Балалар күбесенчә яланаяк йөри. «Бу – бик файдалы, үзенә күрә чыныктыру ысулы. Аякларга шәп массаж», – ди Айгөл. Балаларның исемнәре бик үзенчәлекле, истә калдыру түгел, әйтә алмыйча да азапландым: Шриваландыш, Апрель, Алтай, Светозар, Карамболина, Добрыня... Без сөйләшкән арада, Айгөлнең кызы – бер яшьлек Танвира чирәмдә тәгәрәгән алмалар белән уйнады. Ул да түгел, берсен ашый да башлады. Без булсак, юылмаган алма ашап эче авыртмасмы, алма кортлы булмадымы икән, зур кисәкләр тамагына тыгылмасмы, дип борчылып беткән булыр идек. Айгөл исә, баласы туфракны авызына алгач та, тыныч кына сөртеп алды да, «Активлаштырылган күмер шул балчык бит инде ул, аның зыяны юк, кайчак ашау файдалы да әле», – дип куйды. Сүз уңаеннан, балаларга конфет, шоколад урынына йөзем, чикләвек бирәләр. Телевизор юк. Компьютерда, телефонда уйнап утыру да рөхсәт ителми. «Кайда эшлисез?» дигән соравымны җавапсыз калдырдылар. «Эшләгән кешегә эш күп, бу тормышта иң мөһиме акча түгел бит», – диделәр.
Бала тугач, кендеген кисмиләр
Бала тудыру, чын хатын-кыз булып яшәү, йөклелек чорына әзерләнү – бу җәмгыятьтә аерым тема. Бала тудыруга биредә хатын-кызлар авырга узганчы ук әзерләнә башлый. Айгөл әйтүенчә, иң мөһиме – сәламәт тормыш алып бару. Иртә уянырга, күбрәк хәрәкәтләнергә, дуслар, туганнар, якыннар, хәтта дошманнар белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга кирәк.
– Мин өченче кызым белән авырлы чакта көн саен 3-4 чакрымдагы кырга дару үләннәре җыярга китә идем. Идел елгасында даими коендым. Яшелчә, җиләк-җимеш ашадым. Бала балык кебек чыгып кына төште. Бу минем өчен зур бүләк булды. Өч баламны да баскан килеш таптым, – ди Айгөл.
Кешенең сәламәтме, түгелме икәнен күзләренә карап та белергә була, ди ул. Аның әйтүенчә, кешегә яхшылык эшләү дә карындагы балага тәэсир итә.
Бала табу өчен иң яхшысы: караңгы, тыныч һәм җылы урын дип саныйлар.
– Бала тугыз ай карында ята, аннары кинәт яктылыкка чыга. Аның психологиясе моны кабул итеп бетерә алмый, ул стресс кичерә, күзләре авырта. Шуңа да ярым караңгы бүлмә кирәк,– ди Ренат.
Аның үз әнисе дә балаларын өйдә тапкан икән.
Тагын бер үзенчәлекле нәрсә: баланы тапкач та кендеген кисмичә тоталар. Бу сабый бөтен кирәкле матдәләрне үзенә алып бетерсен өчен кирәк, ди. Бала янында кендек тоташкан соңгылык (плацента) салынган банка тора. Кендек кипкәч, плацентаны җиргә күмеп, шул урында агач утырту гадәте бар. Агач шул баланыкы булып санала. Хәле бетеп киткәндә, ул шул агачның җимешен ашаса, көч керә дигән ышану да бар.
– Мондый гадәт безнең Мөслимдә дә бар иде. Минем дә үз агачым үсә. Хастаханәдән соңгылыкны сорап алган әниләр турында да ишеткәнем бар, – ди Ренат.
Дөрес итеп әзерләнгәндә, сәламәт яшәгәндә, хатын-кыз 70 яшеннән узгач та бала таба ала, диләр биредәгеләр.
Кама Тамагы районы хакимияте «Антонов бакчасы» җәмгыятенә каршы түгел. Тәртипсезләнми, закон бозмыйлар, кешеләрнең алардан зарланганнары юк. Киресенчә, агач утырту акциясен уздырып, алар башкаларга үрнәк күрсәтә. Табигатькә файда китерә. Күршеләре дә: «Алар безгә комачауламый, ничек телиләр, шулай яшәсеннәр. Бәлки алар түгел, без сәерләрдер», – диделәр.
Комментарийлар