16+

Шамил әфәнде сөенер иде...

Кары булмаса да, Яңа ел җитә, күрәсең. Кайбер оешмаларның узып баручы елга йомгак ясый башлавы шуны искәртә.

Шамил әфәнде сөенер иде...

Кары булмаса да, Яңа ел җитә, күрәсең. Кайбер оешмаларның узып баручы елга йомгак ясый башлавы шуны искәртә.

2019 ел Россиядә театр елы дип игълан ителгән иде. Камал театрында быел 19нчы тапкыр уздырыла торган Шамил Закиров исемендәге төбәкара «Идел-йорт» театр коллективлары бәйгесенә генә түгел, Театр елына да матур йомгак ясалды.

– Халык театрлары белән без милләт буларак исән, без бар, телебез дә тере дип, бар дөньяга исбатларга тырышабыз, – диде Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әзһәр Шакиров.

Аның сүзләренең хаклы икәнен исбатлап, ай буе Ленин исемендәге мәдәният үзәгендә барган фестиваль спектакльләрен караган тамашачы гөрләтеп кул чапты.

Бәйгедә елдан-ел олы адымлы үсеш барлыгын шатланып билгеләп үтте жюри. Бу артистларның уйнавында да, репертуар сайлауда да сизелә, диде алар. Сәхнәдә уйнаганнарның берсе дә һөнәре буенча артист түгел. Ләкин театрга, милләткә, туган телебезгә мәхәббәт аларга, эштән соң бер коллективка тупланып, тамашачы күңелен яуларлык көч-дәрт биргән. Алар ихласлылыклары, уйнауларының самими булуы белән халыкка якын торалар, диде жюри әгъзалары, үзләренең гадел бәяләмәләрен биреп, истәлек­ле бүләкләр тапшырганда.
Финалга 12 театр коллективы чыккан иде. Өченче урында – Башкортстанның Илеш һәм Татарстанның Мамадыш районы коллективлары. Икенче дәрәҗәле лауреат исемен Мөслим белән Азнакай һәвәскәрләре бүлеште. Беренче урын Актаныш коллективына насыйп булды. Ә Гран-прига Сарман халык театры коллективы иреште. Алар бер миллионлык сертификат һәм Омск өлкәсенә гастрольләр белән бүләкләнде.

«Идел-йорт» фестивале соңгы елларда, республикабыз чикләрен үтеп чыгып, төбәкарага әйләнгән иде. Иваново Һәм Удмуртия халык театрлары өченче урынга чыкты. Россиянең үзәгендә милли утрау булып яшәп ятучы Ивановодагы «Милләтем» театр студия­се аеруча зур соклану уятты. Икенче урында – Ульяновск каласы һәм Самара өлкәсенең Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы сәхнә осталары. Беренче урынга Ульяновск шәһәре «Нур» театры коллективы лаек дип табылган. Гран-прины һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан бирелгән 500 мең сумлык сертификатны Чиләбегә алып кайтып киттеләр. Вакытларын да, талантларын да кызганмый халыкка милли сәнгать бүләк иткәннәр төрле суммадагы сертификатлар һәм истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Ә иң зур бүләк сарманлыларга насыйп булды. Башкала тамашачысы алдында – Камал театры сәхнәсендә – алар Таҗи Гыйззәтнең «Кыю кызлар» әсәрен күрсәтте.
Сарманлылар сәхнәдә чын хуҗа булып, ду килеп уйнадылар.  Афәрин! Алдагы елларга планканы да югары күтәреп куйдылар. Димәк, киләсе елда үзешчән театр коллективларына тагын да ныграк тырыша төшәргә туры киләчәк. Ә бу үз чиратында тамашачыга карап утыру да кызыграк булачак һәм аның театрга мәхәббәте дә артачак дигән сүз.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading