16+

"Шәһри Казан" кунагы Марсель Шаһидуллин: "Мин Татарстан матбугаты белән горурланам"

“Шәһри Казан” газетасы кунаклар кабул итте. Күп еллар редакция белән  хезмәттәшлек иткән Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге хезмәткәрләре “Татмедиа” агентлыгы бинасына  экскурсиягә килде.

"Шәһри Казан" кунагы Марсель Шаһидуллин: "Мин Татарстан матбугаты белән горурланам"

“Шәһри Казан” газетасы кунаклар кабул итте. Күп еллар редакция белән  хезмәттәшлек иткән Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге хезмәткәрләре “Татмедиа” агентлыгы бинасына  экскурсиягә килде.

Бүгенге заманда үз хокукларыңны белү бик мөһим. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре халыкка төрле хәлләрдә үз хокукларын якларга ярдәм итә. Былтыр алар “Шәһри Казан” газетасы белән берлектә халыкка кулланма буларак беренче тапкыр татар телендә буклетлар бастырдылар. Алар ярдәмендә телефон сатып алганда, кредит рәсмиләштергәндә, интернет сатып алулар вакытында һәм башка бәхәсле ситуацияләрдә нишләргә кирәклеге закон нигезендә өйрәтелгән, киңәшләр бирелгән, кулланучы хокуклары күрсәтелгән.  

Кунаклар иң элек “Татмедиа”  бинасында яңа ачылган әдәби кафе белән таныштылар. Кесә китабы форматында басыла башлаган китаплар аларны аеруча кызыксындырды. “Шәһри Казан” газетасының әзерләнү этапларын үз күзләре белән күрделәр. Журналистлар белән якыннан аралашу мөмкинлеге дә туды. Журналист, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова аларга үзенең мәгънәле шигырьләрен сөйләде. 

Киләсе тукталыш – “Китап” радосы. Әлеге милли радио халык арасында тиз популярлык казанды. “Китап» радиосының мобиль кушымтасын беренче көннәрдә үк смартфоннарга 10 мең тапкырдан артык урнаштырганнар. Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре дә шунда ук “Китап” радиосының инстаграмдагы аккаунтына кушылды.

“Салават күпере”, “Сабантуй”, “Ялкын” журналларының заманчалашуын да шаккатып күзәтте белгечләр. Кайчандыр үзләре укып үскән “Яшь ленинчы” газетасы, мәсәлән, бүген бөтенләй башка. Заманча технологияләр ярдәмендә аларны интернет аша карарга, гаджеттагы кушымталар аша сурәтләрне җанландырырга да мөмкин. Балаларны татар теленә өйрәтү өлкәсендә дә журнал хезмәткәрләре зур эш башкаралар.

“Татар информ” агентлыгында иң актуаль, соңгы яңалыклар беренче булып дөнья күрә.  Вакыйга башланып 20 минут үтүгә яңалыклар лентасында ул чара турында мәгълүмат инде басылып чыга. Аларның бер миллионнан артык укучысы бар. “Татар информ” русча да, татарча да эшли. Бөтен дөнья татарларын берләштерә.   

Соңгы ноктабыз "Идел-пресс" комплексының эчшнлеге белән танышу иде. Монда бөтенләй башка дөньяга эләккәндәй хис иттек үзебезне. Станоклар шавы, гәҗит исе... Үзебезнең газета өчен кайтартылган кәгазь рулоннарына да күрдек, китаплар  барлыкка килү серләрен дә ачтык. 

“Татарстаннан читтә дә редакцияләрне күргәнебез булды. Әмма Татарстан матбугаты бөтенләй аерылып тора. Журналистларга эшләр өчен мөмкинлекләр тудырылган, яхшы бина, уңайлы шартлар, ял итү урыннары, заманча техника – барысы да бар. Кечкенә сабыйдан алып өлкән буынга кадәр махсуслашкан газета, җурналлар басыла. Мин Татарстан матбугаты белән горурланам,”– диде Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading