Узган атнада «Челны-мясо» компаниясенең Футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан «хәләл» дип язылган реклама имидж стикеры беркетелгән дуңгыз ите продукциясен сатуга чыгаруы шау-шу куптарды.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәсми инстаграм битендә язганча, бу чын мәгънәсендә мөэмин-мөселманнарга, иманлы халыкка карата җинаять дияргә була һәм шул ук вакытта әлеге вакыйга барлык хәләл индустриясенә карата шөбһә уята.
– Сатып алучыларның ышанычын яулау озак вакыт һәм тырышлык таләп итә, ә инде кулланучыларның ышанычын югалту бик тиз һәм җиңел. Барыбызга да таныш булган очрак – колбасада дуңгыз итенең ДНК эзләре табылуны искә төшерик. Шундый сәбәпләр аркасында килеп чыккан ышанычсызлык атмосферасы мөселман бизнесына һәм гомумән икътисадның хәләл секторы үсешендә тискәре чагылыш таба, – ди ул.
«Хәләл» комитеты рәисе Марат Низамов сүзләренчә, «Челны-мясо» компаниясе моны техник ялгышлык белән аңлата.
– Хәләл продуктлар белән хәләл булмаганнар аерым җиһазларда җитештерелә. «Татарское трио халяль» стикеры ялгышлык белән хәләл булмаган ризыклар складына озатылган. Ә анда, карап та тормыйча, дуңгыз продукциясенә ябыштырганнар. «Татарское трио халяль» этикеткасы «Хәләл» комитеты һәм «Тест-Татарстан» республика сертификацияләү методикасы үзәге белгечләре белән килештерелмәгән, – дип сөйләгән иде ул безгә әлеге вакыйга уңаеннан.
Марат Низамов «Хәләл» стандарт комитетының «Челны-мясо» предприятиесенә биргән хәләл сертификатын гамәлдән чыгаруы һәм килешүне өзүләре турында да хәбәр итте. Предприятиедән хәләл дип язылган стейкер ябыштырылып, чынлыкта хәләл булмаган 143 кг продукт алынган.
«Челны-мясо» компаниясе тирәсендә чыккан ыгы-зыгы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хәбәрдар булып чыкты. Татарстан хөкүмәте йортында узган шимбә киңәшмәсендә ул «хәләл» тамгалы продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты.
Марат Низамов әйтүенчә, Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгында махсус комиссия төзелгән. Комиссия җаваплылыкның кем өстендә булуын, килеп чыккан инцидент өчен кем җавап бирәчәген тикшерәчәк. Шул ук комиссиягә хәләл ризык җитештерүче башка предприятиеләрне тикшереп чыгу эше дә йөкләнә.
– Шушы көннәрдә 12 федераль сату челтәрен тикшереп, комитет вәкилләре шактый хилафлыклар ачыклаган, – дип сөйләде ул «Хәләл продукция – мөселманнарның аерылгысыз хокукы» темасына узган матбугат очрашуында.
Комитет рәисе журналистларга хәләл сертификатын алуның ансат булмавын, аның һәр очракта да бирелмәвен аңлатты.
– Безгә хәләл продукт җитештерергә теләгән предприятиеләрдән гариза килә. Белгечләр предприятиегә барып тикшергәннән соң, шәригать кануннарына туры килмәгәнлектән, кайберләрен кире дә борырга туры килә. Без продуктның составына гына түгел, атамасына да игътибар итәбез. Әйтик, берьюлы «Шампан тамчылары» дигән продуктка хәләл сертификатын сорап килделәр, – диде ул.
Шампан тамчылары дигәннән, кайчандыр вакытлы матбугат чараларында «Татспиртпром» хәләл сыра чыгара башлый дигән хәбәр дә таралган иде. Журналистлар спикерлардан әлеге хәбәргә ачыклык кертүне сорады.
«Хәләл» комитеты рәисе Марат Низамов мондый мөрәҗәгать белән килүчеләрнең булмавын әйтте.
Комитетның шәригать бүлеге җитәкчесе Рөстәм Нургалиев әйтүенчә, хәләл сыраның составында чынлап та хәрам булган компонентлар булмаска мөмкин. Әмма шул ук вакытта халыкның гореф-гадәтләре, традицияләре, үз күзаллаулары турында да онытмаска кирәк.
– Бездә сыраның исерткеч эчемлек булуын беләләр, хәләл булган очракта да, аңа тискәре караш булачак, чөнки исеме үк сыра. Гарәп илләрендә аны гадәти эчемлек итеп кабул итәргә мөмкиннәр, аларда эчүчелек тә, моны сыра белән бәйләп карау да юк. Этник үзенчәлекләрне истә тотып, сырага хәләл тамгасы куелырга тиеш түгел дигән фикердә торам. Күпләр хәләлне ризык белән генә чикли. Су да хәләл була ала. Аны фильтр аша чистартканда нинди минераллар, компонентлар кушылуына карап, хәрам да булырга мөмкин. Хәләл ризык җитештерә торган бер предприятие, ризык әзерләнә торган җиһазларны майлау материалы да хәләл булырга тиешме, дип мөрәҗәгать итте. Хайван майларыннан торган төрле компонентлар, тыелган буяулар, консервантлар, эмульгаторлар кушылган продуктлар киң кулланыла, аларны гади халык аңлап та бетермәскә мөмкин. Шуның өчен «Хәләл» комитетлары, төрле сертификация үзәкләре булдырылган, – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар