16+

«Шәһәр халкы, йөгерә-йөгерә, чүп җыярга тиеш иде, бу – сәламәтлеккә дә файдалы»

Узган шимбәдә Татарстан «Илне генераль җыештыру» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Республикабызның һәр районы урман, су буйларын чүптән арындырды.

«Шәһәр халкы, йөгерә-йөгерә, чүп җыярга тиеш иде, бу – сәламәтлеккә дә файдалы»

Узган шимбәдә Татарстан «Илне генераль җыештыру» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Республикабызның һәр районы урман, су буйларын чүптән арындырды.

Әйтик, Казаннан 300гә якын кеше Зәңгәр күл буен чистартты. Акциядә катнашучылар чүп-чарны аерым җыюга зур игътибар бирде: аның бер өлеше икенчел чимал буларак файдаланылса, икенче өлеше утильләштереләчәк.

– Зәңгәр күл – Казанның энҗесе ул. Без ел саен бирегә киләбез һәм чүп-чарның елдан-ел кимүенә игътибар итәбез, – диде «Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова.

Чүп-чарны коры җирдән генә түгел, судан да җыйдылар. Рус география җәмгыяте Татарстан Республикасы буенча бүлегенең су асты отряды аквалангчылары, суга чумып, су төбеннән пыяла шешәләр, пакетлар һ.б. төрле чүп-чар алып чыкты.

– Без Татарстан сулыкларының экологиясендә уңай тенденцияне күзәтәбез. Алдагы елларда чүпнең күләме тонналап исәпләнә иде. Кешеләр табигатькә алай ук зыян салмый башлады, – дип искәртте Рус география җәмгыяте Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан буенча төбәк бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Огарков.
Чаллы халкы өмәгә Шильнинский урамына чыккан. Башта активистлар өмәне спорт чарасы буларак оештырмакчы булган.

– Шәһәр халкы, йөгерә-йөгерә, чүп җыярга тиеш иде. Бу сәламәтлеккә дә файдалы, табигатькә дә ярдәм итәчәк дип уйладык. Интервал белән йөгерү бүген дөньяда бик популяр спорт төре. Ләкин чүп чистартырга килгән кешеләрнең күбесе максатчан рәвештә өмәгә дип әзерләнгән. Алар хәтта чараның рәсми башлануын да көтеп тормады. Кулларына чүп пакетлары тотып җыештыра башлады, – ди Иҗтимагый халык фронты активисты Артем Леонов.
Активистлар урманда эко-парк та төземәкче булганнар, ләкин җирле халык бу идеягә каршы чыккан. Күбесе урмандагы агачларны кисеп, бетоннан юллар салырлар, күңел ачу урыннары ясарлар дип курка. Ә аларның урманны үз халәтендә саклыйсылары килә икән.
Әлеге урын Чаллы халкы өчен тарихи кыйммәткә ия. 1905 елларда аны шушы җирдә яшәүче кешеләр өйгә җил белән ком кермәсен өчен утырткан булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X