында сөйләштеләр.

Сайлау көнне рәхәтләнеп бәйрәм итәчәкбез

Казанда 2018 елның 1 гыйнварына 906 мең 586 сайлаучы исәпләнә. Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көнне, ягъни 18 мартта 450 сайлау участогы эшләячәк. «Эшлекле дүшәмбе»дә сайлау көнен ничек итеп бәйрәмгә әйләндерү турында сөйләштеләр.

Транспорт

Шәһәр башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин хәбәр иткәнчә, бистәләрдә 56 автобус халыкны ераграк урнашкан сайлау участокларына бушлай алып барачак. Участокларда исә тавыш биргән һәр кешегә «Мин тавыш бирдем» дигән беләзек тапшырыла. Аның белән 18 мартта җәмәгать транспортында бушлай йөрергә мөмкин булачак.

Бәйрәм программасы

Мәктәпләрдә гаилә командаларының спорт бәйгеләре оештырылачак, концертлар куелачак.
Сайлау участоклары урнашкан 242 бинада «айданавыборы» акциясе үткәрелә.
– Махсус плакат алдында фотога төшеп, шул фотоны #айданавыборы хештегы белән социаль челтәргә куясың. Акция сайтында 20-25 мартларда халык тавыш бирүе аша җиңүчеләр һәм призерлар ачыклана. Җиңүчеләргә айфон, гироскутер, велосипед һәм башка бүләкләр тапшырылачак, – диде Евгений Варакин.

«Казан-Арена» футбол стадионында 17.00-22.00 сәгатьләрдә сәхнә йолдызлары катнашында концерт оештырыла. Анда республиканың рок-төркемнәре катнаша. Шулай ук танылган эстрада җырчылары Элвин Грей, Салават, Егор Крид һәм Валерий Меладзе чыгыш ясаячак.

Сату-алу

Сайлау участоклары урнашкан биналарда буфетлар һәм сәүдә эшли. Сәүдә участоклары янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә оештырыла. Анда азык-төлек һәм көнкүреш химиясе товарларының киң ассортименты тәкъдим ителәчәк. Аларның бәяләре дә арзанрак булачак, диде шәһәр башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading