16+

«Шахматтагы кагыйдәләр тормыштагы кебек: гомерең бетсә, бернинди байлыгың да коткарып кала алмый»

79 яшьлек Зөфәр Зәйнуллин шахматчы-ветераннар клубы булдырган

«Шахматтагы кагыйдәләр тормыштагы кебек: гомерең бетсә, бернинди байлыгың да коткарып кала алмый»

79 яшьлек Зөфәр Зәйнуллин шахматчы-ветераннар клубы булдырган

Шах һәм мат, фил һәм ат... Кызганыч, шахмат буенча белемем шуннан ары артмый. Казанда эшләп килүче шахматчы ветераннар клубына килеп кергәч тә, бөтенләй башка дөньяга эләккәндәй булдым. 30га якын пенсионер, башын да күтәрми, шакмаклы тактага текәлгән, уйлап кына фигураларны күчерәләр, тиз-тиз, сәгатькә сугып алалар. «Шахмат җене кагылган кеше әнә шундый була инде ул, шахматның үзен дә җеннәр уйлап чыгармадымы икән әле?» – ди клуб җитәкчесе Зөфәр Зәйнуллин, уенын-чынын бергә кушып.

«Шахмат уйнар өчен, сигез чакрым җәяү киләм»

Зөфәр абый – Россия пенсионерлар союзы Татарстан бүлегенең Вахитов районы бүлекчәсендә иң актив пенсионерларның берсе. Җитешмәгән җире юк аның, шигырьләр дә яза, нәфис сүзгә дә оста, режиссерлык таланты да бар.Шахмат буен­ча FIDE класслы хөкемдар. Турнирлар оештыра. 79 яшендә булса да, күз тимәсен үзенә, бик җитеш, өлгер, мәзәкчән, ачык.
Элек-электән шахматчылар өчен җыелу урыны булмау проблема булган. Зөфәр абый әйтүенчә, 1948-50 елларда журналист Рөстәм Кильматов «Шахматлы Казан» дигән язмасында да шахматчыларның җые­лу урыны булмавы, ниһаять, Бауман урамындагы бер подвалда клуб өчен бина бирелүе хакында язган. Хәзер дә әлеге проблема ахыргача чишелеп бетмәгән. Дөрес, яшь буынны шахматка тарту бар, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә шахмат дәресләре уза. Тик менә өлкәннәр өчен уңайлы шартлар тудырылмаган.

– Шахматчылар клубына 25 ел анысы. Баштарак халыкара гроссмейстер Рәшит Нәҗметдинов исемендәге мәктәптә бабайлар өчен коридор бирелгән иде. Анда балалар да шөгыльләнде. Ата-аналар каршы килгәч, бүлмә дә бик тар, тынчу булганлыктан, өлкән шахматчылар өчен башка бина эзләргә туры килде. Ниһаять, Татарстанның шахматчылар федерациясе президенты Геннадий Захаров, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, икътисад эшчәнлеге буенча проректор Зөфәр Закиров ярдәме белән, университетның аскы катында аерым бүлмә бирелде, – ди Зөфәр абый.

Бирегә барлыгы 75тән артык пенсионер йөри. Еш кына турнирлар уза. Ярыш­ларга әзерләнәләр. Күбесе шахмат уйнау җан тынычлыгы бирә дип саный. Әле мин килгән көнне клубка беренче тапкыр кергән Илгизәр Алтынбәков: «Казанда шундый оешма барлыгын ишетүгә үк килдем, авыруга дару ничек тәэсир итә, минем өчен дә шахмат шулай кирәк. Ул наркотик сыман», – ди. Илгизәр абый Зарипов исә: «Шахмат уйнаганда, проблемаларым икенче планга күчә. Мөмкин булса, бу клубта кич кунып та калыр идек», – дип елмая. Ветераннар арасында уздырылган волейбол буенча дөнья чемпионы Юрий Самойлов, үзен формада тоту өчен, шахмат уйный икән. Утырып кына уйный торган шахматны күбесе спорт төре дип атый. Юрий Самойлов та: «Шахмат уйнарга махсус сигез чакрым җәяү киләм. Төз булсаң, хәрәкәтләнсәң, баш мие дә яхшырак эшли, шахматта уйнау волейболда да ярдәм итә», – дип саный. 82 яшьлек Мөдәрис Гарипов клубка Казан читеннән кадәр килеп йөри. «Гомер буе шахмат уйныйм», – ди. Аның хәтта шахмат буенча дөнья чемпионы Михаил Таль белән дә көч сынашканы булган. Рөстәм Шәрәфетдинов яшьлегендә опера җырчысы, бик күп чит илләргә сәяхәт иткән. «Көндәшенең «йомшак» якларын чамаласын өчен, Америкада боксерларны шахмат уйнарга өйрәтәләр иде, чөнки нәкъ менә бу уен башны эшләргә мәҗбүр итә, дөрес юл сайларга ярдәм итә», – ди Рөстәм абый.

«Бу уенны җен уйлап чыгарган»

Зөфәр абый үзе шахмат уйнарга әнисенең иң төпчек сеңелләре Сәлимә апасыннан өйрәнгән. Ул чакта тугыз гына яшь булган әле аңа. Шахматта уйнавы авторитет казанырга, аз булса да акча эшләргә, яшәргә ярдәм иткән.
– Без шәһәр үзәгендәге хәзерге 1000 еллык парк урынындагы Дегтярный дигән урамда тордык. Ул тирәләрдә кесә караклары бик күп иде. Алар белән шахмат уйнаганым истә, гел җиңә идем. Алар миңа хөрмәт белән карый башладылар. Безнең урамда «Күрешүләр йортлары» да бар иде. Кызлар янына килгән офицерлар белән уйнаганым истә. Алар миңа акча, тәм-том бирәләр иде. Бер чиләк бәрәңге кабыгы тапшырып 10 тиен акча эшләгән бала өчен бу шатлык булган инде, – дип искә ала балачагын Зөфәр абый.

Аның шахмат уйный башлаганына инде – 70 ел.
– Шахматтагы кагый­дәләр дөньяви тормыштагы кебек. Әйтик, уенда шундый чаклар була: бар нәрсә дә бар кебек, йөрү юллары да күп. Ләкин вакытың беткән, син чарасыз, җиңеләсең. Тормышта да шулай, гомерең бетсә, бернинди байлыгың да коткарып кала алмый. Кайчакта киселгән юлларны да дәвам итәр көч табасың. Шахматтагы оттыру зур югалту түгел. Кәеф төшә, елыйсың да бетә. Ә менә тормыштагы ялгышларны үзгәртеп булмый. Шуңа да шахматчылар һәрчак уйлап эш итәләр. Үзем дә авыр хәлдә калсам, әйдә әле Зөфәр, шахматта мондый очракта нинди юлны сайлар идем дип, үземә күрсәтмә бирәм. Бер-­ике партия уйнасам, җиңелрәк кебек, – ди әңгәмәдәшем.

Ә аңа бүген терәк, тормыш дәрте бирүчеләр бик кирәк. Биш елдан бирле урын өстендә яткан хатынын тәрбияли ул.
Өлкән яшьтәгеләр өчен шахмат хәтерне яхшырту өчен дә бик файдалы. Шуңа да пенсионерлар өчен шахмат клубы бик мөһим. Зөфәр абый шахмат уйнарга өйрәнү өчен иң яхшысы алты-җиде яшь дип саный. «Шахматка өйрәнү дигән нәрсә юк. Бу уенга гашыйк булырга кирәк», – ди ул. Күп кенә турнирларга аны хөкемдар итеп чакыралар. Студентларга, укучыларга да шахмат серләрен өйрәтә. Колония­дән алып мәдрәсәдә белем алучы шәкертләргә кадәр шахмат буенча дәресләр биргәне бар аның. «Иң авыры – яшьләрне алдаларга өйрәтү, шахматта хәйләгә бармыйча уйнап булмый, – ди әңгәмәдәшем.

Күпләр өчен клуб – аралашу урыны да. Өлкән яшьтәгеләр, биредә яшьне, авыруларыбызны онытабыз. Клубның ниндидер сихри тарту көче бар, диләр. Зөфәр абый тагын бер кат җөпләп куя: «Әйтәм бит, җен-пәри уйлап чыгарган уен ул», – ди. Бер риваять тә китерә. «Шахматта «Диларам маты» дигән нәрсә бар. Элек заманда шахмат уйнарга яраткан бер вәзир, азартка кереп китеп, бар байлыгын оттырган. Ахырдан, җиңелсә, хатынын да бирергә ризалашкан. Акыллы хатыны Диларам исә иренә бер ысул өйрәткән, нәтиҗәдә вәзир җиңгән. Менә шул алымны «Диларам маты» дип йөртәләр. Шахмат белән шашкан кеше кайчак вакытны, ашауны, тирә-ягындагы кешеләрне дә оныта. Сихер көче инде бу», – дип көлә Зөфәр абый.
Шахмат буенча FIDE класслы хөкемдар Зөфәр Зәйнуллин татар телендә шахмат серләренә өйрәткән китап бастырырга да хыяллана.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X