16+

"Шәһәр кәефе": Ришвәтчелек турында ни уйлыйсыз?

"Шәһри Казан" газетасындагы "Шәһәр кәефе" рубрикасында Казан халкы ришвәтчелеккә карата фикерләрен белдерде.

"Шәһри Казан" газетасындагы "Шәһәр кәефе" рубрикасында Казан халкы ришвәтчелеккә карата фикерләрен белдерде.

Владимир Дынник, пенсионер:
- Ришвәтчелекне - җәмгыятьне эчтән тарката торган яман эш-гамәл, дип саныйм. Бер кап конфет өчен, бездә күбрәк, табиблар белән укытучыларга “ришвәтче” исеме тагалар. Әйтерсең, башка тармакларда акча алмыйлар. Хезмәт хакын түгел, ришвәт акчасын әйтүем. Электрон хезмәт күрсәтүне киңәйтергә кирәк. Чит ил паспорты алуда “акча төртү” гадәте бетерелде бит, МФЦга гариза язасың да, иркенләп аласың. Чиновникка турыдан-туры мөрәҗәгать итү булмасын иде.

Камилә Шәһәбиева, журналист:
- Барлык илләргә дә хас афәт ул - ришвәтчелек. Аны тиз генә юкка чыгар, дип уйламыйм. Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча программалар да, кануннар да бар. Миңа калса, бу чаралар әле тиешле дәрәҗәдә эшләми. Кытайда, АКШта һәм Сингапурда ришвәтчеләргә карата канун катгый, аларда гади кешеме син яки җитәкчеме - бер тигезлектә җәзага тартыласың. Ни өчендер, бездә күбрәк гади хезмәткәрләр ришвәттә эләгә.

Әмир Әхмәдишин, артист:
- Ришвәтчелек ил икътисадына да зыян сала. Мәгълүматларга караганда, ил күләмендә миллиардларча сум акча “ришвәт казанында” кайный. Акча банк аша узмыйча, кеше кесәсенә керә, димәк, салымнар түләнми. Бөтенесе ришвәт ала, дип уйлау ялгыш нәтиҗә ул. Беренче чиратта үзеңә бәя бирү, намуслы яшәү һәм нәфесне тыю кирәк. Балаларны намуслы итеп тәрбияләп үстерү зарур. Акчага табынсак, намус-әхлак төшенчәләрен санга сукмасак, җәмгыятебез ныклы булмас.

Лилия Мөлекова, дәүләт хезмәткәре:
- Ришвәтчелеккә каршы көрәштә профилактика һәм контроль әһәмиятле роль уйный. Республиканың Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгында, мәсәлән, министр каршында ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча комиссия эшли. Комиссия утырышларында ветераннар да, иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә катнаша. Алар экология министрлыгы тармагын күзәтчелектә тотарга ярдәм итә. Әгәр берәр хезмәткәрнең ришвәт алуы ачыкланса, андый кешегә  министрлыкта урын юк.

Азат Мөхәммәтҗанов, укытучы:
- Бер мисалга таянып, меңләгән укытучының исемен каралтырга ярамый. Мәгариф хезмәткәрләре – яшь буын белемле һәм намуслы булып үссен, дип, тырышып эшли торган кешеләр алар. Без ришвәтчелекне үзебез тудырабыз. Берәр эш башкарган өчен йә шоколад, йә акча төртәбез. Бушлай килгән әйберне алган саен аласы килә башлый бит ул. Теләсә кайсы тармактагы кеше башкарган эше өчен хезмәт хакы ала, лабаса. Ришвәтне алмаска да һәм бирмәскә дә кирәк.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading