16+

Сөенсеннәр балалар - бәйрәмгә күңелле чаралар

«Балаларның шат күңелле, бәхетле булулары - өлкәннәр кулында» - дип кабатларга яратабыз. Бигрәк тә, 1 июнь Балаларны халыкара яклау көне алдыннан. Өлкәннәрнең бик күбесе үзләре дә моны яхшы аңлый. Бәйрәм көнне булачак чараларның күплеге һәм бай эчтәлеге шул хакта сөйли.

Сөенсеннәр балалар - бәйрәмгә күңелле чаралар

«Балаларның шат күңелле, бәхетле булулары - өлкәннәр кулында» - дип кабатларга яратабыз. Бигрәк тә, 1 июнь Балаларны халыкара яклау көне алдыннан. Өлкәннәрнең бик күбесе үзләре дә моны яхшы аңлый. Бәйрәм көнне булачак чараларның күплеге һәм бай эчтәлеге шул хакта сөйли.

Бала дигән төшенчә бик күп яшьне үз эченә ала. Яңа туган нарасый да, 18е тулмаган үсмер дә - бала. Шуңа күрә аларның һәрберсенә күңелле һәм файдалы булсын дип, истә калырлык итеп уздырырга кирәк бу көнне.

1 июньдә  кырыклап шәһәр яны лагере үз ишекләрен ача. Бигрәк тә, яңартылган-төзекләндерелгән “Восток” лагеренда  кызык булачак. Аның ачылышына иртәгә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та килер дип көтелә. Биредә ял итүчеләрне, исеменнән үк күренгәнчә, космонавт булырга, галәм серләрен ачарга өйрәтәчәкләр. Беренче сменада “Кояшлы шәһәрчек”нең 35нче лицей укучылары булачак. «Игелекле җәй» һәм “Куркынычсыз җәй” дигән видеоязмалар конкурсына да старт биреләчәк.  

Без батыр пионерлар турында еш искә алабыз. Бүгенге заманда да “батырлыкка һәрчак һәм һәркайда урын бар!”- дип яшәүче иң  хәлиткеч мизгелдә кыюлык үрнәкләре күрсәткән малай-кызлар бар. Аларны, “Кайнар йөрәк” ачык конкурсы җиңүчеләрен зур хөрмәт белән Казанга кунакка чакыралар. Ә икесенә хәтта Мәскәүне күрү дә насыйп булачак.

Татарстанда 900гә якын балалар иҗтимагый оешмасы бар. Аларның һәрберсенең үз программасы. “Зур тәнәфес” ярышында  җиңүчеләрне дә Мәскәү көтә. Казанда да күңелсез булмаячак. Һәр  паркта бәйрәм гөрләячәк. Циркта “Йолдызлык” фестивале җиңүчеләренең шәп концерты һәм бүләкләүләр  узачак.
Республика милли китапханәсендә 16 сәгать 30 минутта әти-әниләр җыелышы башланып китә. Анда  балалар тәрбиясе мәсьәләсенә битараф булмаган барлык теләүчеләр дә он-лайн катнаша ала.

Ә Лаешта сәгать икедә ятим һәм караучысыз калган балалар өчен “Үзеңә ышан!” дигән фестиваль үз эшен башлый. Анда язмыш тарафыннан кыерсытылган малай-кызлар талант-сәләтләрен күрсәтә ала. Бу мөмкинлекне үзе дә җиде бала тәрбияләүче, шуның алтысы тәрбиягә алынган, Айсылу Чижевская оештырган. Иганәче булырга ризалашкан, Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларның ”Мәрхәмәт” оешмасына бик рәхмәтле ул.   Киләчәктә бу фестивальне НТВ каналындагы ”Ты -  супер!” шикелле телевизион итәргә дә хыяллана. Монысы да тикмәгә түгел. Тәрбиягә алган улы  Даниил бу тапшыруда Филипп Киркоров белән җырлаган булган.  
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading