16+

Татарстанда сәүдә үзәкләрен һәм кафеларны ачарга телиләр, тик...

Чикләүләр бетерүнең өченче этабын да көтмичә, Татарстанда барлык сәүдә үзәкләрен ачарга телиләр. Кинотеатрлар, фуд-кортлар һәм балалар бүлмәләре ябык калачак.

Чикләүләр бетерүнең өченче этабын да көтмичә, Татарстанда барлык сәүдә үзәкләрен ачарга телиләр. Кинотеатрлар, фуд-кортлар һәм балалар бүлмәләре ябык калачак.

Чикләүләрне бетерүнең өченче этабын да көтмичә Татарстанда барлык сәүдә үзәкләрен ачу тәкъдимен Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе республика министрлар кабинетына җибәрде. Бу хакта ведомствоның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

- Без тәкъдимнәр генә бирәбез. Алар республика Хөкүмәте тарафыннан кабул ителәчәк яки барысы да шул ук хәлдә калачак, бар нәрсә да карар кабул ителгәннән соң гына билгеле булачак, - дип хәбәр итте түрә.

Аның сүзләренчә, Роспотребнадзор сәүдә үзәкләре һәм җәмәгать туклануы объектларыннан чикләүне өлешчә төшерергә тәкъдим итә, массакүләм чараларга тыюлар калдырырга, шулай ук кальян тартуга. Залларның тулылыгы 50% тан артмаска тиеш. Ведомствода билгеләп үткәнчә, кинотеатрлар, фуд-кортлар һәм балалар бүлмәләре ябык калачак.

Лилия Гайнуллина

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading