Бу язмамның каһарманы – отставкадагы полковник, Советлар Союзы Герое, Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, дистәләгән хәрби медальләр иясе Сабир ага Әхтәмов
Бөек Җиңүнең һәр юбилее якынлашкан саен, тынгысыз йөрәгем дулкынланыбрак тибә сыман. Сугыш ачысы безнең гаиләне дә читләтеп узмаган. Дәү әтием Ризатдин Сәлахов утыз өч яшендә Волхов фронтында ятып калган. Дүрт җизнәбезнең берсе дә яудан исән-имин әйләнеп кайтмаган. Хәтер яңарту – изге гамәл Һәркайсының ишле балалары ятимлек ачысын татып үскән. Егерме яшьлек әтием Лотфулла Әкрамов, үз теләге белән сугышка китеп, фронт юлларында ярты саулыгын югалтып кайткан. Тыл батырлары: әнкәем Әминә, дәү әнием Нурсафа Сәлаховалар безне сугышчан ата-бабаларыбыз үрнәгендә ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләп үстерде. Үз гомеремдә сугыш темасына күпсанлы шигырьләр, поэмалар, хикәяләр, повестьлар, йөзләгән мәкаләләр язып бастырдым. Мәктәптәге укучыларымны, үз улларымны, газета укучыларны, фронт юлларында чиксез газаплар чиксәләр, үлем белән кат- кат очрашсалар да, эчке рухлары сынмаган, авырлыкларга бирешмәгән Каһарман татар солдатлары үрнәгендә тәрбияләргә омтылдым. Кызганычка күрә, бүгенге көндә Җиңүчеләр буыны, үз миссиясен үтәп, фани дөньядан китеп бетеп бара. Әмма аларның утлы фронт юлларында илебез азатлыгы өчен аяусыз көрәше, биниһая зур әһәмияткә ия батырлыгы, данлыклы исемнәре безнең күңелләрдән җуелмас дип өметләнәм. Бу язмамның каһарманы – отставкадагы полковник, Советлар Союзы Герое, Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, дистәләгән хәрби медальләр иясе Сабир ага Әхтәмов белән 2010 елда кызыклы әңгәмә корырга насыйп булган иде. Ветеранның үзе исән чакта сөйләп калдырган хатирәләрен яңартып, данлыклы фронтовик узган утлы мәхшәрле, хәвефле озын юлларны “бергәләп үтеп” карыйк. Бөек Җиңүнең нинди авыр югалтулар хисабына яулап алынуын, кыю, чыдам Сабир Әхтәмов кебек, меңәрләгән Каһарман ир-егетләрнең яудагы чиксез батырлыгын искә төшерик. Хәтерсез халык юкка чыгуга дучар булучан. Хәтер яңарту – изге гамәл.
Тамырлары җиргә береккән ТАССРның Тәкәнеш районы Югары Өскебеш авылында 1926 елның 15 нче июнендә нурлы йөзле, тупырчык кебек сабый җиһанга тәүге аваз сала. Нәсел дәвамчысы туу сөенеченнән тимерче Әхтәмнең түбәсе күккә тия. Сабыр холыклы, ипле булсын дип, нарасыйга Сабир дигән исем кушалар. Ишле туган-тумачасына үрнәк, әти-әнисенә терәк булып, бик тиз кул арасына керә ул. Җиденче сыйныфны тәмамлауга, тимерче ярдәмчесе булып эшли башлап, көн итү өчен ифрат кирәкле чын ир-ат һөнәрен үзләштерә. Бөек Ватан сугышы башлануга, әтисе фронтка китә. Сугыштагы ирләрне үсмерләр, хатын-кызлар, карт-коры алыштыра. Авылның алтын бәясендә йөрүче тимерчесе, ишле гаиләнең бердәнбер туендыручысы булып, унбиш яшьлек Сабир кала.
Күктән төшкән бәхет ...Авыл өстендә самолет гөрелтесе ишетелә. Гомердә күрелмәгән вакыйга! “Кукурузник” җиргә төшеп утыруга, яше-карты басуга чаба. Очкычның багы тишелгән икән. Эретеп-ябыштыручы ярдәме сорала. Янына балалыктан чыгып җитмәгән үсмер килеп басуга, очучы аптырашка кала. “Энекәш, булдырып чыга алырсыңмы соң?” – дип, сынаулы караш ташлый. “Тимерчелектә эшем баштан ашкан, “лүтчик” абый. Кадерле вакытны әрәм итмик. Ипләп бакны салдырыйк та, эшкә керешик!” – дигән олыларча эшлекле җавап ишетә ул. Сынатмый Сабир, тиз арада тиешенчә ямап-ябыштырып бирә. Яхшылыгына җавап йөзеннән, пилот аны авыл өстеннән очыртып әйләндерә. Менә сиңа күктән төшкән бәхет! – дип, авылдашлар сокланып тел шартлата.
Унсигез яшеннән – ут эчендә 1943 елның ноябрендә Сабир хәрби хезмәткә чакырыла. Яманаты чыккан Суслонгер лагеры янәшәсендәге запас полкта ПТРдан танкларга атарга өйрәтәләр.1944 елның маенда Смоленск янындагы хәрби частька (әтисе һәлак булган урынга – авт. Х.Г.) барып җитә. “Бер-ике мәртәбә ПТРдан аттырып карадылар да, туп- туры алгы позициягә, утлы мәхшәр эченә озаттылар. 3 нче Белоруссия фронтына килеп эләктем. 1944 елның 19 июненнән 10 октябренә чаклы 2 нче Гвардия Тацинский корпусының 2 нче батальоны мотоукчылар бригадасы составындагы ПТР ротасында бронебойщик булдым. Сталинның шәхси күрсәтмәсен үтәп, Сталинград янындагы Тацинское торак пунктында дошман тылына үтеп кереп, фашист аэродромын тетеп салып, 400 хәрби очкычны тимер өеменә әверелдергән өчен, корпусыбыз әлеге мактаулы исемгә лаек булган. Үзе хезмәт иткән частьның данлыклы тарихы, күркәм традицияләре солдат өчен бик мөһим нәрсә. Ул үз-үзеңә ышаныч, командирларыңа хөрмәт хисе уята, четерекле хәлләргә юлыкканда югалып калмаска, чиксез авыр чакта сугышчан рухны саклап калырга ярдәм итә”,– дип сөйләгән иде Сабир абый. Нык бәдәнле, корыч беләкле, төз атучы Сабир Әхтәмов, ут давылы эчендә фашистларның арт сабагын укыткан данлыклы “Багратион”операциясендә актив катнаша.
Геройлар сугышта туа Моннан унбиш ел элек, Сабир абзый белән эчкерсез әңгәмә корып утырган чагыбызда, могътәбәр ил агасы үзенең беренче хәрби орденына ни өчен лаек булуы турында тәфсилләп бәян иткән иде. “Орша тирәсендә канлы бәрелешкә кердек. Танкларыбыз алга ыргылды, ә немец флангтан бәрде. Староселье янында мәхшәр купты. Кулдашым Иван белән, окоп казып урнашып бетүебез булды, өстебезгә танк килә. Чама белән 250 метрга якынрак килүен көттем, турылап атып җибәрдем. Ут көлтәсе бәреп чыкты, әмма “Тигр” һаман хәрәкәтләнә. Берничә мәртәбә төзәп атып, тәки яндырдым бит хәшәрәтне! Берочтан САУның – үзйөрешле артиллерия җайланмасының да кирәген бирдек. Ул чакта, танкны һәм “самоходка”ны юк иткәнем өчен, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләндем. Көнчыгыш Пруссиядә сугышкан чагыбызда, баш очыбызда фрицларның разведчик самолеты пәйда булуын күреп алгач, нерв җепселләрем җәядәй тартылды. Төзәп аттым мин моңа. Төтенләп бер әйләнде дә, урман артына төшеп шартлады! Зенитчиклар да аткан булган икән. Без бәреп төшердек! – дип баралар. Хәерлегә булсын! – дип кул гына селтәдем. Иң мөһиме – фашист очкычын чәнчелдердек!”, – дип горурланып сөйләгән иде аксакал. Көчле “шкваллы” дошман уты Сабир хезмәт иткән Пономарев батальонына бер адым да алга барырга ирек бирми.“Ут ноктасын юк итәргә!” дигән боерык яңгырый. Иван белән Сабир алга шуыша. Калкулык артына САУлар яшеренгән була. Кулдашы ут нокталарын ачыклый, Сабир бер-бер артлы төзәп атып, икесен дә яндыра. Кыю егетләр өр-яңа ”Фердинанд”ларның бензобакларын шартлатып, батальонга юл ача.
Газраил белән “мәче-тычкан уены”... ...Корпус Кенигсберг юнәлешендә хәрәкәтләнә. Оборона сызыгы эченә үтеп кергән дошман подразделениесе урман ягыннан атакалый. Безнекеләр фашистларга ут яудыра. Сабир белән Иван бу алышта дошманның ике үзйөрешле артиллерия җайланмасын яндыра. Көнчыгыш Пруссиянең Неммерсдорф шәһәрчеге янында барган бәрелешләрдә кыю татар егете гаҗәеп зур батырлыклар кыла. Контрнаступление вакытында, совет солдатлары тиз арада немецлардан калган траншеяләргә төшеп яшеренә. “Куе томанлы иртәнең илаһи тынлыгын йөзләгән танк гөрелтесе бозды. Артларыннан күпсанлы пехотачыларны иярткән аяусыз “тимер ташкын”, тигез рәтләргә тезелеп, өстебезгә килде. Бәрелеш алдындагы коточкыч психологик халәтне сүз белән аңлатып бетерерлек түгел. Безне сытып-изеп узарга ниятләп, туп-туры каршыбызга килүче танкка ишарәләп, сабырлыгы төкәнгән кулдашым Иван: ”Сабир, нәрсә карап торасың! Ат инде тизрәк!” – дип кычкырды. Тешемне кысып ахыргача түздем. Арабыз өч йөз метр калгач кына, рәттән дүрт мәртәбә төзәп атып җибәрдем. Шактый зур тизлектә алга ыргылган танкның гусеницасы өзелгән, күрәсең, тимер тавы күчәрендә туксан градуска әйләнеп, безгә яны белән басты. Бу юлы бензобагына төзәп аттым. Танкка ут капты. Икенчесен дә эштән чыгардак. Бездән дүрт-биш метр ераклыкта өченчесе калкып чыкты. Үкереп өстебезгә килә. Җебеп торсак, бу хәшәрәт мизгел эчендә безне җир белән тигезләячәк. Шул четерекле мизгелдә Газраил белән күзгә-күз карашкандай булдык. Үлем белән “Мәче-тычкан” уены башланды. Фашист ныгытмасы хәрби фортификация кагыйдәләрен күздә тотып төзелгән. Ныгытманың әле – бер, әле икенче уентыгына ыргылдык. Аннан соң, алга таба ыргылып, безне сытарга җыенган танкның артына төштек. Якыннан төзәп аткач, ул шартлады. Үлемнән Аллаһ үзе саклап калды. Газиз әнкәмнең намаз арты саен ихластан кылган догалары да ярдәм иткәндер, мөгаен. Ул бәрелештә тагын өч “үзйөрешле”не һәм корал төялгән ике йөк машинасын шартлаттык. Ике БТР ны сафтан чыгардык. Коточкыч канлы бәрелеш тәмамлангач, комбат Пономарев яныбызга килде. Аталарча аркаларбыздан кагып: ”Афәрин, кыю бөркетләр! Икегезне дә хәрби бүләккә тәкъдим иттем!” – диде.
Теге дөньядан кайту… – Аулзвенин торак пункты янында безне «кинжал уты»на тоттылар, – дип сөйләгән иде полковник Әхтәмов. – Маскировкаланган “Пантера”ларын күреп алдык. Кызганычка, безнең пулялар аның ныклы бронясын тишеп керә алмады. Взвод командиры Неклюдов: ”Югарыдан атып карагыз!” – дип боерды. Ут яңгыры астында җан-фәрманга алга шуыштык. Иптәшләремнең күбесен кырып салдылар. Япь-яшь солдатлар мәңгелеккә ятып калды... Чардакка берүзем күтәрелдем. Люкка төбәп аткач, танкка ут капты. Дошман кайдан атуымны чамалаганга күрә, икенчесен сафтан чыгару авыр булды. Хәйләгә керештем. Башта танкның көпшәсенә төбәп аттым. Немецлар минем белән бер үк мизгелдә атканга күрә, пулям тигәч, дошман пушкасындагы үз снарядлары ярылып, танкны шартлатты. Фашистлар артиллериядән аткач, мин кереп яшеренгән йорт җимерелде. Могҗиза белән исән калдым. Үзебезнекеләрне көчкә эзләп таптым. Бригада командиры мине кочаклап алды. “Әхтәмовны һәлак булганнар исемлегеннән сызып ташлагыз! Күрегезче, ул исән икән бит!” – дип, сөенеп кычкырды. Үз ротама таба барганда, мина шартлап, аягым җәрәхәтләнде, – дип хатирәләрен яңарткан иде Сабир абзый. – “Пантера”ларны шартлаткан өчен, армия командующие Кызыл Байрак ордены тапшырды. Миңа Советлар Союзы Герое исеме, Ленин ордены, “Алтын Йолдыз” ордены медале бирелүе турындагы Указ 1945 елның 24 мартында “Красная Звезда ” газетасында басылып чыккан икән.
Героен – герой, әмма буе кыскарак... Фашистларны үз өннәренә куып кертеп, тар-мар иттек. Кызыл мәйданда узачак Җиңү парадына әзерләнәбез. Бер командир миңа төртеп күрсәтеп: ”Яраксыз! Буе кыскарак”, – димәсенме?! “Танклар яндырганда нормаль идем, парадка катнашырга яраксызмени? – дидем нык үртәлеп. Үзара әрепләшүне ишетеп, яныбызга генерал П. Кошевой килде. ”Шинелеңне ычкындыр!” – дип әмер бирде. Күкрәгем тулы орденнарымны күргәч, соклануын яшермичә: “Сез нәрсә? Мондый бөркетне ничек алмаска була?!” – диде. Башымны горур тотып, Кызыл мәйдан буйлап хәрби сафта атлап уздым. Бу минем үз гомеремдә иң бәхетле көнем иде! – дип, зирәк аксакалның канәгать елмаюы әлегәчә күз алдымнан китми.
Батыр һаман да сафта Җиңү таңы аткач та, Каһарман-фронтовик Әхтәмов кулыннан коралын төшерми, хәрби антына тугры кала. Ул “сверхсрочный”да хезмәт итә. 1956 елда кичке мәктәпне тәмамлап, СССР Министрлар Советы каршындагы, Дзержинский исемендәге Мәскәү хәрби институтында – ДКК (КГБ) да укый. Аны тәмамлагач, Арзамас – 16 га штаб башлыгы итеп билгеләнә. Яңа Хәрби часть оештырып, СССР ЭЭМ ның 3409 нчы эчке гаскәрләр часте командиры була. Танылган академиклар: Сахаров, Харитонов, Зельдовичлар янәшәсендә хезмәт куя, аеруча зур әһәмияткә ия ябык дәүләт объектлары иминлеген саклый. 1972 елда отставкага чыга. Черниговтагы “Химволокно” предприятиесендә, Гражданнар Оборонасының махсус корылмалары инженеры вазыйфасында унике ел намуслы хемәт куя. 1984-1986 елларда Горький каласындагы “РИАП”заводында инженер булып эшли. 1991 елда Казанга кайтып төпләнеп, башы-аягы белән җәмәгать эшләренә чума. Утны суны кичкән тынгысыз Ватан солдаты тыныч тормышта тик ята ала диме соң? Татарстанның һәм Казан шәһәренең Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты, “Татарстан Геройлары” оешмасы, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ветераннар советы әгъзасы булганга күрә, 84 яшьлек мөхтәрәм аксакал Сабир ага, эше тыгыз булу сәбәпле, журналга интервью бирергә буш вакытны көчкә тапкан иде...
Фотолар архивтан
Хәмидә Гарипова.
Комментарийлар