"Шәһри Казан"да ЯҢА ПРОЕКТ - "Татарстан сандугачы"!

“Татарстан сандугачы” дип аталган проектка старт бирергә булдык әле. Аның максаты – Татарстан районнарында яшәүче моңлы башкаручыларны барлау һәм аларны халыкка таныту. Каршы алыгыз, беренче сандугач – Лаеш районы егете Фидаил Вәлиуллин.
Фидаил 1993 елда Лаеш районы Державино авылында туган. Бүгенге көндә Лаеш районындагы 25 октябрь исемендәге совхоз поселогының Мәдәният йортында җитәкче булып эшли. Моннан тыш, Татарстанның атказанган артисты Иркәнең төркемендә җырлый.
“3 яшьтән бирле җырлыйм. Габделфәт Сафинның “Чияләр”, Хәния Фәрхинең “Әлдермешкә кайтам әле” җырларын җырлаганым исемдә. Хәния апа ул җырның өч куплетын гына җырлый иде, ә мин дүрт куплетын да белә идем. Салават абыйның репертуарындагы җырларны да җырладым. Җырлаганымны кассетага яздыра идем. Мәктәптә укыганда, район күләмендә үткәрелә торган җыр бәйгеләрендә катнаштым. Спорт буенча да олимпиадаларга йөрдем. Мәктәпне тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга кердем. Аннары читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтында белем алдым".
- Сине күргәч тә, башка милләт кешеседер дип уйлап куйдым...
- Әни – үзбәк кызы, Үзбәкстанда туган. Әнинең әнисе – татар, әтисе – үзбәк. 1991 елда алар кире Татарстанга күченеп кайткан. Ә әтием – татар егете. Үземнең бер тапкыр да Үзбәкстанда булганым юк.
- Фидаил, син Хәния Фәрхинең “Бәйрәм” ансамблендә эшләдең. Анда ничек эләктең?
- Училищеның соңгы курсында укыганда, вокал укытучысы Хәния Фәрхинең үз төркеменә җырчы эзләвен әйтте һәм шунда барып карарга тәкъдим итте. Габделхәй абый белән күрешеп сөйләштек. Өч егет барган идек, өчебезне дә алдылар. 2014 елның 1 февраленнән Хәния апа төркемендә эшли башладым. Ул – бик акыллы, зирәк кеше иде. Юмор хисле, гел көлдерә иде. Энергетикасы көчле. Сөйләме бик матур, сәхнәдә озаклап сөйләргә ярата иде. Кайвакыт Габделхәй абый “тизрәк сөйлә инде” дип ашыктыра иде. Әмма Хәния апаның сөйләвен халык яратып тыңлый иде. Халык аны бик яратты. Габделхәй абый белән әле дә элемтәдә торабыз, ел да туган көне белән котлыйм. 2017 елда Хәния апа мәрхүм булгач, Лаеш районындагы 25 октябрь исемендәге совхоз поселогының Мәдәният йортына җитәкче булып килдем.
- Мәдәният йортында нәрсә белән шөгыльләнәсез?
- Бирегә шушы авылда яшәүче 20-30лап бала йөри, җыр һәм бию белән шөгыльләнәләр. Талантлы балалар шактый. Кемдер биюгә, кемдер сөйләүгә оста. Спектакльләр, концертлар куябыз. Монда йөрү баланың талантын ачарга гына түгел, тормышта үзен кыю тотарга өйрәтә.
- Иркә белән хезмәттәшлегең ничек башланып китте?
- Хәния апада эшләгән гитарист Марсель Шәмсетдинов чакыруы буенча 2019 елда Иркәнең төркеменә килдем. Клубтан кала да буш вакытым булгач, төркемдә эшләргә ризалаштым. Иркә – бик гади кеше, аның белән эшләве рәхәт. Аны усал дип уйлаучылар бар. Чынлыкта, Иркә – таләпчән җитәкче. Тормыш аны чыныктырган. Каядыр кешегә ышанып “пешкән” чаклары да булгандыр. Шуңа анда үз-үзен яклау инстинкты көчле. Сүз уңаеннан, безнең холыклар охшаш, икебез дә Кучкар йолдызлыгы астында туган.
- Юлда яки сәхнәдә көтелмәгән хәлләр еш буламы?
- Була. Күптән түгел Сургутта җырчы егетебез Рәдифнең сукыр эчәгесенә операция булды. Без концерт куеп кайтып киттек, ул шунда хастаханәдә калды. Без аны операциягә кадәр самолет белән Казанга җибәрмәкче идек, әмма Казанга очучы рейслар булмады. Ә машина яки поезд белән кайтып җитүе шикле иде. Аның партиясен баянчы егет Илфар белән икәү җырладык. Тавыш бетсә дә, бер-беребезнең партиясен җырлыйбыз.
- Фидал Вәлиуллин нинди кеше ул?
- Бик чиста күңелле кеше. Әтием дә шундый иде. Ул 2020 елда пандемиядә вафат булды.
- Гаиләлеме син?
- Әйе. Хатыным Ландыш Әгерҗе районы Салагыш авылыннан. Улым – Данияр, кызым – Амелия. Кызым үземә охшаган, күп сөйләшә, җырларга ярата (көлә).
- Үзеңне җырдан башка күз алдына китерә аласыңмы?
- Җырдан башка яши алмыйм. Машинада барганда да гел җырлыйм. Күп очракта җырларны машинада өйрәнәм.
p.s. “Татарстан сандугачы” проекты сезнең якларга да килеп җитәчәк, дуслар. Моның өчен безгә үз ягыгызның талантлы башкаручылары турында хәбәр итә торыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 июнь 2023 - 16:43“Аш-суга бер тиен дә акча биргәне юк, хәтта бер кап чәй дә алмый" Хатын-кызның сөйләшә торган сүзе ирләр һәм акча турында дисәм, берегез дә каршы килмәс, шәт. Бу юлы бигрәк шәп теманы куерттык әле. Ирегез акча бирәме?400
-
6 июнь 2023 - 16:00Элек яулыкны егетләр җыя иде, хәзер балалар баш булды Балык Бистәсе районының Балтач авылында узган якшәмбедә урам гармун һәм җыр авазларына күмелде. Үткән-сүткән халык бер-берсенә телдән һәм дә телефон аша хәбәр җиткерде: “Яулык җыялар!” Кемдә ничектер, миңа яулык җыю һәм Сабантуй бала чакларны хәтергә төшерә.2800
-
6 июнь 2023 - 14:25“Наркокурьер ике айдан артык “яшәми” Татарстан Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге мәгълүматларына ышансаң, бай хәлле гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар әлеге тозакка күбрәк эләгә икән.6201
-
6 июнь 2023 - 14:04Быел Корбан нисабы күләме – 36 мең сум Корбан чалу өчен республикада илле биш, шул исәптән Казанда унҗиде рәсми мәйданчык эшләячәк. Аныңча мәчетләрдә җәмәгать белән бәйрәм намазлары укылачак.7300
-
6 июнь 2023 - 14:01Корбанлыкны үзебезнең сарык үрчетүчеләрдән алыгыз 28 июньдә Корбан гаетен билгеләп үтәчәкбез. Гаеткә әзерлек хәзердән үк башланды. Белгечләр, республикага инфекцияле терлек авырулары кермәсен өчен, корбанлык сатып алганда игътибарлы булырга киңәш итә. Читтән керткән очракта, терлекне авырулардан имин булган төбәкләрдән һәм фәкать Баш ветеринария идарәсе белән килештерелгән, шулай ук аларның ветеринария белешмәсе булырга тиеш.7300
-
6 июнь 2023 - 12:33Кабан күлендә “Кытай Сабантуе”?! Казанда 25 июньдә Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә “Аждаһа көймәләре” бәйрәме була. Аны кайберәүләр уйлап-нитеп тормастан, “Кытай Сабантуе” дип тә игълан итә башлаган.7801
-
6 июнь 2023 - 11:09Рифат Зарипов хәрби операциядәге Нияз белән дуэт җырлады: "Ул бу көнне бик көтте!" Татарстанның атказанган артисты Рифат Зариповка 35 яшь тулды. Юбилее уңаеннан җырчы Казанның “Уникс” концертлар залында матур концерт куйды. Чыгыш ясаучылар арасында Рифатның иҗатташ дуслары гына түгел, махсус хәрби операциядә катнашучы Нияз Вафин да бар иде. Алар Рифат белән “Ике минут” җырын дуэт итеп башкарды.20400
-
6 июнь 2023 - 10:08Рөстәм Миңнеханов Рус теле көне һәм А.С. Пушкинның тууына 224 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан котлады Сезне Рус теле көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм. Без бу бәйрәмне традицион рәвештә даһи әдип Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә уздырабыз. Аның әсәрләрендә рус теленең байлыгы, аһәңе, образлылыгы, камиллеге һәм чын матурлыгы күркәм чагылыш таба, халык сөйләменең, үзенчәлекле фольклорының зирәк, үткен гыйбарәләре гаҗәеп зур осталык белән нәфис әдәбият үрнәге югарылыгына күтәрелә.6700
-
6 июнь 2023 - 10:00Әти-әни булырга өйрәнәсең килсә?.. Бала чакта өлкәннәргә, әти-әниләргә кызыгып карый идек. Аларны беркем дә ачуланмый, эш тә кушмый. Үзләре ничек телиләр, шулай яшиләр. “Тизрәк үсеп, шундый булырга иде!” - дип хыялландык.10201
-
6 июнь 2023 - 09:18Ялгыз калгач, ашарга да пешерәсе килми Хатын белән өч ел элек аерылыштык. Ул турыда язасы килми, чөнки аерылышуны кичерү авыр булды. Тормышымның асты өскә килде, барысын да яңадан башладым.31202
-
6 июнь 2023 - 09:15"Артымнан йөрүче егетләр юкка чыктылар. Кияүгә чыга алмыйча калдым..." Шушы көннәрдә генә очраклы рәвештә танышым Айсылу белән очраштык. Тормышында зур сынаулар булган икән, шул хакта сөйләде. "Аякка басуымны, йөри алуымны мин хәзер зур могҗизага саныйм. Фаҗига сәбәпчесе булган хатынны да гафу иттем", диде ул...95314
-
6 июнь 2023 - 06:10"Фатирымнан куалар, полиция чакыртыгыз" Ничә чакрым юл үткәндер, Алсу бик нык йончыды. Үз фатирына кайтып душ керәсе, сөтле чәй эчәсе һәм рәхәтләнеп җылы түшәгенә сузылып ятасы килде. Ләкин сөйгәне Данил бик үтенеп сорады шул...116504
-
5 июнь 2023 - 16:39Арыганлыктан ромашка эчегез Күбебез тиз арудан, гел йокы килүдән зарлана. Аптыраганнан эчелгән каһвә дә тиз генә ярдәм итәргә ашыкмый. Хроник арыганлыктан тагын нәрсә кулланып карарга була соң?48200
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
6 июнь 2023 - 14:03Без имениБик күпне күргән икән җанашым,алдаг көнеңдә бәхетләреңне ачык кылсын Аллаһе Тәгалә.Айгөл Нәбиуллина: “Ирем йөкле чагымда да кыйнады”
-
6 июнь 2023 - 11:47Без имениИсэн сау ,бэхетле булыгыз.Оятсызлар электэ булган, хэзердэ бар.Бер аллам узе белеп ярдэм итсен.Унышлар сезгэ."Артымнан йөрүче егетләр юкка чыктылар. Кияүгә чыга алмыйча калдым..."
-
6 июнь 2023 - 11:15Без имениКызу канлы,тэвэккэл ханым.Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
6 июнь 2023 - 07:20Без имениНык хормэт итэм Зэмирэне,бэхет телим мин ана!Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
5 июнь 2023 - 22:23Без имениБабббаларарыгызсэламэт булсынТуганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 19:59Без имениЮкка гына җиде буыннан соң гына кушылышырга ярый дигәннәрмени инде борынгылар?; Ул бит нәселнең бозылуына китерә. Шуның аркасында авыру балалар туа. Нәселне ныгытыйм дисәң, читтән алырга кирәк. Патшалар да бит төрле ил кызларын караган.Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 17:27Без имениУл кешегэ кубрэк ышансан тормышын тынычсыз утэр,узенэ кубрэк ышан."Марсель ике бала анасы Гөлүсәнең шәрә фотоларын күрсәтте. Күз алларым караңгыланды..."
-
5 июнь 2023 - 13:56Без имениНазсыз узган гомер дияр идем... Узен турында да уйларга кирэк шул,балалар дип яшэп,ахыры аяныч,парлы ялгыз инде.Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
-
4 июнь 2023 - 23:36Без имениАфэрин. Аллах телэгэн бэндэсен туры юлга кертэ. Синен намаз укыган ул урыс каенанан белэн хатынын, татар ата ананнан купкэ эйбэт.Хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга басты
-
4 июнь 2023 - 14:24Без имениРэхмэт ,уңышлар сезгэ .Тумый калган сабыемны, бик еш төшемдә күрдем. Үпкәле иде ул миңа...
-
4 июнь 2023 - 11:15Без имениБэхеткэ,шатлыкка кумелеп яшэгез.Тигезлек белэн балаларыгызны устерегез.Э иренгэ баш иям,рэхмэт Анга.Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 12:57Без имениМеня яз син кешегэ гыйбрэт булсын дип. Бетереп тэ ташладылар матур историянеСара үз куллары белән әтине әнигә биргән
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.196100
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.682705
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.738501
-
6 июнь 2023 - 14:01Корбанлыкны үзебезнең сарык үрчетүчеләрдән алыгыз28 июньдә Корбан гаетен билгеләп үтәчәкбез. Гаеткә әзерлек хәзердән үк башланды. Белгечләр, республикага инфекцияле терлек авырулары кермәсен өчен, корбанлык сатып алганда игътибарлы булырга киңәш итә. Читтән керткән очракта, терлекне авырулардан имин булган төбәкләрдән һәм фәкать Баш ветеринария идарәсе белән килештерелгән, шулай ук аларның ветеринария белешмәсе булырга тиеш.7300
-
6 июнь 2023 - 16:43“Аш-суга бер тиен дә акча биргәне юк, хәтта бер кап чәй дә алмый" Хатын-кызның сөйләшә торган сүзе ирләр һәм акча турында дисәм, берегез дә каршы килмәс, шәт. Бу юлы бигрәк шәп теманы куерттык әле. Ирегез акча бирәме?300
-
30 май 2023 - 09:02Булачак ирем белән 17 яшемдә йокладым Яраткан егетем Айгиз белән җитди мөнәсәбәтләребез башланганда, миңа нибары 16 гына яшь иде. Кич җитүен түземсезлек белән көтәм, аннан башка бер генә минут та тора алмам сыман иде. Бергә булу өчен тәүлектә сәгатьләр җитми иде.377908
-
30 май 2023 - 09:05“Әтинең каберен эзләп табарга кирәк, барып җитмәслек җир түгелдер” Алсу ханым Шәйхуллинаның тәвәккәллеге таш ярырлык. Яу кырында ятып калган әтисенең каберен эзләп тапкан сугыш чоры баласы ул.251604
-
30 май 2023 - 12:05Кырымга сәяхәт: үз машинаң белән барсаң, күпкә уңайлы Күп кенә туристлар махсус хәрби операция зонасына якын урнашу сәбәпле ярымутрауга юллама алмый. Нишләргә? 2022 елда Кырымда 6,5 миллион кеше ял иткән. Горур таулары, тарихи урыннары һәм диңгезе белән җәлеп иткән ярымутрауның туризм өлкәсен быел сынаулар көтә.72701
-
30 май 2023 - 12:18Энергетик вампирлардан ничек сакланырга? Саннарның кеше тормышына тәэсирен кире кагу мөмкин түгел. Нумерологлар кешенең туган көне аның холкы белән тыгыз бәйләнештә, дип уйлый. Бактың исә, гади нумерологик исәпләүләр ярдәмендә, энергетик вампирны туган көн саннары буенча исәпләп чыгарырга мөмкин икән.106601
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика