16+

“Себердә беренче ун елы гына авыр”

Ильяс Фатхиев – Актаныш районы Такталачык авылында туып үскән, бүгенә Чаллыда яши. 26 ел Себердә эшли. "Һәрберебезнең үз бүлмәсе, уртак душ, аш бүлмәсе бар. Бу бик уңайлы, моннан фатир алып, үзеңә генә рәхәтләнеп торсаң да була иде, ләкин аның кирәклеген күрмәдем", - ди ул.

“Себердә беренче ун елы гына авыр”

Ильяс Фатхиев – Актаныш районы Такталачык авылында туып үскән, бүгенә Чаллыда яши. 26 ел Себердә эшли. "Һәрберебезнең үз бүлмәсе, уртак душ, аш бүлмәсе бар. Бу бик уңайлы, моннан фатир алып, үзеңә генә рәхәтләнеп торсаң да була иде, ләкин аның кирәклеген күрмәдем", - ди ул.

– Ильяс абый, ни өчен Себергә китеп эшләргә булдыгыз? 

– 1979 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга төзүче-инженер һөнәре буенча укырга кердем. Югары уку йортын тәмамлагач, безне Агыйдел шәһәренә җибәрделәр. Ул вакытта анда Башкорт атом электростанциясе төзелә иде, шунда башта мастер, аннан соң прораб булып эшләдем. 1996 елда зур төзү оешмасы бетеп, эш калмаганга күрә, Себергә китәргә булдым. Анда да бер зур оешмада прораб булып урнаштым, ләкин ул эш тә озак бармады. Андагы оешма да шулай ук таркалып бетте. Соңыннан башка оешмага сак-янгын сигнализациясенә электромонтажчы булып урнаштым. Бер ел эчендә бишенче разрядка күтәрелдем, эшем бик ошый иде. Аннан соң КИПиА (контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика – Ред.) көйләүчесе булып эшли башладым һәм, күп тә үтмәде, алтынчы разрядка күтәрелдем. Бүген дә шунда хезмәт итәм.

– КИПиА көйләүчесе кем соң ул? Ниндирәк эш?

– Без шатрлау куркынычы булган җитештерүдә эшлибез. Территориябез бик зур, биналар күп. Безнең эш – янгын чыгу куркынычы янаса, аны туктату. Ләкин үз кулларыбыз белән түгел, ә махсус төймәләргә басып, монда барысы да автомат рәвештә эшләнә. Без кирәкле бер төймәгә басабыз, ул төймә компьютерга сигнал бирә, ә компьютер инде янгын сүндерә торган күбекле насосларны куша. Янгыннар еш булмый, читтән караганда, безнең эшебез бик җиңел булып күренә. Әмма монда баш белән уйларга кирәк, барысы да дөрес һәм төгәл эшләнергә тиеш: кайсы төймәгә басарга, аны кайсы якка борырга – монда ялгышырга һич ярамый.

– Себергә эшкә китүне гаиләгез ничек кабул итте?

– Бик яхшы кабул итте. Мин киткәндә, олы кызыма – өч, ә кечкенәсенә бер яшь иде. Ләкин шуңа да карамастан, тормыш иптәшем Рушания мине бик җиңел җибәрде. Чөнки ничек тә булса яшәргә, гаилә өчен акча эшләргә кирәк иде.

– Ильяс абый, 26 ел буе бер ай Себердә, бер ай өйдә сез. Гомер буе шулай ике арада йөреп, гаиләне ничек саклап калып була?

– Монда инде күп нәрсә хатын-кыздан тора. Ул яктан Рушаниягә зур рәхмәт. Чыннан да, аерылган кешеләр дә булды, кемдер, гомумән, Себердә яшәргә калды. Безнең гаиләдә, Аллаһка шөкер, андый нәрсәләр булмады, аерылышу уйлары тумады да, хатыным гаилә учагын саклый алды. 

– Ә Себердә гашыйк булган, күз кысып йөргән кызлар булдымы соң?

– Юк инде, мин Себергә акча эшләргә йөрдем. Өйдә гаиләм, хатыным көткәндә, ничек инде башка кызлар белән гыйшык уеннары уйнап йөрисең? Эштә аралашкан кызлар бар иде, ләкин алар да безнең гаиләле икәнне белә. Шуңа күрә андагы кызлар белән бары тик эшлекле мөнәсәбәтләр генә булды. Мин бит Себергә 34 яшьтә киттем. Әгәр дә яшьрәк чакта киткән булсам, бәлки кыенрак та булыр иде дип уйлыйм. Һәм безнең анда буш вакыт та әз бит, без бер ай буе көн саен 10 сәгать эшлибез. Эштән соң тулай торакка кайтып, ашап, хәбәрләр карап, йокларга гына вакыт кала.

– Яшәү шартлары ничек?

– Һәрберебезнең үз бүлмәсе, уртак душ, аш бүлмәсе бар. Бу бик уңайлы, моннан фатир алып, үзеңә генә рәхәтләнеп торсаң да була иде, ләкин аның кирәклеген күрмәдем. Мин Чаллыга кайтып киткәч, ул фатир нишли, аны кем карый? Кайтып йоклар өчен генә фатир алу ахмаклык дип уйлыйм, шуңа күрә тулай торак – минем өчен бик уңайлы вариант. 

– Ильяс абый, ә хезмәт хакы ничегрәк соң?

– Һәркемнең төрлечә инде. Эшеңә, белгечлегеңә карап. Мәсәлән, алтынчы разряд операторлар 200 меңнән артык эшли. Монда һәрнәрсә индивидуаль, төгәл әйтеп булмый.

– Себергә китеп эшләүче яшьләргә нинди киңәш бирер идегез?

– Хәзер Себердә ныклы оешмалар әз калды, хезмәт хакы да аның кадәр күп түгел. Әлбәттә, нефтьчеләрнеке аерыла. Бүген Себердә эшли алган акчаны монда да эшләп була. Әгәр дә инде яшьләрнең анда китәсе килә икән, беренчедән, укымышлы булырга кирәк. Кешенең үз һөнәре булырга тиеш. Эшкә урнашканда, шәхси оешмаларга түгел, ә дәүләт оешмаларына урнашырга киңәш итәр идем.

– 26 ел дәверендә нинди авырлыклар белән очрашкан булды?

– Иң авыры – ул гаиләне ташлап чыгып китү. Бездә көлеп: “Себердә беренче ун ел гына авыр, аннан соң күнегәсең”, – диләр әле. Эштә булган вакытта күп кенә мөһим вакыйгаларны калдырасың. Мәсәлән, балаларның беренче адымнарын күрмисең, сүзләрен ишетми каласың. Себердә булган вакытта әти, апа мәрхүм булды, аларны җирләргә кайттым, шул вакытта бик авыр иде. Ә эшнең үзенә килгәндә, ул минем өчен авыр түгел, эшемне бик яратам. Бүген лаеклы ялда булуыма карамастан, һаман да эшлим һәм әле күп еллар шулай эшләргә насыйп булсын.

Индира.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading