16+

Үсегез, бәрәңгеләрем!

Кырлар да, йорт яны бакчалары да гөрләп тора бүгеннәрдә. Агропредприятиеләр һәм авыл халкы яңа уңышка нигез сала.

Үсегез, бәрәңгеләрем!

Кырлар да, йорт яны бакчалары да гөрләп тора бүгеннәрдә. Агропредприятиеләр һәм авыл халкы яңа уңышка нигез сала.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада бөртекле культураларны чәчү ахырына якынлашып килә. Техник культуралардан бәрәңгене агрохуҗалыклар быел 6 мең гектарда үстерергә ниятли.

Йорт яны бакчаларындагы бәрәңге бу хисапка керми. Балык Бистәсе районының Күки, Ямаш, Балтач авылларында кешеләр бәрәңге утырта башлады. Елга буйларындагы кишәрлекләрдә җир өлгермәгән, ягъни юеш әле. Ләкин туфрак сәгатьләр эчендә кибә бара. Россия Гадәттән тыш хәлләр министр­лыгының Татарстан Республикасы буен­ча баш идарәсе хәбәр иткәнчә, Татарстанда 35 градуска кадәр эсселек. Май ае өчен гайре табигый хәл.
Догаларын укып, те­ләкләр теләп, авыл халкы бәрәңге утырта. Туган-­тумача, күрше-күлән, көрәк тотып һәм чиләк шыгырдатып, бер-берсенә бәрәңге утыртыша.

Үсегез, бәрәңгеләр! Эсседән курык­магыз. Яшел яфракларыгызны төрткәндә, хәерле яңгырлар яусын иде инде.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading