16+

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга нинди ярдәм күрсәтелә?

Авыл хуҗалыгын үстерүгә ярдәм итә торган дәүләт программалары турында аңлатып язуны сораган мөрәҗәгатьләр редакциябезгә еш килә. Шуларны искә алып, без бүген шәхси хуҗалыкларга күрсәтелә торган ярдәмнәр турында язарга булдык.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга нинди ярдәм күрсәтелә?

Авыл хуҗалыгын үстерүгә ярдәм итә торган дәүләт программалары турында аңлатып язуны сораган мөрәҗәгатьләр редакциябезгә еш килә. Шуларны искә алып, без бүген шәхси хуҗалыкларга күрсәтелә торган ярдәмнәр турында язарга булдык.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре аңлатканча, республикада 2016 елның 12 гыйнварында кабул ителгән закон нигезендә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга оештыру чаралары һәм финанс яктан дәүләт ярдәме күрсәтелә. Төгәлрәк итеп аңлатканда, авыл халкы сыер тоту өчен мини-ферма төзүгә, башмак һәм бер тапкыр бозаулаган тана, яшь кош-кортлар сатып алуга, өч яшьтән зуррак булган бия өчен азык әзерләүгә, ветеринария чараларын үткәрүгә киткән чыгымнарга субсидия алырга мөмкин. 

Яшь кош-корт сатып алганда 

Бер баш күркә һәм (яки) казга – 100 сум.
Бер баш үрдәккә – 80 сум.
Бер баш бройлер-чебешенә – 30 сум. 
Аңлатма. Субсидия күләме чыгымның (транспорт өчен тотылган акчаларны исәпләмәгәндә) 50 процентыннан артып китәргә тиеш түгел. Бройлер-чебешенең санын – ике ай, каз һәм күркәнекен дүрт ай киметергә ярамый. 

Сыерлар өчен мини-ферма төзегәндә

Сигез сыердан кимрәк булмаган вакытта – 200 мең сум.
Биш сыердан кимрәк булмаган вакытта – 120 мең сум. 
Аңлатма. Әлеге сумма төзелеш өчен киткән чыгымның 70 процентыннан артып китмәскә тиеш. Моннан тыш, терлекләрнең баш санын биш ел эчендә киметергә ярамый.

Өч яшьтән зуррак булган бия өчен азык әзерләгәндә

Әлеге төр субсидия хуҗалыкларга бер биягә 3 мең сум күләмендә исәпләп бирелә. 
Аңлатма. Ләкин ул азык өчен тотылган чыгымның 70 процентыннан артып китмәскә тиеш.

Суеп сатар өчен яки токымлы башмак һәм бер тапкыр бозаулаган тана сатып алганда

Суеп сатар өчен башмак һәм (яки) бер тапкыр бозаулаган тана өчен – 15 мең сум.
Токымлы башмак һәм (яки) бер тапкыр бозаулаган тана өчен – 20 мең сум.
Малны башка төбәктән кайтарткан очракта – 30 мең сум.
Аңлатма. Субсидия күләме чыгымның (транспорт өчен тотылган акчаларны исәпләмәгәндә) 50 процентыннан артып китәргә тиеш түгел. Терлек санын шулай ук биш ел буена киметергә ярамый.

Ветеринария чараларын үткәргәндә

Бер тапкыр бирелә торган субсидиянең күләме бер сыер башына 300 сумны тәшкил итә. 

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Субсидия алыр өчен, авыл җирлегенә гариза язарга туры киләчәк. Аннары тиешле документлар китерелгәч, килешү төзелә. Авыл җирлеге башлыгы гариза бирүчеләрнең исемлеген төзи һәм республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тәкъдим итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading