Шәһри Казан

Шикәр диабетын ничек җиңәргә?

Шикәр диабетын белгечләр XXI гасыр эпидемиясе дип атый. Татарстанда, соңгы мәгълүматларга караганда, шикәр диабеты белән авырҮчы 120 меңнән артык кеше исәпләнә. Әлеге авыруны кисәтү, дәвалау хакында Татарстанның сәламәтлек сак­лау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы, Казан дәүләт медицина университеты доценты, югары категорияле табиб-эндокринолог Энгель ХӘСӘНОВ белән сөйләштек.

– Шикәр диабеты белән авыручылар саны елдан-ел арта бара. Шул ук вакытта авыруларның гомер озынлыгы арта баруы күзәтелә. Табиб кушканнарны үтәп, тиешле даруларны вакытында кулланырга гына кирәк, – дип саный табиб.

Шикәр диабеты организмдагы матдәләр алмашы бозылу белән бәйле. Глюкоза – кешегә энергия бирә торган матдәләрнең берсе. Ашказаны асты бизләрендә бетта күзәнәкләр инсулин дигән гормонны эшләп чыгара. Инсулин күзәнәкләр өчен ачкыч кебек. Әлеге гормонның җитмәве канда шикәр күләмен арттыра. Аны ясалма инсулин белән алыштырырга туры килә. Инсулинга бәйле булмаган шикәр диабетлы авырулар да бар. Авыру күптәннән билгеле булса да, аның килеп чыгу сәбәпләрен галимнәр әлегә төгәл генә ачыклый алмый.

– Хәтта ясалма йөрәк тә куялар, ә менә шикәр диабеты каты чикләвек булып чыкты. Нидән килеп чыкканын төгәл әйтә алмыйлар. Шунысы билгеле: авыру нәселдән нәселгә күчәргә мөмкин, ашау белән дә бәйле. Тәмле, баллы ашыйсы килә, ләкин нәселдәнлек, артык гәүдә авырлыгы, ягъни симерү, дөрес тук­ланмау, сәламәт яшәмәү, көндәлек мәшәкатьләр, стресс үзенекен итә, нәтиҗәдә диабет башланырга мөмкин. Кызганыч, 95 процент кешедә очрый торган шикәр диабетының икенче тибы билгеләрсез башлана. Кеше аны озак вакыт сизмәскә мөмкин. Югыйсә, беренче, икенче стадиясендә ачыклаганда, авыруны дәваларга да була, шуңа да кандагы шикәр күләмен ешрак тикшертеп торырга киңәш итәм, – ди Энгель Хәсәнов.

Диабет диагнозын ишетүгә, күп­ләр ач торырга тиешмен, ашарга ярамый дип кабул итә. Тик тәҗрибәле табибның моңа үз фикере:

– Организм тели икән, ашагыз дим, бары чама хисен генә онытмаска һәм кичкә каршы ашамаска кирәк. Диабетлы кешеләр бәрәңгедән курка. Бу ризыктан баш тартыгыз димәс идем. Көненә йодрык кадәрле бер-ике бәрәңге рөхсәт ителә. Аны бары кыздырырга гына ярамый. Бәрәңге боткасы да киңәш ителми. Иң яхшысы – суда пешкән йомры бәрәңге. Майлы ризыклар бавырга да зыян. Ашаган һәр нәрсәнең бавыр аша үткәнен онытмас­ка кирәк. Шуңа да бавырны саклау бик мөһим, – ди табиб.

Реклама

Шикәр диабетлы кешеләр өчен канда глюкозаның 5,5 ммоль күрсәткече яхшы таныш. Бу сәламәт кеше өчен норма булып санала. Ләкин табиб бөтен кешенең дә кандагы шикәр күрсәткечен бу санга җиткерүне максат итеп куймас­ка куша.

– Әйтик, 70-80 яшьлек өлкән кешеләрне, күрсәткеч алтыдан артса, бик начар дип куркытырга кирәкми. Алар өчен күрсәткеч литрына 8-9 ммоль булса да «гаеп» түгел. Аннары, канны ничек үлчәү дә мөһим. Ашамаган килеш бармактан алынган кандагы шикәр нормасы литрына 5,5-6 ммоль норма булып саналса, кан тамырыннан, венадан алынган анализ нәтиҗәсе литрына 7 ммольдән артмаска тиеш. Ашаганнан соң, кандагы шикәр күрсәткече литрына 8-9 ммольга җитәргә мөмкин. Әгәр кеше үзен яхшы хис итә икән, бу алай ук куркыныч түгел, – ди Энгель Хәсәнов.

Әгәр диабетлы кеше режим белән тукланмаса, табиб кушкан даруларны вакытында эчмәсә, физик күнегүләр ясамаса, кандагы шикәр күрсәткечен тикшереп тормаса, авыру баш миен, йөрәк, бавыр, күзләрне, аякларны, үкчәләрне зарарларга мөмкин.

Канга шикәр җитмәсә

Кайбер вакытта организмга, киресенчә, шикәр җитмәскә мөмкин. Кандагы шикәр күләме кинәт кимү гипоклемия авыруына китерә. Бу вакытта кешенең йөрәк тибеше ешая, ул агара, калтырана башлый, тынычсызлана, башы әйләнә. Гипоклемия артык күп физик эш башкару, вакытында ашамау, диабетка каршы куллана торган даруларны чамадан тыш артык куллану, спорт белән күп шөгыльләнү аркасында да килеп чыгарга мөмкин. Мондый очракта тиз арада өч кисәк шикәр яки өч бал кашыгы шикәр комы кабарга кирәк, ди табиблар.

Фото: artoks.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: