16+

“Секс исе”, яки ирләр ни өчен хыянәт итә?

Ирләр ни өчен хыянәт итә? Аның сулга йөри башлавын ничек белергә була? Ирен кем белән дә булса бүлешмәс өчен хатын-кыз нәрсәне белеп торырга тиеш? Психолог Диана Йосыпова белән без шул сорауларга җавап эзләдек.

“Секс исе”, яки ирләр ни өчен хыянәт итә?

Ирләр ни өчен хыянәт итә? Аның сулга йөри башлавын ничек белергә була? Ирен кем белән дә булса бүлешмәс өчен хатын-кыз нәрсәне белеп торырга тиеш? Психолог Диана Йосыпова белән без шул сорауларга җавап эзләдек.

– Чибәр, матур гәүдәле, чәче ясалган, бизәнгән, килешле итеп киенгән, хушбуй сибенгән, үкчәле туфли кигән, кыскасы, “секс исе” килеп торган хатын-кызны бөтен дөнья үзенеке итәсе килә. Ир-атта аны башка ирләрдән тартып алу теләге туа. Үз ире дә мондый чибәр хатынын башкаларга бирәсе килми, ул шуның өчен көрәшә. Кайбер хатын-кызлар моны аңламый, һәм аларның бөтен ялгышы – өй тавыгына әйләнүе. Тазарып китә, үзен карамый, чәчен юмый. Гәүдәсенең киңәюен ул бала табуы белән аңлата. “Үземнекен генә түгел, иремнең дә баласы бит. Бөтен вакытымны, көчемне гаиләгә багышлыйм, бала карыйм, ашарга пешерәм, өемне чиста тотам”, – дип юата үзен. Төрле сәбәп белән җенси мөнәсәбәтләрдән баш тарта. Шул рәвешле хатын-кыз үзен югалта башлый. Үзен бөтенләе белән гаиләгә багышлагач, социумнан китә, социаль челтәрләрдә баласы белән төшкән фотоларны гына элә. Хоббилары турында оныта. Спорт белән шөгыльләнүдән, дуслары белән аралашудан туктый. Баласының һәм иренең тормышы белән генә яши башлый. Шуннан соң ирем хыянәт итә дип аптырыйлар. Сиңа тугры булсыннар өчен, син башта үзеңә тугры калырга тиешсең.  

Мәхәббәт өч гормонга корылган: тестостерон (секс өчен җавап бирә), дофамин (хис) һәм окситоцин (мәхәббәт, тугрылык гормоны). Өч гормон да эшләп торса, гаиләдә барысы да яхшы дигән сүз. Ир боларны читтән эзләп йөрми. Ә инде ихтыяҗларын капламаса, сулга кереп китәргә мөмкин.

Хыянәткә баруның тагын бер сәбәбе – әгәр дә хатын-кыз иренә әни була башласа, ашадыңмы, кайттыңмы, нәрсә пешерим, арымадыңмы дип кечкенә баланы караган кебек кайгыртып торса, алар арасында ир һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләре бетә, – дип аңлата психолог.   

– Ирнең хыянәт итүен белгән очракта хатын-кызга нәрсә эшләргә киңәш итәсез?
– Башта дөрес мәгълүмат тупларга, аннары психолог белән сөйләшеп,  конкрет стратегия булдырырга. Тавыш чыгарып кына әллә нәрсәгә ирешеп булмый. Шул ук вакытта хатын-кыз буларак “күтәрелергә” кирәк. Үзеңдә ышаныч барлыкка килгәч, син инде бу ир миңа кирәкме соң дип тә уйлый аласың. Менә шунда инде ир дигәнең дә хатынны ничек тә югалтмаска иде дип уйлана башлый.

– Иреңнең гел хыянәт итүен белә торып, балалар хакына түзәргә кирәкме?
– Бу мөнәсәбәтләр балада чагыла һәм ул бик куркыныч. Бала әтисе белән әнисенә комачаулыйм дип уйлый башлый. Минем хакка бәхетсез булып яшиләр, мин булмасам, икесенә дә җиңел булыр иде дип үлем турында да уйларга мөмкин. Яки инде, бала хакы өчен яшәп, аларга начар үрнәк күрсәтәләр. Кызы да үсеп җиткәч, иреннән уңмаса, әнисе кебек бәхетсез булып түзеп яшәргә кирәк дип белә. Әти-әни психолог белән сөйләшмәсә, соңыннан балалары психологка бара.

– Иреңнең читтә кемедер барлыгын алдан белеп буламы?
– Хатынына карата суына, гел телефон белән утыра, соңга калып кайта, кайткач та, аерым бүлмәгә ябылып утыра, дәшми, сөйләшми, элек эшкә барыр алдыннан юына торган булмаса, еш юына, хушбуй сибенә башлый, яңа киемнәр ала. Шул ук вакытта сиңа, үз гаебен танып, тиктомалдан чәчәк, бүләкләр бирергә мөмкин, әмма барыбер үзен чит кеше кебек тота. Болар барысы да күзләрегез ачылсын өчен бер билге. Әмма бу чиккә кадәр килеп җитәргә кирәкми. Сез ирегез өчен һәрвакыт иң яратканы булып калырга тиешсез.

Киңәш кирәк булса, мөрәҗәгать итегез: Диана Йосыпова

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Маллар да карыйсым бар Сыер да савасым бар, Кичкэ керсэн,мужик сорый, Ыштан да саласым бар. Акыллы хатын сузлэре.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Очень глупые советы дала нам психолог. Если решил мужик быть с другой ничего не поможет.

      Мөһим

      loading