16+

Шикәр чөгендере мәйданнарын киметәләр

2020 елда Россиядә шикәр чөгендере мәйданнарын 15 процентка киметү планлаштырыла.

2020 елда Россиядә шикәр чөгендере мәйданнарын 15 процентка киметү планлаштырыла.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу хакта әлеге культура мәйданнарын оптимальләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә игълан ителгән. Киңәшмәне авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үткәрде.

Шикәр җитештерү һәм шикәр базарындагы вазгыять уңаеннан, илнең аграр ведомствосы шундый карар кабул итте.

«2020 елда шикәр чөгендере мәйданнарын киметү гомуми җитештерү күләменең 15 процентын тәшкил итәчәк», – дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында.

Ведомство мәгълүматларына караганда, быел ил буенча тулаем алганда, барлык категория хуҗалыкларда тамыразык өчен 1,145 млн гектар мәйдан бүлеп бирелгән, ягъни узган ел белән чагыштырганда 1,6 процентка күбрәк.

«Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан шикәр чөгендере мәйданнарын кыскарту тәкъдиме белән документ алдык. Шуңа бәйле рәвештә 2020 – 2022 елларда республикада планлаштырылган чәчү мәйданы 2019 елга карата 6 процентка кими һәм 61 мең гектар тәшкил итәчәк», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

Татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/18/197174/

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading