16+

«Шаян» ТВ турында: «Анда барысына да балалар үзләре хуҗа»

«Шаян»лылар әйтүенчә, бер ел сизелми дә үткән. Дөресен генә әйткәндә, бездә балалар өчен тапшырулар эшләү тәҗрибәсе күптәннән бар иде. Моңарчы да балалар бакчалары, мәктәп укучылары өчен төрледән-төрле тапшырулар әзерләнде. Аерым балалар каналы ачылгач, мөмкинлекләр тагы да артты.

«Шаян» ТВ турында: «Анда барысына да балалар үзләре хуҗа»

«Шаян»лылар әйтүенчә, бер ел сизелми дә үткән. Дөресен генә әйткәндә, бездә балалар өчен тапшырулар эшләү тәҗрибәсе күптәннән бар иде. Моңарчы да балалар бакчалары, мәктәп укучылары өчен төрледән-төрле тапшырулар әзерләнде. Аерым балалар каналы ачылгач, мөмкинлекләр тагы да артты.

Безгә – 1 яшь!

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов идея­се һәм ярдәме белән, балалар каналы бер ел элек 12 ноябрьдә тәүге тапкыр эфирга чыкты. Бу безнең премьера елы дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Һәрбер тапшыруыбыз, алып баручыларыбыз, студия­без яңа. Яңадан-яңа проектлар ачтык. Татар халык җыр­ларын, патриотик җырларны популярлаштыру буенча алып барыла торган бәйгеләр эшләдек. Мульт­фильмнар ала һәм тәрҗемә итә башладык. Техник яктан да, материаль яктан да аякка бастык. Бердәнбер татарча балалар телевидениесе сәләтле балалар ярдәме белән эшләп китте. «Шаян»ны булдыруда «ТНВ» каналының генераль директоры Илшат Әминовның көче күп керде, – дип сөйли балалар телеканалының башкарма директоры һәм баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова.

Тәүлек әйләнәсе эшләгән каналда мультфильмнар да, төрле тапшырулар да күрсәтелә. Балаларда туган телләренә мәхәббәт уятырга, аларны тәрбияви яктан үстерергә тырышалар. Татар халкының һәм республикада яшәүче төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре хакында да сөйлиләр. Яшьтәшләренә үрнәк булып торучы сәләтле балаларны барлыйлар. Спорт, интеллектуаль, татар телен өйрәтү буенча тапшырулар, ток-шоулар алып барыла.
Беренче ел – сыналу чоры. Әмма балалар каналы һәрвакыт ачык әңгәмәгә әзер. Тәкъдимнәрне дә, киңәш-табышны да көтеп кала алар. Бер үк вакытта каналның иҗтимагый советы эшләп килә. Анда язучылар, артистлар, күренек­ле шәхесләр дә кергән. Педагогика фәннәре докторы академик Әнвәр Хуҗиәхмәтов җитәкчелегендә галимнәр эшли. Психологлар ярдәмгә килә. Балалар каналын әзерләүдә күп кеше көч куя. Бер мультфильмны тәрҗемә итү өчен генә дә унлап кешенең хезмәте керә. Театр артистлары да ярдәмгә килгән. Күп кешеләр өчен мультфильм яздыру яңалык булган. Хәзер алар да тәҗрибәле мультфильм тәрҗемә итүчеләргә әйләнгән.

Татарча балалар каналын карауның үз өстенлекләре бар. Заманча мөмкинлекләр дә тудырылган. Мәсәлән, аны онлайн да карарга мөмкин. Тапшыруны өйдә карый башладың икән, мобиль кушымта аша карап бетерер­гә була. Аннан соң, балалар үзләре тапшыруларны ничек карыйлар, кабул иттеләрме, дигән сорау һәрвакыт туа. Беренче адымнарын атлап киткән каналның эшчәнлеген читтән күзәтү дә кирәк. Бу уңайдан да кызыклы тәҗрибә кулланыла биредә.
– Безнең һәрбер мәктәптә диярлек фокус-төркем бар. Нәрсә ошавын, нәрсә ошамавын алар әйтеп бара. Без бит балалар өчен эшлибез, аларның фикерләрен тыңларга тиешбез, – ди җитәкче Рамилә Сәхабетдинова.

Бер үк вакытта балалар каналын чит төбәкләрдә дә күп карыйлар. Һәркем хуплап каршы алган. Хезмәтләрен дә бәяләүчеләр күп. Күптән түгел  беренче эшләрен «Төп герой» бәйгесенә тапшырып, Россия күләмендә «Ел ачышы» конкурсында җиңеп тә чыкканнар.

Мультфильмнар карыйбыз

– Бала сөйләшә дә алмый әле. Әмма ул күрә, ишетә. Баланың теле туган телендә ачылсын өчен дә татарча балалар телевидениесе зур җирлек булып тора. Балалар каналы – бер тәрбияви орган да ул. Моның өчен  төрле яшьтәге балалар өчен аерым контент эшләнгән, – дип сөйли «Шаян» хакында Рамилә ханым.

Шулай да балаларны татарча мультфильмнар карарга өйрәтүе шактый четерек­ле эш булып чыкты. Аларны моңарчы яратып караган каналлардан аеру өчен дә өйдә әти-әниләрнең актив аралашуы кирәк иде. Дөресен генә әйткәндә, кайчак өйдә генә өйрәтеп тә бетерү мөмкин эш түгел. Моның өчен мохит кирәк, диләр. Улыбыз, мәктәпкә әзерлек төркеменә йөргәндә, «Шаян» карарга өйрәнеп китте. 2нче татар гимназиясендә балалар киенгәндә-чишенгәндә дә «Шаян»ны карый. Гел татарча карагач, бала күнегә башлый.  Рамилә Сәхабетдинова әйтүенчә, алар рус телендә эшли торган балалар телеканаллары белән тәҗрибә уртаклашып эш итәләр. Мәсәлән, «Карусель» каналы җитәкчелеге аларның эшчәнлеген югары бәяләгән.

– Аермасы шунда: балалар «Карусель» каналын караганда, тапшыруларны күбрәк зур-зур абыйлар алып баруын күрә. Бездә,  тапшыруларны әзерләгәндә, балалар катнаша. Алар текстларны язалар. Алып баралар. Үзләре геройларны табалар. Безнең төп максат –  милли кадрларны,  шулай ук татар телендә эшли торган телевизион журналистларны әзерләү. Әлегә балаларны телевидение серләренә төшенергә өйрәтәбез.

Тавышландырганда, тәрҗемәдә дә катнашалар. Режиссер, оператор кебек һөнәрләрне күзәтәләр. Гомумән, балалар үз телевидениесен үзләре эшли. 3 яшьтән башлап киләләр, 7 яшьтән үзләре тапшырулар алып баралар. Мондый актив балалар безнең 20дән артык. Шулай ук төрле коллективлар килә. «Шома бас»та бер биюне күрсәткәндә генә дә 18дән артык бала катнаша. «Без – Тукай оныклары»нда кечкенә генә балалар шигырьләр сөйли. «Тиззарядка»га киләләр, аннары «Күчтәнәч»кә күчәләр.  «Шаян балалар» дигән кунакханә бар. Анда да бик сәләтле балалар. Сүз дә юк, профессионаллар белән эшләү җиңелрәк, әмма бу безнең максат түгел, – ди ул. – Безнең коллективтагы креатив, янып эшләп йөри торган яшьләр үзләре дә кечкенәдән телевидениедә үстеләр. Алар белән эшләве рәхәт. Хәзер аларның үзләренең укучылары бар. Балалар белән эшләве авыр дип әйтеп булмый, алар белән кызык. Кайбер вакытны елап та җибәрәләр, кайбер чакта көлдерәләр дә. Алар белән эшләгәндә сабырлык та, балаларны ярату да кирәк. Күп әйберләрне кат-кат аңлатырга туры килә. Күңелле яшибез, безнең әле аңлашылмаучанлык­лар туганы юк. Шул ук вакытта балалар кая килгәннәрен аңлыйлар. Вакытны беләләр. Ул бүленгән, һәрбер тапшыруны әзерләүнең үз сәгате бар.  

«Телевидение каны ага»

Балалар каналының җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова үзе дә  бик озак еллар ТНВ каналында «Балалар һәм яшьләр тапшырулары» редакциясен әйдәп алып барды. «Үзебез туплаган коллектив, үзебез үстергән балалар белән эшлибез. Телевидение – коллектив хезмәт, монда эш бөтен кешегә бәйле. Мин аларга бик рәхмәтле», – ди ул.
Рамилә ханым еш кына, шаяртып, миндә телевидение каны ага, дияргә ярата. Телевидение белән янып-көеп яши башлаганына да быел 33 ел булган. Педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре кебек мактаулы исемнәргә лаек булган Рамилә Әхмәтзакир кызының журналистикага килүе беркадәр үзгә була. Телевидениегә борылып та карамыйм, дигән булган ул мәктәптә укыганда.

– Без бик актив мәктәптә үстек. Спас районының Яңа Рәҗәп урта мәктәбендә ул вакытта директор Әнвәр Хуҗиәхмәтов иде. Казанга килеп төрле җирләрдә очрашуларда булабыз, газета-журналларга барабыз, радио-телевидениедә чыгыш ясыйбыз. Беркайчан онытмыйм, 8нче сыйныфта телевидениегә килгән идек. Шунда иң зур текстны укырга миңа бирделәр. Элек бит монтаж юк, турыдан-туры зур-зур «бобин»нарга язалар иде. Укыйм да текстны алып куям икән. Тапшыру бетүгә, мине, кәгазьне кадрда алып куйган өчен, әрли башладылар. Ник алай эшләдең, моны бер нишләтеп тә булмый, диләр. Шунда мин, телевидениегә әйләнеп тә карамыйм, дидем, –дип сөйли Рамилә ханым.

Үзе исә 17 яшьтән бирегә килеп эшли башлый. Башта машинистка булып хезмәт куя, соңрак эшен режиссер ярдәмчесе булып дәвам итә. Читтән торып журналистика бүлегендә укый, аннан редактор була. «Тамчы-шоу» программасын ачалар, «Яшьләр тукталышы»н эшлиләр.

– Элек «Җилкәнкәй» дигән проектлар да бар иде. Марат Мухин, Марат Фәйрушин кебек күп кенә талантлы балаларны яздырганбыз икән. Сез безнең турында тапшыру эшләгән идегез, дип, үзләре килеп әйтә. Бик күп балалар белән эшләнелгән, һәрберсен хәтерләп тә бетерү мөмкин түгел. Әмма һәр баланың телевидениегә язылуы – үзе бер тарих. Күңелендә гомердә онытылмас мизгелләр булган ул, – ди Рамилә Сәхабетдинова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading