16+

Шәһәр кәефе: кемдә нинди хәлләр бар?

Илдус Илдарханов, матбугат ветераны:

Илдус Илдарханов, матбугат ветераны:

– Кешеләр ут-күздән саклансыннар иде. Иштирәк авылындагы өем янып күмергә әйләнде, үзем дә шактый пештем. Хәзер исән-сау гына йөрим, ярдәм күрсәткән халыкка рәхмәт! Алла боерса, бабаем Илдархан нигезендәге өйне җәйгә тулысынча төзеп бетерергә өметләнәм. Узган елның ахырында артист Әзһәр Шакиров чыршы алып кайтып килә иде. «Кыш булмаячак ди. Нәрсәгә чыршы алдың?» – дип шаярттым. Аллага шөкер, Яңа елны кар белән каршыладык.

Алена Блохина, студент:

– Әнием Светлана кәрҗиннәр һәм төрле сыннар үрергә бик оста. Талчыбыктан кәрҗин үрергә әнием өйрәтте. Интернеттан алымнарын карап, кәрҗин яки сын үрергә үзлектән дә өйрәнергә була. Башта сабыр­лык кирәк, әлбәттә. Кәрҗин үреп бетергәч, күңелдә шундый рәхәтлек туа. Мин тормышыбызны матур итеп күрергә телим, шунлыктан Лубьян урман-техник көллиятендә дизайнер белгечлегенә укыйм. Агачлар һәм чәчәкләр утыртыйк, бу – табигатьне саклау да, матурлык тудыру да.

Резеда Насрытдинова, хезмәткәр:

– Арча районындагы Югары Пошалым авылыннан мин. Безнең төбәктә агачтан терәкле һәм гадәти чаналар ясау модага әверелде. Энем Рәдиф, чана ясап өлгереп бетеп булмый, төннәрен дә чана ясап мәш киләм, ди. Балалар бик ярата андый чаналарны, үзебез дә агач чаналарда тау шуып үстек бит. Урамнарда бала-чага тавышы тына күрмәсен. Кар яумаса, юл оешмаларына эш җиңелрәк, тик кар күп булса, яхшырак инде ул. Игенчеләр дә бар бит, аларның уңышлары мул булсын.

Фатыйх Сафин, пенсионер:

– Нурлат районыннан 1955 елда килдем Казанга, кирпеч заводына эшче булып урнаштым. Аннан соң балта остасы һөнәренә укыдым. Хезмәт юлым төзелешләрдә узды. Бакча өендәге өстәл һәм урындык­ларны үзем ясадым. Хәзер дә кулдан балта белән пычкыны төшергән юк, хәрәкәт кирәк. Казанда 1955 елда 365 мең кеше яши, дип әйтәләр иде. Агач өйләр күпчелек иде, бүгенге Казан галәмәт зур һәм соклангыч матур. Кызганыч, гомер генә шулкадәр тиз уза, гомерне матур үткәрү кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading