16+

«Сез языгыз – без укырбыз!»

Әле менә үткән санда гына матбугат диңгезендә нәкъ менә безнең газетабызны сайлаганы, безгә язылганы өчен зурлап рәхмәт әйткән идек укучыларыбызга. Инде менә тагын бер рәхмәт әйтергә җай чыкты. Бу юлы – анкета җаваплары өчен.

«Сез языгыз – без укырбыз!»

Әле менә үткән санда гына матбугат диңгезендә нәкъ менә безнең газетабызны сайлаганы, безгә язылганы өчен зурлап рәхмәт әйткән идек укучыларыбызга. Инде менә тагын бер рәхмәт әйтергә җай чыкты. Бу юлы – анкета җаваплары өчен.

Газетабызның узган елгы соңгы саннарында, басмабыз хакында укучыларыбыз фикерен белергә теләп, «Анкета: 10 җавапка – лотерея!» урнаштырган идек. Тормышның мең төрле мәшәкатьләре арасында вакыт табып, безгә ихлас җылы сүзләрен җиткергән укучыларга – рәхмәтнең олысы!

Иң беренче сөендергәне – хатларның географиясе. Кайлардан гына килмәгән алар?! Татарстанның төрле почмаклары: Бөгелмә, Әгерҗе, Түбән Кама, Сарман, Азнакай, Зәй, Аксубай, Буа, Әлки, Балтач һәм башка күп кенә районнардан. Хәтта Калуга шәһәрендә яшәүче милләттәшебез дә газетабызны бәяләүгә һәм аның киләчәк язмышына үз өлешен кертергә уйлаган.

«Газетаны ничә ел алдырасыз?» дигән сорауга укучыларыбыз төрле саннарны атаган. Кемнәрдер беренче саныннан – 1990 елдан алдыра башлап, 30 ел буе тугры калган. Болар арасында – Түбән Кама районы, Кама Аланыннан Людмила Төхфәтуллина, Казаннан Сөләйман Шакиров, Диләрә Ильясова. Кайберләре ун ел буе инде безне укый. Әйбәт! Әле бер ел гына танышып, ләкин ныклап дуслашып китеп, яратучылар да бар. Монысы тагын да шәбрәк. «Төрле матбугат чарасы алып карадым, сезгә тукталдым» дигән җаваплар аеруча сөендерә.

«Бәйге конкурсларыгыз бик ошый. Сезнең газетада откан алмагачыбыз матур гына үсеп килә», – ди Әлки районы, Карга авылыннан элеккеге укытучы Гөлсинә Галиуллина.
«Барлык язмалар да ошый», – дип язганнар укучыларыбыз анкетаның «Кайсы материаллар ошый?» дигән соравына. Араларында кайбер сәхифәләрне аерып күрсәткәннәре дә бар. «Киңәш сандыгы», «Сорау-җавап»тан күпләр файда күрә. Кеше язмышлары, гыйбрәтле хәлләр дә укучыларыбызны битараф калдыр­мый.

Газетаны тагын да кызыклырак, файдалырак итәр өчен дә ­борчыла укучыларыбыз. Тәкъдимнәре шул хакта. «Матур гаиләләр, хезмәт ди­настия­ләре, авыр хәлдә калган татар теле укытучылары, туган телебез турында күбрәк языгыз. Авыллар тарихы, күренекле шәхесләр турында да язмалар кызыклы булыр иде. Газетаны балалар да, мәктәп укучылары да яратсын дисәгез, алар өчен дә бер махсус сәхифә ясагыз. Укучыларны әдәбият, иҗат белән кызыксындырыр өчен бу бер стимул булыр иде».

Әйе, укучыларыбыз төрле яшьтә. «93 яшьлек каенанама да укыйм», – дип язган Буа районы, Яңа Тинчәле авылыннан Сәфинә Алиуллова. Суслонгер турындагы язма бик күңеленә тигән йөзьяшәр укучыбыз­ның. Үзе дә истәлекләре белән уртак­лашкан. Ә икенчесе: «Авыру иремә кычкырып укып, күңелен күтәрәм», – дигән. Өченчеләре: «Балалар алып китеп укый», – дип шатлыгы белән уртаклашкан. «Миннән күреп, ирем дә укый башлады. Алайса гел телевизор экранына гына карап утыра иде», – ди тагын берсе.

«Газетаны кайсы вакытта укыйсыз?» дигән сорауга җаваплар бер­төрлерәк килде. «Баскычта, почта әрҗәсеннән алуга ук», – дигән Казаннан Роза Вәлиәхмәтова. Аңа аерым рәхмәт. Узган ел ул өч танышын яздырган булган, быел тагын өч туганын «Шәһри Казан»лы иткән. «Кулга тотуга, барлык эшләремне читкә куеп, тизрәк укырга тырышам», – дигән күбесе. Кайберләре башта карап чыга, аннары кич белән эш беткәч тәмләп укый икән.

Әйе, газетабызның һәр саны тырыш, таләпчән, тәҗрибәле журналистларның каләменнән төшкән язмалар белән тулы. Алар укучы күңелен кузгатырга сәләтле. Аларның барысын да яратабыз дисәләр дә, иң күп мактау сүзләрен Эльвира Мозаффарова, Марат Кәбиров, Йолдыз Шәрапова, Дилбәр Гарифуллина, ­Фәнис Мотыйгуллин, Дамир ­Бәд­риевкә җибәргәннәр. Заманча итеп әйткәндә, иң күп лайклар – аларга. ­Рәсимә Галиева белән Лилия Локманова – газетабызда әле яңа кешеләр. Шулай булса да, укучы аларны да аерып күрсәтергә онытмаган. Һәм билгеле инде, иң күп рәхмәт сүзләре – баш мөхәрриребез Радик ­Сабировка.

Анкетаның бер соравы: «Үзегез безгә язар идегезме?» – диелгән иде. Бу җаваплар да өмет уятты. Киләчәктә укучыларыбыз гына түгел, авторларыбыз да артачак икән бит! Чөнки анкетадагы күп җавап­лар: «Язар идем. Язачакмын», – диелгән.

Әлеге анкетаны газетабызның быел булачак 30 еллык юбилее уңаеннан уздырган идек. «Нинди теләкләрегез бар?» дигән сорау иде берсе. Теләкләрен шигырь юлларына салучылар да бар.

Казаннан Роза Вәлиәхмәтовадан бу шигырь:
«Шәһри Казан»га – 30 ел!
Котлыйм ихлас йөрәктән.
Ул – киңәшче, ул – чын иптәш,
Аңа изге теләкләр!
Бәйрәмең белән, гәҗитем!
Яңа уңышлар белән!
Теләгем ихлас бит минем –
Кабул булачак, беләм.

Укучыларыбызның теләкләре изге. «Озын гомерле булыгыз. Укучыларыгыз күп булсын! Без сезне яратабыз!» – дигән укучыларыбыз. Без дә сезне яратабыз! Киләчәктә дә бергә булыйк!
...Гади анкета гына түгел. Лотерея да иде ул. Без, килгән хатларны «бүреккә салып» яхшылап бутап, җиңүчеләрне билгеләдек. Бәхетле укучыларыбыз – Буа районы, Яңа Тинчәле авылыннан Сәфинә Алиуллова белән Әлки районы, Карга авылыннан Гөлсинә Галиуллина. Җиңүчегә, вәгъдә ителгәнчә, бүләк – спектакльгә ике билет!

«Шәһриказан»лылар

Фәнис Мотыйгуллин фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading