16+

«Шәһри Казан» урнашкан йортта яшәүчеләр балаларын таныштыру һәм дуслаштыруның әмәлен тапканнар: бәйрәм, чыршы һәм тәмлүшкәләр!

– Бүгенге көндә күп кенә ата-аналар балаларының компьютер алдында утыруына чаң суга.

«Шәһри Казан» урнашкан йортта яшәүчеләр балаларын таныштыру һәм дуслаштыруның әмәлен тапканнар: бәйрәм, чыршы һәм тәмлүшкәләр!

– Бүгенге көндә күп кенә ата-аналар балаларының компьютер алдында утыруына чаң суга.

Дөреслектә,  бу күренешнең сәбәбен аңларга тырышып карыйк әле. Без, әти-әниләр, үзебез дә ялгыш юлда түгелме: көне төне эштә, үзебез дә телефон экранына карап торуда балалардан кимен куймыйбыз. Бәлки шул минутларны балаларның эчке халәтен баету өчен юллар эзләргә кирәктер.

Ишегалдында балаларның чыр-чу килгән тавышы ишетелү тугел, алар, гомумән, урамда куренми.  Чистай урамы, 5нче йортта яшәүче әти-әнилэр балаларны берләштеру максатыннан,  бергәләп бәйрәм чаралары үткәрергә килештеләр hәм ялгышмадылар. 10 подьездлы йортта яшәүче балалар бер - берсе белән рәхәтләнеп  аралашты. Иске елны озату бәйрәме балаларның күңелендә озак-озак сакланыр.  Алда әле яллар һәм бәйрәмнәр күп, яңа танышканнарга чын дуслар һәм тату күршеләр булырга мөмкинлекләр җитәрлек булыр.

Бәйрәм соңыннан чәй өстәле янында дәвам итте, - дип сөйләде хезмәттәшебез, шул йортта яшәүче Рәзинә Мәрданова.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Здорово когда соседи об,единяются и создают определенную культуру в своем соседстве.

    Мөһим

    loading