16+

«Шәһри Казан»га 30 ел: без тарихта эзлебез

Газетабыз тарихында төрле чорлар булды. Баш мөхәррирләр, журналистлар алмашты. Әмма басмабызга һәрвакыт яратып язучылар, газетаның эшенә бәя бирүчеләр, һәрбер санны калдыр­мыйча укып баручылар артканнан-артты. Бергәләп «Шәһри Казан»ның еллык төпләмәләрен карыйк, шул еллар авазын ишетик әле.

«Шәһри Казан»га 30 ел: без тарихта эзлебез

Газетабыз тарихында төрле чорлар булды. Баш мөхәррирләр, журналистлар алмашты. Әмма басмабызга һәрвакыт яратып язучылар, газетаның эшенә бәя бирүчеләр, һәрбер санны калдыр­мыйча укып баручылар артканнан-артты. Бергәләп «Шәһри Казан»ның еллык төпләмәләрен карыйк, шул еллар авазын ишетик әле.

Без тарихта эзлебез

Ниһаять, Октябрь революциясе булып, Татарстан Респуб­ликасы төзелүгә 70 ел вакыт үткәч, Казанда яшәүче татарлар өчен үз телләрендә беренче газета чыга башлый. Куанычлы да, гыйбрәтле дә, уйландыра да торган тарихи факт бу. Безнең халыкның үсешен дә, омтылышларын да, түземлелеген дә күрсәтә ул. Республика башкаласында яшәүче күпмеңләгән татар укучылары өчен махсус газета чыгарыла башлау – Казан татарлары, республика тарихына алтын хәрефләр белән язылып куелырлык тарихи дата.

Дөньяга килгән һәр баланың ата-анасы булган шикелле, «Шәһри Казан»ныкы да бар. Ул – илебездә бара торган революцион үзгәрешләр, демократия һәм хәбәрдарлык белән татар халкының күп еллар, хәтта гасырлар буе тупланып килгән милли куәте, рухи егәрлеге. Шушы ике мөһим фактор яңа газетаны барлыкка китерде, дөньяга чыгарды. Шик юк ки, бу газета үзенең идея-политик кыйбласы итеп үзгәртеп кору һәм демократия, милли тәрәккый принципларын алыр, шул юнәлештә киң фронт белән хәрәкәт итәр, гуманизм идея­ләрен; гомумкешелек байлыкларын үстерер, тирәнәйтер, татар халкының рухи егәрлеген үстерүгә лаеклы өлеш кертер.

Казанда милли газета чыгарыла башлау татар халкының, республикада яшәүче барлык халыкларның язмышында мөһим бер тарихи вакыйга алдыннан булды. Тагын ике атнадан Татарстан Югары Советының икенче сессиясендә республиканың дәүләт суверенитеты мәсьәләсе дә каралачак.

1989 елда халык санын алу мәгълүматларына караганда, безнең илебездә 7 миллионга якын татар яши. Аларның бары тик дүрттән бере генә Татарстан Республикасында, ә калган өлеше бөтен ил буенча таралган, сибелгән. Респуб­ликадагы 1 миллион 765 мең татарның 440 меңе Казанда (шәһәр халкының 40,5 проценты) яши. Без аларның барысы да татар телендә укый-яза белә, милли газетаны түземсезлек белән көтеп, кул чабып каршы алачак, дигән беркатлы карашта түгелбез. Бу халык арасында, әлбәттә, милләтен, туган телен, тарихын, кем икәнлеген оныткан манкортлар да аз түгел. Бигрәк тә яшь буыннар арасында.

Халыкны озак вакытлар милли үзаң, милли горурлык дигән төшенчәләрдән куркытып килделәр, монда милләтчелек күрделәр. Әмма дөрес аңлаган, бозылмаган, таза милли горурлык белән милләтчелек арасында һичбер уртаклык юк. Алар икесе ике нәрсә. Моны бутарга ярамый.

Газета үз укучыларын чын мәгънәсендә милли үзаң, милли горурлык хисендә, туган җиргә, туган телгә, милли әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү буенча даими һәм эзлекле эш алып барыр дип ышанасы килә. Газета «Шәһри Казан» дип атала. Ул, әлбәттә, барыннан да бигрәк, республика башкаласы Казан тормышын, аның үткәнен һәм хәзергесен чагылдырыр, яктыртыр, киләчәге турында җитди уйландырыр.
Казан – татар халкының бергә оешкан, милли үзаңы калып­ланган, милләт булып формалашкан шәһәр, аның тарихи язмышы хәл ителгән җир. Ул күп гасырлар буе татар халкының талант ияләрен, магнит шикелле, үзенә тартып, чакырып торган.

Казанда чыга башлаган яңа милли газета башкала, рес­публика халкының гына түгел, илебезнең төрле почмакларында таралган татарларның яраткан трибунасы булыр, илебездә чыга торган күп санлы газеталар арасында үзенең кабатланмас лаеклы урынын табар.
Аның сәхифәләреннән һәрвакыт Казан яктысы балкып, еракларга күренеп торсын! «Шәһри Казан» туган шәһәребезнең, туган халкыбызның данын еракларга таратсын! Хәерле юл сиңа, яшь газета!

Мансур Хәсәнов, ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары, профессор.

17 август, 1990 ел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading