16+

Шикәр диабеты сукыраюга китерә

Казанда офтальмология мәктәбенең беренче музее ачылды. Әлеге чарага күзне дәвалау өлкәсенә нигез салган танылган күз табибы Емельян Адамюкның Австралиядәге мирасчылары да кайтканнар иде.

Казанда офтальмология мәктәбенең беренче музее ачылды. Әлеге чарага күзне дәвалау өлкәсенә нигез салган танылган күз табибы Емельян Адамюкның Австралиядәге мирасчылары да кайтканнар иде.

Алар музейга бабаларының истәлекләрен бүләк иттеләр. Музей ачылышы Адамюкның тууына 180 ел тулу уңаеннан оештырылган «Офтальмология өлкәсендә яңа технологияләр» фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узды. Конференциядә катнашкан 1000нән артык белгечкә он-лайн режимда тәҗрибәле табиблар иң катлаулы операцияләр ясау буенча мастер-класслар күрсәтте.

Беренче музей

Музейда Татарстан галимнәренең фәнни эшләре, тарихи кыйммәткә ия уникаль инструментлар, узган заманда күзгә операция ясауда кулланылган әсбаплар урын алган. Элек­кеге заманда халык арасында таралган трахома авыруы турында да мәгълүмат бирелгән. Бер сөлге белән сөртенү гадәте булган ишле гаиләләрдә әлеге авыру аеруча еш очрый торган булган. Иң куркынычы – ул сукыраюга китергән. Трахоманы бары сугыштан соң гына җиңүгә ирешәләр.

Моңа кадәр Казан офтальмология мәктәбенә нигез салган Адамюк турында аның фәнни эшләрен укып кына фикер йөрткәннәр. Хәзер исә, табибның туганнары табылгач, аның гаилә хәле турында да белү мөмкинлеге туган. «Энциклопедияне кабаттан язасы булмагае», – ди республика офтальмология клиник хастаханәсе хезмәткәрләре. Адамюкның бер кызы, Австрия офицерына кияүгә чыгып, илдән киткән булган. Аның туганнан туган оныклары – абыйлы-сеңелле Роланд белән Барбара Клосс – музейга бабаларының визит карточкалары тупланган савытны бүләк итте. Адамюкның тагын бер туганының улы Михаил Золотаревны белгән кешеләр дә табылган. Аларның берсе – Мәскәүдән Владимир – шулай ук музейга кыйммәтле документлар китерде. Яңа табылган истәлекләргә караганда, галим турында шактый гына кызыклы фактлар ачыла. Баксаң, Емельянның фамилиясе башта Деминский булган икән.
 
– Гаилә шәҗәрәбез буенча кызыклы мәгълүмат барлый торгач, бабабызның танылган офтальмолог Емельян Адамюк булуы ачыкланды. Интернет аша Казан белән элемтәгә кереп, күбрәк мәгълүмат тупладык. Офтальмология мәктәбенең беренче музее ачылуга без бик тә шатбыз. Бабаебыз­ның исемен мәңгеләштерүчеләргә, аның турындагы истәлекләрне киләчәк буынга тапшырганы өчен, музейны оештыручыларга зур рәхмәт җиткерәсебез килә, – диде Роланд Клосс.

«Кеше күзен сакламый»

Бүген күзгә ясала торган катлаулы операцияләр арасында диабетлы кешеләргә кагылышлысы аерым урынны алып тора. Шикәр диабеты нәтиҗәсендә кешенең күз күрүе начарлана, вакытында дәваланмасаң, сукыраю куркынычы яный. Конференция­дә дә 50 яшьләр тирәсендәге диабет белән авырулы кешегә операция ясадылар. Аны Казан дәүләт медицина университетының офтальмология бүлеге җитәкчесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы профессор Александр Самойлов башкарды. Пациентның ике күзе дә күрми. Эндокринологка, күз табибына бармау аркасында, ул шундый хәлгә җиткән. Бу очракта операция­не ясау җиңел түгел. «Без капчыктагы мәче сыман, пациент та берни күрми,яктылыкны гына тоемлый, без дә аның нәрсә тойганын аңламыйбыз. Тиешле процедуралар башкарылганнан соң, ул 100 процент күрә алачак дип ышандырып әйтә алам. Дөрес, ни дәрәҗәдә күрер, анысын белмим», – ди табиб. Мондый катлаулы операцияләрне аена 30ар тапкыр ясарга туры килә аңа.

– Медицина алга киткән хәзерге заманда кешенең шикәр диабеты аркасында сукыраюы гаҗәп хәл. Вакытында белгечләргә барсаң, табиб кушканнарны үтәсәң, мондый хәлне булдырмый калырга да була лабаса. Әмма кеше күзләрен сакламый,– ди Александр Самойлов.

Павел Лыскин, Мәскәүдә Федоров исемендәге «Күз микрохирургиясе» хастаханәсенең офтальмологы, медицина фәннәре кандидаты:
– Күп хастаханәләрдә заманча җиһазлар дөнья күләмендәге стандартларга җавап бирә, әмма аларны куллана белү табибларның осталыгына бәйле.
Кызганыч, күп операцияләр диабетлы кешеләр белән бәйле. Шикәр диабеты белән авыручылар арта, чөнки кая карама, кеше баллы ашый. Табиб күрсәтмәләрен дә үтәми. Офтальмологиядә өйрәнелмәгән өлкәләр җитәрлек. Бездә уздырыла торган мондый конференцияләр зур мәгънәгә ия, тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләр алмашу өчен бик файдалы.

Дмитрий Арсютов, Чувашия республикасында офтальмология клиник хастаханәсенең баш табибы:
– Татарстан белән озак еллар ныклы элемтәдә торабыз. «Тере хирургия» буенча мастер-класслар бик кирәк. Бу күп проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә. Мондый чараларга шәфкать туташларын җәлеп итү дә дөрес дип саныйм. Алар – табибларның беренче ярдәмчеләре, операция вакытында да бөтен эшне башкаралар, табиб вазифасына якын функцияләрне үтиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading