16+

Сәгать бүләк итү гомерне кыскартамы?

«Кешегә сәгать бүләк итәргә ярамый, гомерне кыскарта. Сәгать бүләк итсәләр, ул кешегә ун тиен булса да акча бирергә кирәк, диләр. Бу дөресме?»

«Кешегә сәгать бүләк итәргә ярамый, гомерне кыскарта. Сәгать бүләк итсәләр, ул кешегә ун тиен булса да акча бирергә кирәк, диләр. Бу дөресме?»

Әлеге сорауга җавап бик гади. Шулай да, аңлаешлырак булсын өчен, бүләкләрнең ике төрле булуын искәртеп үтик: бүләк итәргә ярый торган һәм ярамый торган әйберләр
Нәрсә ярый яки ярамый икәнен ничек аерырга соң? Монда бар да гади! Хәләл булган һәрнәрсәне бүләк итәргә ярый. Хәрам булган һәрнәрсәне ярамый.
Сәгать тыелган, харам әйберләр исемлегенә керми! Димәк, сәгать бүләк итәргә ярый! Ә «Сәгать бүләк итү гомерне кыскарта» дигән сүзләргә ышанырга ярамый. Гомерне һәм гомернең озынлыгын бары тик Аллаһы Тәгалә генә бирә!
(“Дин вә мәгыйшәт”)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading