Аңа гына әйтер сүзләрем, сорыйсы сорауларым да шактый җыела иде. Ләкин заманалар башка иде шул. Минем бу теләк-хыял бары тик мәктәпне тәмамлап, Казанга университетка укырга киткәч кенә тормышка ашты. Язучылар белән шунда Казанның әдәби казанында кайный башлагач кына таныштым.
Хәзер үзем дә балалар шагыйрәсе булып танылгач та, республиканың иң ерак районыннан чакырсалар да, очрашуга ашыгам. Алар – укучы белән автор арасын якынайтучы иң кулай чара. Бәхеткә, бердәнбер түгел икән.
Көннәрдән бер көнне тагын шулай телефоным шалтырады – Саба районы китапханәсеннән чакыралар. Республика балалар китапханәсе «Яраткан китабымның язучысына хат» дигән конкурс оештырган булган. (Белгәнегезчә, узган 2019 елда республика балалар китапханәсе бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте). Анда барлык районнар да диярлек бик теләп катнашкан. Саба да бик актив булган. Рәхмәт төшкере, шушы Саба районының шактый баласы миңа атап хат язган. Шул хатлар һәм иң мөһиме – аларны язган балалар белән очраштырырга чакыралар икән. Хәзер хат язу модасы бетеп барган бер заманда (хатлар урынын СМСлар, ватсаптагы өтек-төтек җөмләләр алды), сабыйлар язган бу ихлас сәлам хатлары без язучылар өчен бик кадерле булды. Алар бит кемдер кушканга гына түгел, чын күңелдән нәкъ менә яшьтәшенә, дустына кебек язган ул хатны. Иҗатымны яхшы белүләрен дә күрсәткәннәр. Эт, мәчеләрем бармы, дип тә сорашканнар. Үткәнем белән дә, киләчәккә планнарым белән дә кызыксынганнар.
Комментарийлар