16+

Сәер кешеләр (Парчалар)

Төне буе котырынган буран, ниһаять, иртән тынып калды. Баягынак коточкыч мәхшәр кузгаткан кар өермәләре, хәзер галәмәт юан, калын көртләргә әверелеп, кабарынып җиргә сырышкан.

Сәер кешеләр (Парчалар)

Төне буе котырынган буран, ниһаять, иртән тынып калды. Баягынак коточкыч мәхшәр кузгаткан кар өермәләре, хәзер галәмәт юан, калын көртләргә әверелеп, кабарынып җиргә сырышкан.

Юашланып йокымсыраган әкияти җанвар сыртларымыни! Подъезд төбендә чана шуарлык тау. Каршыда бер рәткә тезелешкән машиналарның көпчәкләре дә шәйләнми. Күпкатлы йортлар арасындагы киң юлга тоташтан күпереп торган түшәк өстенә ястык җәелгән кебек. Әнә төнге каравылдан кайтып килүче Габдри абзый алагаем зур киез итекләрен тез тиңентен кар тозагыннан көч-хәл белән генә суырып атлый. Саксыз кыланып, киң кунычы белән аны шәп кенә «чумырып» та алды булса кирәк: тукталып, аяк эченә эләккән карны бармакларын тыгып, кармалап чистартырга мәҗбүр... Бәхетенә, Мирвәли каршы чыкты да картны ишек янына кадәр җитәкләп китерде.

– Ну иште дә инде, малай, төнозын! – дип канәгатьләнеп сөйләнә карт.
– Карга бураннарын да күрәселәр бар әле, – дип көлә-көлә куәтли аның сүзен әңгәмәдәше. 

Авыл җирендә буразнадан чыккан кешеләрнең көчле явым-төшем мәшәкатеннән зарлану-уфтануның әсәре дә юк; киресенчә, атна-ун көнгә сузылган кар-буранны иген-тару муллыгына юрап, кинәнеп туя алмыйлар. Ул да түгел Мирвәли, кулындагы киң агач көрәген җитез генә уйнаткалап, бусагадан ук чистартып юл сала башлый. Ашыга күршем. Торак милекчеләре ширкәтенең мыштырдык дворниклары әле кайчан җиң сызгана... Кар чистарткыч тракторы да сәгать тугызларда гына кузгала ич аларның. Ә бит бала-чаганың мәктәпкә барыр вакыты җиткән. Олы-кара да, машинасын кабызып, эшкә китәргә атлыга. Шуңа күрә юлларны мөмкин кадәр тизрәк рәткә кертү өчен җан атуы Мирвәлинең. Юк, дворник-мазар түгел ул үзе. Күкрәгенә «Татнефть» эмблемасы төшерелгән махсус яшел куртка, шундый ук тамгалы башлык, кара галушлы эш итекләре аның нинди һөнәр иясе булуына төп-төгәл ишарәли. 

...Тәрәздән Мирвәлинең таза, базык гәүдәсен күреп, ир-ат халкы бер-бер артлы урамга сибелде. Әлбәттә, мин дә калышмадым. Әүвәл, бергәләшеп көри-көри, машиналарны кар тоткынлыгыннан коткардык. Подъезд тирәсен ялт иттердек. Аннары юлга чират җитте. Бераздан тирә-юнь адәм йөрешле булды, эреле-ваклы автомобильләр дә ипләп кенә кузгала башлады... 

Мондый өмәләр гел булып тора бездә. Башлап җибәрүчесе һәрвакыт Мирвәли булып чыга. Табигый ки, болай бушка эшләүдән разый булмаучылар, ширкәт түрәләрен тозлап-борычлап сүгүдән узмаучылар да байтак. Андый вакытта да дәшми Мирвәли, куе саргылт кашлары өстенә төшкән очламын өскәрәк күтәреп куя да, шундый ук саламдай сары мыек чылгыйларын сыйпый-сыйпый, пыр тузынган күршесенә кара күзләрен тутырып, гаҗәпләнгәндәй бер генә карап ала. Бетте шуның белән. Ул бит өмәгә-фәлән дип, һичкемне өндәп, дау күтәреп йөрми. Чыгасың килсә чыгасың, теләмисең икән – юлыңа ак җәймә. Кайчагында бер ялгызы гына да кайнаша, кар көри, җәйләрен агач үсентеләрен карап, су сибеп, балалар мәйданчыгын себереп мәш килә. 

...Менә кайчакта күрәм: гадәтенчә мавыгып матавыкланганда янына ата ялкау, сәрхуш Сәлим килеп туктый. Кулларын селти-селти, нидер сөйләнгәләп, чапак хәтле теле белән сәгатьләр буе тегермән тартырга әзер. Мирвәли бик бирелеп эшләгән көе, дәшми-нитми генә тыңлый, ник бер кыек-мыек сүз әйтсен. Күтәрергә-төшерергә кирәк булса да, теге хөрәсәнгә мөрәҗәгать итүдән тыела. Минем өчен әкәмәт инде бу. Эшемне бүлеп, эч пошырып йөрмә, дип, бер кәлимә сүз дә ычкындырмый бит ичмасам. Кешедә аның эше юк чөнки. Күрәсең, ул хезмәтен кулы кычытканга, күңеле түзмәгәнгә башкара. Шуннан ямь таба димме... Сихәт тә, саулык та, рәхәтлек тә түгелме әле. Шулай бер кызыксынгач, кара күзләрен кысыбрак бер карап алды да: 

 – Пенсиядә ич мин... Вакыт күп. Өйдә нишләп бетмәк кирәк, – дип җәелеп китмичә,гап-гади генә аңлатты. 

Сәбәбен артык вәземләп, нечкәләп азапланмады. Егәрле куллар гел хезмәткә зарыгып торса, бер эшсез килеш күңел урынына утырмаса, шулай да буладыр шул... Җаны шулай кушадыр... Ә мин аны барыбер аңлап бетерә алмыйм. Гаҗәеп серле кеше, табышмак ул минем өчен. Миңа аның уңганлыгына, кешеләргә һәрвакыт яхшылык эшләргә әзер торуына, эшсез тора белмәвенә ихлас сокланырга гына кала... Әллә дөньялар үзгәреп, бөтенләй башка заманалар килгәч, игелек итәргә ашкынып торган андый асыл затлар меңгә бер генә очраучы сәер, әкәмәт кешеләргә әверелделәр микән хәзер?! Киресенчәме әллә: туган йорт-җире, халкы хакына бармакка-бармак сугарга да иренүче ваемсызлар, пошмаслар кавеме үзләре әкәмәт, сәер адәмнәргә әйләнгәннәрдер бәлки?!

Күз нуры 
Хәтсез генә компьютерга кадалып утырганнан соң кызарган күзләрне ял иттерү өчен, ерак-еракка текәлеп карап торырга куша табиблар. Мин дә шулай итәм, карашымны мәктәп стадионына төбим. Анда исә бу арада һәр көнне шушы вакытта, дөрестән дә, арыган-талчыккан күзләрне җәлеп итәрлек, иркәләрлек ифрат күңелле күренеш кабатлана. Зәңгәрсу спорт киеме сылу гәүдәсенә бик тә килешеп, сыланып торган япь-яшь кызның бүген дә чаңгыда шуган көне. Юк, шумый, йөрми, чапмый төсле ул, биредән караганда сөт төсендәге чаңгылары ап-ак кар өстендә юньләп беленеп тә тормагангамы, аккоштай йөзеп, карлыгачтай очып кына бара сыман. Пар рельсны хәтерләтеп елтыраган чаңгы юлы буйлап бер көйгә, бер ритмда җилкенә-җилкенә гел алга омтылуы. Бер әйләнеш ясагач, икенчесен башлый. Шул рәвешле түгәрәк буенча әйләнеш артыннан әйләнеш ясап җилдерә генә чибәр кызый. Бер ялгызы үз-үзе белән ярыша-ярыша, ару-талуны да тоймый, белми, күрәсең. Үзем дә сизмәстән маңгаем белән салкынча пыялага ябышкан килеш, онытылып та, сокланып та күзлим аны...

Аңа көч-дәрт, бәрәкәт өстәп торучы тамашачылар бер мин генә түгел! Кайдандыр өч-дүрт эт килеп чыкты да, көтеп алынган кунаклар сыман, койрыкларын җайлап, вәкарь белән, нәкъ менә түгәрәк уртасына утырышты. Авызларын ачып, алсу телләрен чыгарып, чаңгычы кызны күзәтәләр, аның хәрәкәт юнәлешенә ияреп борыла баралар, карашларын шул тарафка күчерә баралар... Кыяфәтләрен күр син аларның, кыяфәтләрен! Дәрестә утыручы тәртипле, инсафлы бала-чага кебек инде менә, тик кенә, мыштым гына тамаша кылалар... Иң бәләкәче, оекбаш йомгагы кебек соры маэмай, сабыйлыгына бирешеп, түзмичә сабырсызланып, кызның күз иярмәс тизлектә хәрәкәтләнгән төз, озын аяклары астында уралып, шатлыгыннан өрә-өрә теркелди башлаган иде дә, өлкәнрәк алабай аны шундук ырылдап куып җибәрде. Бимазалама, янәсе... апаны!
 

Бераздан, кесә телефонына күз салып алгач, ниһаять, кыз да тукталды. Бүгенгә күнегүләре тәмамланды бугай. Ул түгәрәк читендәге эскәмиягә таба юнәлүгә, дүрт аяклы «җанатарлар», куыша-узыша, дәррәү янына килеп тә җиттеләр. Сылукай, кызыл букчасыннан термос алып, бер-ике йотым кайнар чәйме, кофемы уртлады да шуннан соң пакет тартып чыгарды. Тәкате корып сикергәләгән дусларына ниндидер ашамлык бүлеп бирде ул. Берсе дә өлешсез калмады. Тегеләр бар буйларына сузылып яткан хәлдә, алгы тәпиләренә кыстырып, комсызланып чәйнәргә дә керештеләр. Спортчы кыз, ниндидер иркәләү сүзләре әйтеп, аларның башларыннан сыйпый, язгы кояшның җылы нурларында күзләрен кыскалап, нигәдер, нәрсәдәндер рәхәтләнеп көлә. Аңардан гашыйк күзләрен алмаган этләр дә елмая сыман иде. Күзгә-күз карашып, шаярышып утырган бу дуслыкка кызыгырлык иде шул. 

Яшермим, бүтән көннәрдә дә төш вакытында шул ук манзараны күзәтәм мин. Арыганнарым җуелып, җиңеләеп китәм. Күңел, алда ниндидер көтелмәгән шатлык буласын тойган кебек, юктан гына дулкынлана, тибрәнә түгелме әле? Әллә нидән генә бу, әллә яз галәмәтеме? Хәер, күңел күтәренкелеген тою, канатлану өчен күп кирәкмидер ул кешегә. 
 

Үзе дә сизмәстән күңелләргә куаныч, бәхет «оеткысы» салучыны да күз нурына гына тиңләп буладыр... Шактый ара, моннан торып кына әлеге төз, сыгылма гәүдәле кызның нур чәчеп торган якты, көләч, сихри күзләренә багу мөмкин түгел. Әмма таныш булмаган ул кыз, һичшиксез, холкы-фигыле белән ипле, җанягымлы, йөзгә-биткә дә бик чибәрдер, гүзәлдер. Башкача була алмый...
...Карга күмелгән стадион. Якты, җылы кояш. Тыныч, аяз һава. Зәңгәр күк. Көннәр язга авышкан чак...

Әсирлектә

Биш катлы йорт күршесендәге гаражларга сыенган, калдык-постык кортыштан, кисәк-косак тактадан укмаштырылган ул алама алачык яныннан үткән-сүткәндә тавык кыртлавы, каз каңгылдавы, дуңгыз мыркылдавы ишетелгәли. Ишеге ачык чакларда бәйдә торган бүрек хәтле генә чем-кара эт тә күзгә чалынып кала. Кече булса да, тавышы көр дигәндәй, таңга кадәр аның бертуктаусыз ләң-ләң чәңгелдәп өргәне колакны ярып керә үзе. Бу арада исә төнката шомлы итеп улап чыгарга күнекте, юньсез. Кызганыч итеп, илереп, сузып-сузып елавын ишеткәндә, йөрәк дертләп китә, кәеф бозыла, башка әллә нинди иләмсез уйлар килә, бу мескен җанның хуҗасына – төксе чырайлы кешегә – ихтыярсыз ачу кымырҗып куя. 

Юк, ул күршебезнең шулай кош-корт, ничәдер баш дуңгыз асравына тамчы да эчебез пошмый, көнләшү корты да кимерми. Гаиләсен арзанлы ит-йомырка белән туендыра гына бирсен! Әмма ләкин бияләй шае гына маэмайны ел әйләнәсендә кап-караңгы, шыксыз алачыкка ябып бикләп тотуы, хәтта җәен дә якты дөнья йөзен күрсәтмәве борчый, хафага сала безне. Шул рәвешле мал-мөлкәтен карак-угрыдан саклый, имеш. Ай-һай, кесәгә генә сыешлы эт кисәге аларга каршы ни майтара алыр икән? Әгәренки тышка, үз иркенә җибәргәндә, мондый яңгыравыклы тавышы белән файдасы күбрәк булыр иде кана. «Алдыннан ризыгы беткәне юк. Аңа ни кирәк тагы?» – дип җикеренә хуҗа кәмәше «уяу сакчыны» урамга чыгарып, сәйранда йөрткәләү җәһәтеннән ихлас киңәш бирүче күрше-күләнгә. Һай, аңлатып буламы соң кече дусларыбызны асрауның, тотуның чын хасиятен, максатын бу туңбашка. Корсак кайгысыннан битәр иркенлек, азатлык кадерле ләбаса дүрт аяклы җан иясенә. Аеруча хәзергедәй гүзәл табигать уянган чакта җаны-тәне сыкрыйдыр, өзгәләнәдер, бахырның. Янәшәдәге «өйдәш»ләренең нәкъ шушы матур көннәрдә тагын да тынгысызлана төшүен күреп тора ләса кара танаулы, уяу эт сыңары?!

Урак-урак койрыклы, гайрәтле чуар әтәч язгы дәрткә түзә алмыйча, киерелеп торып, тирә-юньне шаулатып аваз салганда, тавыкбикәләр томшыкларын зур ачып кыртлый-кыртлый җырлаганда, ата каз үз пары тирәсендә тәкате бетеп, сабырсызланып, тыпырдап бии-бии яман каңгылдаганда, чәчәкле киң болыннарны, аунап туймаслык йомшак чирәмле тыныч тугайларны исенә төшереп әсәрләнмимени ул эт, табигать баласы?! Кояш нурлары уйнаклап торган урамда, рәхәтлектән шашып,зәңгәр, аяз күккә карап болай гына, ачусыз гына өргән булып, тирә-яктагы иптәшләренә үзенең дә бу җиһанда барлыгын белдерәсе килмимени аның?!. Боларның барысыннан да, хәтта язның ничек килгәнен күрү бәхетеннән дә мәхрүм ителгән тынчу алачык әсире – шушы сөйкемле кара маэмай жәл... Аның боз йөрәкле, сукрак җанлы, хәсрәт хуҗасы да кызганыч... 

Илдус Диндаров 

Фотолар пиксабай

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading