Шәһри Казан

«Шәһри Казан»ның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова яңа вазифага билгеләнде

"Шәһри Казан"ны 2014 елдан бирле җитәкләгән Гөлнара Сабирова башка вазифага билгеләнде – бүгеннән ул "Ватаным Татарстан"ның баш мөхәррире.

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында әлеге мәсьәлә каралды.

Реклама

Гөлнара Сабирова җитәкләгән чор "Шәһри Казан" газетасы һәм коллективы өчен уңышлы еллардан булды. Авырлык белән җыела торган тираж тотрыклы сакланды, сайт эшчәнлеге буенча басма алдынгылар рәтенә чыкты, хезмәткәрләр һәм журналистлар төрле бәйгеләрдә катнашып танылды, редакциянең матди хәле яхшырды.

Яраткан һәм хөрмәт иткән баш мөхәрриребез Гөлнара Ильяс кызына яңа эшендә зур уңышлар телибез!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 19 март 2019 - 05:04
    Без имени
    Гольнара Ильясовна!!!Сезгэ Зур унышлар телим.