16+

Сайлауга килүчеләрне Нәүрүз бәйрәмендә пылау белән сыйладылар

Казанның 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясендә урнашкан 363 нче, 364 нче сайлау участокларына килүчеләр бушлай пылау белән сыйлана алды.

Биредә чын бәйрәм рухы иде. 180 нче гимназия сайлау уңаеннан Нәүрүз бәйрәме оештырган. Укытучылар укучылар белән берлектә концерт номерлары әзерләгән. Бәйрәм уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Уеннарда аеруча балалар теләп катнашты. Алар аркан да тартышты, капчыкта сикерде, төрле эстафеталарда көч сынаштылар. Балаларның күбесенә  бауга бәйләнгән бүләкне кисү ошады.

- Бу бәйрәмне бик теләп оештырдык. Сайлау көнендә кешеләрнең кәефләрен тагын да күтәрәсебез килде. Салкын булуга карамастан, халык уеннарда актив катнашты. Җиңүчеләргә кечкенә генә бүләкләр дә әзерләгән идек, һәркем бәйрәмнән шат күңел белән таралды, –  диде 180 нче гимназия укытучылары.
Халык та бәйрәмнән бик канәгать калды. Күпләр: “18 март икеләтә  бәйрәм булды”,– дип сөенде.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading