16+

«Шәһри Казан»да 20 елга якын эшләгән Наил Ганиев вафат

Татарстан башкаласы Казанда 1990 елдан нәшер ителә торган «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә инде 700гә якын кеше эшләп алган.

«Шәһри Казан»да 20 елга якын эшләгән Наил Ганиев вафат

Татарстан башкаласы Казанда 1990 елдан нәшер ителә торган «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә инде 700гә якын кеше эшләп алган.

Дистә еллар дәвамында эшләгәннәр дә һәм берәр атнага «тукталыш» ясаганнар да бар алар арасында. Актаныш районының Әнәк авылында 1935 елда туып-үскән Наил Ганиев – «Шәһри Казан» газетасының беренче санын чыгарудан башлап, 20 елга якын редакциянең иҗат казанында кайнаган шәхес.

– Татарстан телевидениесендә эшләгәннән соң килдек без «Шәһри Казан»га. Наил Ганиев Чаллы шәһәреннән кайтып та кермәде диярлек. «КамАЗ» автомобильләре җитештереләчәк завод төзелеше турында, төзүчеләр турында телевизион язмалар, репортажлар әзерләде ул. Мин шул чорда телевидениедә партия оешмасы секретаре идем, Наил Ганиевне орденга тәкъдим иттем, хезмәттәшем хөкүмәт бүләгенә лаек булды, – дип хәтергә төшерде «Шәһри Казан» газетасының элеккеге баш редактор урынбасары Әгъзам Фәйзрахманов.

Совет чоры матбугаты вәкиле буларак, төгәллекне һәм дөреслекне яратты Наил ага. Хәзерге «сары газеталарны» күңеле белән кабул итмәде ул.
– Язалар инде шунда җыен гайбәтне. Газета халыкка файдалы мәгълүмат җиткерергә тиеш ул, – дип әрнеп сөйли иде редакциягә килгән чакларында Наил ага.
1990 еллар сәяси һәм икътисади кризис чоры буларак тарихта калды. «Шәһри Казан» газетасын бастыру өчен Наил Ганиевның кәгазь эзләп Россияне аркылыга-буйга йөреп чыгуы – үзе бер искитмәле маҗара. Сабан туйларында көрәшеп үскән егет бит ул: барыбер тапкан кәгазьне.
Планлы икътисад бетерелеп, предприятиеләр базар мөнәсәбәтләрендә эшләүгә күчеп азапланган еллар. Предприятиеләрнең финанс хәлләре мөшкел, акча юк. «Бартер», ягъни товарга товар белән түләү алымы кулланыла башлады хәтта.

– Кәгазь-картон заводына бардым. Анда миңа: «Кәгазь бар, ләкин безгә фәлән төрле продукция кирәк, шуны табып китерсәң, кәгазьне вагоны белән ал», – диделәр. Киттем икенче заводка, сөйләштем. Икенче завод та үз шартын куйды, шуннан киттем өченче заводка. Бу заводлар бер шәһәрдә генә түгел бит, ә Россиянең төрле почмакларында. Завод директорларына: «Казанда милли газета чыгара башлаган идек», – дип сөйләдем. Хәлне аңладылар, рәхмәт! Заводлар бер-берсенә үз товарларын җибәрде, нәтиҗәдә, без кәгазьле булдык. «Шәһри Казан» газетасын чыгару туктап калмады, – дип искә алып, үзе дә эшнең барып чыкканлыгына шаккатып сөйли иде Наил ага.
Чаллының заманча зур шәһәргә әверелгәнлеген һәм япан кырда автомобиль заводы корылмалары барлыкка килүен сөенеп сөйли иде хезмәттәшем. Тагын үзенең улы хәрби офицер булуына сөенә иде ул. Казанда яшәсә дә, үзенең Актаныштан булуын, Актанышын сагынуын әйтә иде.

– Машинамда үзем йөртеп, туган якка кайтып килдек әле. Чаллыны чыккач, япан кырлар иде, хәзер «КамАЗ» заводларын, ТЭЦның галәмәт зур корылмаларын карап узасың. Бездә – Актаныш болыннарында юа, бөрлегән, карагат, шомырт үсә. Юа-кыргый суган, карагаты-карлыган була инде. Әй, ул күлләрдәге балыклар! ГРЭС суы басачак, дип, Актаныштагы нинди матур урманнарны кистеләр. Су күтәрелмәде, ә урманнар киселде, – дип бер дәртләнеп, бер уфтанып сөйли иде.
Наил абый пенсиягә киткәнче, аның белән ун елга якын редакциянең шәһәр тормышы бүлегендә эшләдек. Яшь журналистларга киңәш-табышларын кызганмады ул.

Кызганыч, «Шәһри Казан» редакциясендә эшләгән язучыларның һәм журналистларның кайберләре фани дөньядан да китеп барды инде. Наил Мирсәет улы Ганиев та вафат.
«Шәһри Казан» газетасы редакциясе коллективы Наил ага Ганиевның гаиләсенең һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X