16+

Шәхес

Чиядән дә сантыйрак агач юк икән.

Шәхес

Чиядән дә сантыйрак агач юк икән.

Әгәр сез агач булып тусагыз, кайда үсәр идегез? Әлбәттә, йомшак җил исеп, кояш нуры иркәләп тора торганрак урындадыр. Матур, яхшы урында. Ә бу сантый, агач булып туган да мунчага керә торган ишек янында үскән. Монда кояш та, җил дә юк. Кешеләр дә кереп-чыгып йөри. Агач – кешеләргә, кешеләр агачка комачаулый. Өстәвенә ботакларын җәеп җибәргән. Бөтен дөньяга фәкать ул гына хуҗа диярсең. Алай булмый гына торсын әле! Дөньяга балта хуҗа...

Мин балта тотып килгәнне күрүгә, инәй каршы төшә:
– Берүк, кагыла күрмә ул агачка.
– Нигә? Бөтен нәрсәгә комачаулап тора бит...
– Торсын.
Инәйнең дөньясы бу. Барысы да ул теләгәнчә булырга тиеш. Балта хуҗа түгел, инәй хуҗа.

Ә агач барыбер дөрес җирдә үсмәгән. Утын алып кергәндә дә, су ташыганда да комачаулап тора. Үзенә дә рәхәт түгелдер инде, үткән-сүткән саен, мин аңа бәрелеп үтәм. Йә берәр ботагы сына, йә яфраклары сыдырыла. Адәм юлына аркылы үскән агачның ни бәхете инде. Бер рәхәт күрми яши. Кисеп ташласаң, яхшырак булыр иде.

Кайчагында инәйне дә шелтәләп алам:
– Нәрсә дип шунда утырттың соң аны!? Азрак булса да тәртип булырга тиеш ич инде...
– Аны мин утыртмадым.
– Кем утыртсын инде синнән башка.
– Үзе шунда үскән.
– Йолкып ташларга иде.
– Әллә ничә тапкыр йолкып ташларга тырыштым. Ә ул бирешмәде. Бик теләге булгач, үссен инде дидем.

Инәй елмая. Аңа рәхәт. Су ташымый, утын кертми. Үткән-сүткән саен, теге агачка бәрелеп үтми. Буе да бәләкәй, бөкрәюе дә коткара. Өстәвенә, үҗәтләнеп үскән агачның шулай мантып, җәелеп китүенә сөенгән дә кебек. Теләге булган – үскән. Үзенекенә ирешкән – маладис!

Үз дигәненә ирешүчеләрне мин дә хөрмәт итәм. Шуңа күрә балтаны күтәреп киләм дә... берәр ботагын булса да чабып ташларгамы дип карап торам да... кире борылам. Беркем утыртмаган килеш... йолкып ташларга теләгән килеш... шушында үскән бит инде. Үз дигәненә ирешкән... Үссен әйдә. Күп нәрсәләргә комачауласа да, кисеп ташларга кул бармый. Кемнеңдер язмышын бозу сыман тоела.

Кайчагында үзебезгә дә охшап киткәндәй була. Кайдадыр үткен балта барлыгын, безнең язмышны кыл өстенә куя алырын белгән килеш, без дә бит нәрсәләрдер майтарырга маташкан булдык. Үзебезнекен итәргә, теләгебезгә ирешергә тырыштык. Үзеңә охшаган нәрсәне юк итеп буламыни?!

Үссен әйдә...
Яз көне шундыйрак уйларга бирелеп алган идем. Җәй җитте. Июль үтте. Теге агач җимешкә күмелеп утыра. Яхшырак урындагылар, кояш назлый, җил иркәли торган урындагылар алай ук түгел. Чияләре берәм-сәрәм генә. Ә бу! Дөньяга ул гына хуҗа диярсең. Бөтен җимешләрне үзенә җыеп алган сыман. Кып-кызыл. Үзе яратып үскән урында үзен яраттырып яши.

Мин балта турында уйламыйм инде. Мин аңа сокланып карыйм. Яратып. Агачлар арасында да без үрнәк алырдай көчле шәхесләр бардыр сыман тоела.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading