16+

«Шәфкать»кә татар мохитен эзләп киләләр

«Шәфкать» тернәкләндерү үзәге Сарманда урнашкан. Анда республиканың күп кенә башка районнарыннан да киләләр. Яхшы мөгамәлә, уңайлы мохит, сыйфатлы дәвалау, тәмле ашату, тәҗрибәле белгечләре өчен үз итәләр әлеге үзәкне.

«Шәфкать»кә татар мохитен эзләп киләләр

«Шәфкать» тернәкләндерү үзәге Сарманда урнашкан. Анда республиканың күп кенә башка районнарыннан да киләләр. Яхшы мөгамәлә, уңайлы мохит, сыйфатлы дәвалау, тәмле ашату, тәҗрибәле белгечләре өчен үз итәләр әлеге үзәкне.

Үзәктә өч бүлек эшли: өйләргә барып социаль ярдәм күрсәтү, мохтаҗ гаиләләргә, балаларга социаль ярдәм күрсәтү һәм социаль тернәкләндерү үзәге. Бирегә инвалидлар, пенсионерлар 15әр көнгә дәваланырга килә. Үзәк 40 кешене кабул итә ала.

«Авылым хатирәләре» дигән махсус паркта ял итү, тернәкләнү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Төрле төзелеш материаллары җәелгән яланаяк йөрү өчен сәламәтлек сукмагы да бар. Аралашу, гәпләшү өчен төзелгән агач ызбада татар халкының көнкүреше чагыла. Без килгәндә дә әбиләр йон эрләп, оекбашлар бәйләп утыралар иде.
Мәрфуга апа Әхмәтова Әгерҗедән кадәр килгән. «Өйдә күптән орчык тотканым юк иде», – дип елмая. Монда беренче тапкыр психолог белән сөйләшкән. «Беренче сеанстан соң ук җиңеллек тойдым. Күңелемне борчыган күп сорауларыма җавап таптым», – ди ул. Әлмәт районының Түбән Мактама авылыннан Мөнәвәрә Лямова җитәкчелекнең төрле милләтләрне тигез күрүенә соклануын әйтте. Бөгелмәдән Әлфия Нурмөхәммәтова биредә саф татарча аралашу мөмкинлеге барлыгына сөенә. «Монда рәхәтләнеп татарча сөйләшә, җырлый алам, татар мохитен эзләп килдем «Шәфкать»кә, – ди ул.

Дәваланырга килүчеләрнең күбесе «Шәфкать» үзәген шифаханә белән тиңли. Иң заманча технологияләр, дәвалану җайланмалары бар биредә. Намаз уку өчен аерым бүлмә, концертлар залы өчен зур гына актлар залы, китапханә дә бар. Хәтта савыт-сабаларга кадәр зәвык белән сайланган.

«Шәфкать» үзәгенең җитәкчесе Гөлнара Хуҗина әйтүенчә, биредә барлыгы 100гә якын хезмәткәр эшли. Алар өлкәннәрне ягымлы карашлары, тәмле телләре белән дә дәвалый. Җитәкче үзе дә һәрбер ял итүченең хәлен белешә. Бу өлкәдә аның тәҗрибәсе җитәрлек. Тырыш хезмәте өчен былтыр «Иң яхшы иҗтимагый инициатива» республика күләмендәге бәйгедә «Ел лидеры» исеменә лаек булган. «Өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар белән эшләүдә тупланган тәҗрибә, җылы мөгамәлә эш сыйфатына тәэсир итә. Биредә кешеләр үзләрен өйдәге кебек хис итсеннәр, тернәкләнеп кайтсыннар дип телибез», – ди Гөлнара Хуҗина.

Эльвира Мозаффар, Сарман

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading