16+

«Шамил Рәкыйпов гаделлекнең «Правда» гәзите битләрендә урын алуына иреште»

Әгәр исән булса, ошбу елның 22 сентябрендә атаклы эзтабар әдип, киң колачлы иҗатчы, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бәйгесенең Гран-при иясе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты Шамил ага Рәкыйповның 90 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үтәр идек.

«Шамил Рәкыйпов гаделлекнең «Правда» гәзите битләрендә урын алуына иреште»

Әгәр исән булса, ошбу елның 22 сентябрендә атаклы эзтабар әдип, киң колачлы иҗатчы, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бәйгесенең Гран-при иясе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты Шамил ага Рәкыйповның 90 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үтәр идек.

Әмма Шамил Җиһанша улы кебек асыл затлар, талантлы каләм әһелләре, үзләренең әсәрләрендәге фидаи каһарманнар кебек, халык күңелен җылытып, гамьгә төреп, уйландырып, йөрәкләребездә һәрчак тере кешеләрдәй яшиләр.

...«Ходай Тәгалә үзе яраткан җан иясен төрле авырлыклар аша үткәреп сыный», – дигән әйтем бар халкыбызда. Шамил дә фани дөнья­да чакта ук «сират күперләре»н бик яшьли кичә. Үсмер чагы дәһшәтле сугыш елларына туры килгән һәм 1941 елда ук яу кырында әтисен югалт­кан чандыр гына гәүдәле малайның арык иңнәренә тормыш йөге өелгәннән-өелә бара. Әмма ул, үзәге нык булганга, һич кенә дә бирешми. Газиз әнисенә, эне-сеңелләренә матди һәм рухи яктан булышу ниятеннән, Шамил Яшел Үзәндәге 12нче һөнәр мәктәбендә укуын өзеп, яңадан туган төбәгенә – Чүпрәле районының Яңа Чокалы авылына әйләнеп кайта. Биредә ул трактор бригадасында хисапчы, ягулык салучы булып эшли башлый. Күпмедер вакыт әтисе күмер чапкан Донбасс шахталарында да үзенең көчен сынап карый. Әмма Шамилнең күңел канатлары барыбер туган ягына тарта.

1950 елда язмыш аны тагын да ныграк сындырып сынарга уйлый. Күмәк хуҗалыкта амбарчы хезмәтен башкарган чакта, ачыгучы авыл кешеләренә ярдәм төсендә колхоз келәтләреннән ашлык бүлеп биргәләгәне өчен, Шамилне җавапка тартып, хөкем итеп, Себер якларына 10 еллык мәҗбүри хезмәт колониясенә озаталар. Биредә ул Красноярск шәһәре тирәсендәге хәрби төзелешләрдә ташчы, җир казучы, шахта корылмаларын ныгытучы, балта остасы, бетончы, электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрләрен үзләштерә. Монда да сынатмый егет...

Ниһаять, Сталинның шәхес культы фаш ителгәннән соң, 1954 елда Шамил дә туган җиренә әйләнеп кайту бәхетенә ирешә һәм 1955 елда Казанга ашкынып килә. 1нче трамвай паркына электрик-моторист булып эшкә урнашкач, белем офыкларын тагын да киңәйтергә теләп, кичке эшче-яшьләр урта мәктәбенә укыр­га керә. 1957 елның көзендә Шамилне, республикабыз матбугатына даими язышып торучы өметле авторларның берсе буларак, «Татарстан яшьләре» гәзитенә эшкә чакыралар. Редакциядә ул башта әдәби хезмәткәр, тәрҗемәче, соңыннан гәзитнең яшьләр тормышы һәм пропаганда-агитация бүлекләре мөдире вазифаларын башкара. Шул чорда, төп хезмәтеннән аерылмыйча, читтән торып-укып, Казан университетының журналистика факультетын тәмамлый.

1966 елның гыйнварыннан 1993 елга кадәр (27 ел буе!) Ш. Рәкыйпов Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакция­сен җитәкли. Аннары 1993-2003 еллар дәвамында «Шәһри Казан» гәзитендә һәм «Матбугат йорты» нәшриятында эшли...

Чын мәгънәсендә тормышның төбеннән күтәрелеп, үз көнен үзе күрергә, яшәү дигән көрәш мәйданында бил бирмәскә өйрәнгән көчле рухлы шәхесләребезнең берсе буларак, Ш. Рәкыйпов халкыбызның меңьеллык әдәбиятына да яңа аһәң алып килде. Гәрчә Шамил Җиһанша улы беренче әдәби тәҗрибәләрен шигырь-хикәяләрдән, нәсерләрдән, очерклардан һәм кече формадагы сәхнә әсәрләреннән башласа да, укучыларыбызга ул барыннан да бигрәк зур популярлык казанган документаль-нәфис проза әсәрләре аша яхшы таныш. Шамил ага үткән гасырның 60нчы еллары уртасыннан башлап Сергей Смирнов, Константин Симонов, Самат Шакир, Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин кебек тынгысыз эзтабар язучылар сыман, үзенең бар иҗади көчен-осталыгын билгесез, яисә аз билгеле булган каһарманнарыбызның гыйбрәтле язмышларын ачыклауга юнәлтә. Сугыш зилзиләсе үткән урыннарда булу, шул елларның шаһитлары белән очрашып сөйләшү, хәрби архивларда кат-кат казыну нәтиҗәсендә, бер-бер артлы китаплары да дөнь­я күрә башлый.

1967 елда эзтабар язучының Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов (чын исеме – Шакирҗан Мөхәммәтҗанов), Газинур Гафиятул­линнар кебек, күкрәге белән дошман амбразурасын каплаган гаярь якташыбыз Бари Шәвәлиев турында «Чәчәкләр сөйли белә» дигән повесте басылып чыга. Аннан соң татарлардан беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин хакында «Таңнар һаман матурмы?» (1970), Казанда туып-үскән легендар белорус партизаны Иван Кабушкин турында «Кайдан син, Җан?» (1969, 1981) исемле повестьлары, хатын-кыз очучы милләттәшләребез, иң тәүге Советлар Союзы Геройлары Мәгубә Сыртланова белән Ольга Санфироваларга багышланган «Кызлар-йолдызлар» (1976) һәм «Кипарислар җыры» (1976) исемле роман-дилогиясе укучыларга барып ирешә.

Минзәлә районында туып-үскән керәшен егете – Алтын Йолдыз кавалеры, Сталинград фронтында армия командующие булган, сугыштан соң нахакка гаепләнгән һәм соңыннан акланган генерал Василий Гордовның рухи батырлыгын һәм фаҗигале язмышын тасвирлаган «Ак канатлы хатирәләр» дигән роман да иҗат итә әдип.

Шамил ага Рәкыйповның әлеге әсәрләре һәм элекке елларда дөнья күргән «Геройлар эзеннән» (1968), «Геройлар үлмиләр» (1978), «Аяз күктә карлыгачлар» (1982) дигән китапларындагы бихисап әдәби-документаль хикәяләре, очерклары, публицистик язмалары – авторның Бөек Ватан сугышы темасын яктыр­туда татар әдәбияты хәзинәсенә керткән биниһая саллы өлеше. Мөхтәрәм олпат каләмдәшебез һәм остазыбыз Шамил Җиһанша улына хак­лы рәвештә «Батырлык байракчысы» дигән мактаулы исем бирәсебез килә.

Сүз уңаенда, Шамил аганың тагын бер олуг батырлыгы турында әйтеп үтик әле. Берлинны алу өчен барган хәлиткеч сугышлар вакытында, 1945 елның 30 апрелендә 22 сәгать 30 минутта, Рейхстаг түбәсенә – урыс Михаил Егоров, грузин Мелитон Кантария­дән шактый алда! – иң беренче булып 79нчы укчы корпус байрагын менгезеп кадаган татар егете – 136нчы армия пушка-артиллерия бригадасының өлкән сержанты Гази Заһитовның һәм аның фронтовик дусларының тиңдәшсез батырлыгын исбатлау, чын дөреслекне раслау хакына озак еллар дәвамында армый-талмый эшләде ул. Архив материалларына һәм шул тарихи вакыйгаларның тере шаһиты булган фронтовикларның дәлилле сөйләүләренә нигезләнеп, үзәктә һәм республикабызда чыга торган гәзит-журналларда бихисап язмаларын бастырды. Язучы Мансур Вәлиев бик хаклы язганча: «...Шамил абый Рәкыйпов үзенең тынгысызлыгы, тырышлыгы, хәтта үҗәтлеге аркасында, гаделлекнең «Правда» гәзите битләрендә урын алуына иреште. Анда милләттәшебез Гази Заһитовның Рейхстаг түбәсенә беренче булып байрак кадавы расланды, шул хакта язып чыгылды. Бу – безнең язучыбызның да зур җиңүе иде!»

Шуннан соң Гази Заһитов һәм аның сугышчан иптәшләренең данлы исемнәре (капитан Владимир Маков җитәкләгән бу төркемгә, Газидан тыш, өлкән сержантлар Алексей Бобров, Александр Лисименко, сержант Михаил Минин да керә) 1995 елда Мәскәүдә нәшер ителгән Хәрби энциклопедиягә кертелде, портретлары исә Мәскәүдәге Хәрби көчләр Үзәк музееның Җиңү залындагы Җиңү Байрагы янәшәсенә куелды.

Ниһаять, Гази Казыйхан улына һәм аның дүрт иптәшенә, СССР халык депутатлары даими съезды Президиумының 1997 елгы 21 май Указы нигезендә, Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелде. Каһарман милләттәшебезнең данлы исемен, фоторәсемен һәм аңа кагылышлы мәгълүматларны без 2000 елның язында Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Батырлар Китабы»на да керттек.

Гәрчә каһарман милләттәшебезнең туып-үскән җиренә – Башкортстанның Мишкә районындагы Яңа Кош авылына Шамил ага Рәкыйпов чакырулы булса да, ул, авыруы сәбәпле, әлеге тантанада катнаша алмады. Шулай да без, аның үтенечен искә алып, әлеге батырны тәрбияләп үстергән шул изге туфракка, тырыш-булдыклы авылдашларына баш ияргә бардык. Шамил ага безгә: «Гази Заһитовның кабере янәшәсенә Татарстан чыршыларын да утыртыгыз әле!» – дип, 4 данә агач үсентеләрен дә биреп җибәргән иде. Аның әманәтен җиренә җиткереп үтәдек. Гази батырның кабереннән алып кайткан туфракны аеруча куанып кабул итте Шамил ага. Һәм ул кадерле туфрак, пыяла савытка салынган килеш, һәрчак аның эш өстәлендә торды...

..Ватан сугышында Җиңүебезнең 75 еллыгы якынлаша. Без әле Гази Заһитовка һәм аның сугышчан иптәшләренә, Россия Президенты Указы нигезендә, «Россия Герое» дигән абруйлы исем дә бирелер дип өметләнәбез.

«Батырлыкка, кайчан булса да, тиешле бәя бирелергә тиеш!» Шамил ага да үзенең Гази Заһитовка багышланган, әмма дөнья күрергә өлгермәгән соңгы китабының кулъязмасына әнә шулай дип язып калдырган иде. Кадерле остазыбыз­ның бу сүзләре безгә – исәннәргә әйтеп калдырган васыяте булып та яңгырый. Димәк, чын хакыйкатьне раслау өчен киләчәктә дә көрәшне туктатмаска кирәк!..

PS. Язмама өстәп, Шамил аганы һәм аның бертуган энесе, танылган шагыйрь, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Роберт Рәкыйповны яхшы белгән каләмдәшләребезнең уртак фикерен киң җәмәгатьчелеккә һәм Чүпрәле муниципаль районы җитәкчеләренә дә җиткерәсем килә. Әлеге мәртәбәле шәхесләргә атап, Яңа Чокалы авылында яисә район үзәгендә музей ачылса, яңа төзелгән урамнарның берсенә «Бертуган Рәкыйповлар» исеме бирелсә, аларның һәр икесенең дә рухлары шат булыр иде.

Шаһинур МОСТАФИН, эзтабар язучы, Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading