16+

Шаляпинның «антрепренеры» Хәйрулла 

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Айрат Арслановның бөек җырчы Федор Шаляпин турында язган язмасын тәкъдим итәбез.

Шаляпинның «антрепренеры» Хәйрулла 

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Айрат Арслановның бөек җырчы Федор Шаляпин турында язган язмасын тәкъдим итәбез.

Бөек җырчы Федор Шаляпин гастрольләр белән үзенең иҗат чорында бик күп кыйтгаларда, илләрдә булган. Әлбәттә, аның концертларын оештыруда, үткәрүдә аңа төрле илләрдә аерым антрепренерлар, импресариолар ярдәм иткән. Мәсәлән, Парижда Шаляпинның импресариосы М.Э.Кащин була. Ул җырчының концертларын күбрәк Урта Европа илләрендә оештыра. Концертларның аеруча уңышлы үткәннәре Венада һәм Будапештта була.

Ә Прагада Федор Шаляпинның импресариосы Борис Тиханович була. Аны безгә инде күп еллардан бирле Праганың милли операсында солист булып эшләүче безнең дустыбыз, җырчы Эдуард Трескин «ачты».
– Беренче тапкыр мин Борис Иван улы Тиханович белән концерт тыңлаганда очраштым, – дип сөйләде миңа Эдуард. – Петр Чайковскийның үлеменә 100 ел тулуга багышланган Чех филармониясенең кече залында бөек рус композиторы истәлегенә концерт бирәләр иде. Шунда мине чал чәчле, зәңгәр күзле, бик спай буйлы бер әфәнде белән таныштырдылар. «Бу Шаляпинның Прагадагы импресариосы, князь Тиханович», – диде миңа пышылдап кына Россия илчелегенең атташесы. Шул вакыттан бирле мин Тиханович белән төрле кабул итү мәҗлесләрендә, бәйрәм тантаналарында күп тапкырлар очраштым. Ул миңа төрле елларда Шаляпинның концертларын оештырганын, аеруча аның белән булган кызыклы вакыйгаларны бәйнә-бәйнә сөйләде....
«Федор Шаляпин Казанга 1912 елның сентябрендә кайткан вакытында үзенең күп танышлары, дуслары белән очраша, – дип яза үзенең «Ф.И.Шаляпин Казанда» дигән китабында С.В.Гольцман. – Ихтимал, шул вакытларда аның татар шагыйре Г.Тукай белән дә очрашуы туры киләдер. Бу турыдагы хәбәрләр безгә өченче куллардан килеп җитсәләр дә, алар барыбер бездә зур кызыксыну уяталар. 

Түбән Новгородтагы элеккеге антрепренер, соңрак Совет композиторы, Башкортстанның халык артисты А.А.Эйхенвальд Шаляпин белән очрашкан вакытында, бөек җырчының Казан тирәсендәге урманнарның берсендә татар шагыйре белән очрашуы турында сөйләвен хәтерли. М.Ю.Лермонтовка бераз охшаганлыгын, кыяфәте белән бераз хаста кешене хәтерләтүен сөйли ул Эйхенвальдка. Бу Габдулла Тукай була. Шаляпин Эйхенвальдка Тукайның «Су анасы» поэмасы буенча опера язарга тәкъдим итә. 
Бу опера соңрак языла һәм Уфада куела. Опера турында 1969 елда Лев Рубинштейн «Халыклар дуслыгы» журналының 9нчы санында басылган «Шаляпин һәм Тукай» исемле мәкаләсендә язып чыга. 
Ә Казанда Шаляпинның искиткеч яраткан, туган шәһәрендә аның ярдәмче импресариосы булганмы соң дигән уй да килә башка. Җырчының яшь вакытында Казанда андый кеше булган икән. Бу турыда 1912 елда «Копейка» дигән Казан газетасында басылган «Шаляпинның Казанда беренче концерты» дигән зур булмаган мәкаләдән укып була. Ул мәкаләдә артистның үзе турында сөйләгәне бәян ителә.

«Яшь егет чагымда Бакуда малоросс труппасында бераз җырлаганнан соң, Казанга кайттым. Тавышым ярыйсы гына... Аз-маз репертуарым да бар: «Ике гренадер», «Новгород», «Төнлә белән» һәм башкалар. Ләкин Казанда хәзергә эшем юк, эшсезлектән каңгырап йөрим... Көтмәгәндә, көннәрнең берендә үземнең яшьлек дустым Хәйрулла исемле татар егетен очраттым. Бик акыллы егет ул, үзенә файда бирә торган эшләрдән дә тартынмый. Казанга мәшһүр артистлар килгәндә, күпләп билетлар сатып ала, яхшы гына төшемдә кала. Хәйрулла грамоталы да иде. Гәҗитләр укый. Барлык артистларны белә. Театрны ярата, концертларда була. Бигрәк тә скрипканы ярата... 
– Менә нәрсә, Шаляпин, – ди бервакыт бу миңа, – сиңа да акча булыр. Синең тавышың көчле бит. Пароход торбасы шикелле кычкырасың. Ә шулай да матур җырлыйсың. Әйдә, концерт оештырабыз.
Икенче көнне үк Хәйрулла ниндидер зал ала, афишалар бастыра. Полициядән рөхсәт алырга да Хәйрулла үзе бара. Билетларның бәяләрен арзаннан куя. Аларны ул тәмәке кибетеннән сатуны оештыра. 

– Мин ун сум аванс та алдым, – дип дәвам итә Федор Иванович. – Афишада «Халык концерты» дип күрсәтелгән тамашада Хәйрулла сатып алган рус халык киемендә чыгарга тиеш идем. Концерт алды көннәрендә Хәйрулла мине һәр көнне диярлек бер хәрчәүнәдә бик тәмле ашлар белән сыйлады. Мин үземне ниндидер мәшһүр кеше дип хис итә башладым.
Шулай итеп, «беренче импресарио»мым Хәйрулла мине үзенең кайгыртучанлыгы белән чолгап алды. Минем беркайчан да шундый аппетит белән ашаганым булмады һәм моннан соңгы импресариолардан шундый кайгыртучанлык һәм игътибарлылык күрмәдем шикелле. 
Концерт искиткеч яхшы узды. Тавышым да әйбәт яңгырады. «Төнлә белән» җырын җырлаганнан соң, минем янга бераз кызмача карт эшче килде һәм үзенең сөялләнеп беткән кулын сузды... Мин «Ике гренадер»ны җырлаганда, арттагы рәтләрдә утыручылар әкрен генә «Марсельеза»ны суздылар. Минем котым очты. Кайсыдыр почмакта полицейский кузгалып куйды...
Концерт тәмамланды. Утларны сүндерделәр. Мин үземне триумфатор кебек хис итәм. Залдан чыкканда, яшь кенә бер кыз миңа үзенең нәфис, җылы кулын сузды. Җанда шундый рәхәтлек тойдым!

... Хәйрулла белән караңгы «номер»да утырабыз. Ул ниндидер исәп-хисаплар белән мәшгуль. Миңа карап, хәйләкәр генә, күзләрен кыскалап куя. 
– Менә акчаңны ал... Сиңа аз калды бит... 84 тиен. Без бик төгәл санап чыгардык. Расход күп булды бит. Концерт өчен кием алдым... Читекләр алдым... Номер өчен түләдем... Полициягә дә түләргә туры килде... Ашарга да бераз акча китте...
– Җитте! – дип кычкырдым мин Хәйруллага. – Шайтанымамы синең расходларың. Мин ризамын. Бәхетлемен, аңлыйсыңмы син? Бик шәп килеп чыкты бу, шулаймы?.. Рәхмәт сиңа, Хәйрулла! Рәхмәт!
... Бик озак йокыга китмичә ятам. «Номер» тәрәзәсеннән иртәнге яктылык чагыла. Миңа... 84 тиен саф табыш биргән Казандагы беренче концертымны уйлап, шатлыклы хисләр кичереп ятам». 
Язмадан күренгәнчә, бу очрашу Федор Шаляпин 1892 елда Бакудан Казанга кайткач булган. Хәйрулла да «мифик» фигура булмый. Казан архивы язуларына караганда, 80нче елларның башында Шаляпиннар гаиләсе Печән базары янында сәүдәгәр Усманов йортында яши. Шул ук йортта Ш.Монасыйпов атлы галошчының остаханәсе дә урнашкан була. Шунда галошчы ярдәмчесе булып Хәйрулла исемле егет эшли. Нәкъ менә шул егет, мөгаен, Шаляпинның яшьлек дусты булгандыр...
Дәүләт архивында Федор Шаляпинның Хәйруллага бүләк итеп язып биргән фоторәсеме дә сакланган. Ләкин, кызганычка, безнең көннәргә Татар бистәсендә яшәгән, Шаляпинның яшьлек дустының фамилиясе килеп җитмәгән. 

...Төрле илләрдәге антрепренерлар, импресариолар белән эшләгән вакытларында, Федор Шаляпинга, бәлки әле, Казандагы беренче «антрепренеры» булган тынгысыз татар егете Хәйрулла да вакыт-вакыт хәтеренә төшкәли торган булгандыр...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading