16+

"Шәһри Казан" аллеясы җыештырылды. Шөкер, бар да исән-сау!

Республиканың барлык каләм әһелләрен - журналистларны берләштереп торучы "Татмедиа" бинасында һәм әйләнә-тирәсендә бүген өмә узды. Журналистлар үз кабинетларын җыештырдылар, урамда чүп җыйдылар, су сиптеләр, агачлар утырттылар. "Шәһри Казан" аллеясы да чистарып калды.

Хәтерләсәгез, узган ел "Шәһри Казан" газетасына 30 яшь тулу уңаеннан "Татмедиа" бинасы янәшәсендә газетаның үз аллесы булдырылды. Биредә 30 төп чыршы агачы утыртылды. Шөкер, барлык үсентәләр дә кышны исән-сау чыккан, тернәкләнгән, яңа көч белән яшәреп, югарыга үрмәли башлаган. Бүгенге өмә кысаларында аллея тулысынча чистартылды.

Бинаның икенче ягында исә тагын агачлар утыртылды. Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән ТР Журналистлар берлеге "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылдылар һәм Фикрәт Табеев скверында агачлар утырттылар. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучылар һәм журналистлар истәлегенә атап оештырылды. Чарада Журналистлар берлеге җитәкчесе Илшат Әминов, "Татмедиа" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, "Татар-информ" агентлыгы җитәкчесе Ринат Билалов, "Шәһри Казан" газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров һ.б. катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading