16+

«Кан басымым нормада. Даруны эчүне дәвам итәргәме?» Табиб аңлата

«Кан басымыннан дару эчәм, хәзер ул нормальләште. Дару кабул итүне дәвам итсәм, кан басымым тагын да төшеп китмәсме?».

«Кан басымым нормада. Даруны эчүне дәвам итәргәме?» Табиб аңлата

«Кан басымыннан дару эчәм, хәзер ул нормальләште. Дару кабул итүне дәвам итсәм, кан басымым тагын да төшеп китмәсме?».

Бу сорауны мин көн саен диярлек ишетәм, ди терапевт-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Ленар Кашапов. Табиб гади тел белән моңа аңлатма бирә.

Иң мөһиме: дару эчкән чакта кан басымының нормаль булуы — авырудан котылдым дигән сүз түгел. Киресенчә, бу — даруның үз вазифасын дөрес үтәвен күрсәтә, ди Ленар Кашапов. Һәм бик гади мисал китерә:

Күз алдыгызга китерегез: корылык вакытында бакчага су сибәсез ди. Җиргә су сибеп торганга, ул дымлы. Су сибүне туктатсагыз, җир яңадан кибә башлый. Кан басымы белән дә шулай: препарат аны куркынычсыз дәрәҗәдә тотып тора. Дару эчүне туктатсагыз, кан басымы яңадан күтәрелергә мөмкин. Кайбер очракларда аның элеккегә караганда да югарырак менүе ихтимал.

дару. фото ТИ

Ә дару эчүне дәвам итсәң, кан басымы артык төшеп китмәсме?

Дөрес сайланган препаратның чиксез җыелып бару нәтиҗәсе юк. Ул организмда көннән-көн артып, кан басымын һаман түбәнәйтә бармый. Даруның дозасы кан басымын тиешле дәрәҗәдә тотарлык итеп сайлана, дип аңлата белгеч. Әгәр бүген басым 120/80 булса, иртәгә дә, шул ук дозаны кабул иткәндә, шуңа якын күрсәткеч булачак. Ләкин кайбер очракларда кан басымы, чыннан да, гадәттәгедән түбәнрәк төшәргә мөмкин.

Моңа түбәндәгеләр сәбәп булырга мөмкин:

· даруны артык күп кабул итү яки дозаны үзлектән арттыру;

· организмның сусызлануы — эссе һава, каты тирләү, эч китү, косу, сыеклыкны аз куллану;

· тозсыз диета яки организмда электролитларның кимүе;

· башка дарулар өстәлүе, шул исәптән авыртуны баса торган препаратлар, антидепрессантлар, бәвел кудыргычлар;

· бөер авыруларының кискенләшүе, анемия, кан китү;

· өлкән яшьтә кан басымын көйләү механизмының зәгыйфьләнүе;

· артык ябыгу, йокы апноэсын дәвалау, стрессның кимүе.

Димәк, проблема даруның организмда «җыелып баруында» түгел, ә организмдагы шартларның үзгәрүендә булырга мөмкин.

Мондый очракта дару дозасын, чыннан да, үзгәртергә кирәк булырга мөмкин. Әмма моны пациент үзе түгел, ә табиб хәл итә.

дару. фото ТИ

Даруны үз белдегең белән кинәт туктату ни өчен куркыныч?

Аеруча бета-блокаторларны (бисопролол, метопролол) һәм клонидинны кинәт туктатырга ярамый, дип кисәтә Ленар Кашапов.

Бу очракта «рикошет» нәтиҗәсе барлыкка килергә мөмкин: кан басымы кискен күтәрелә, йөрәк тибеше ешая, гипертоник криз, инфаркт һәм инсульт куркынычы арта. Шуңа күрә «үземне яхшы хис итәм, кан басымым да нормада», дип даруны кинәт туктату дөрес түгел.

Кайчан сак булырга кирәк?

Дару кабул иткәндә түбәндәге билгеләр барлыкка килсә, игътибарлы булыгыз:

· баш әйләнү, бигрәк тә утырган яки яткан җирдән торганда;

· күз алды караңгылану, хәлсезлек, аякларның «йомшарып» китүе;\

аңны югалтуга якын халәт;

· көчле йокымсырау, салкын тир чыгу;

· кан басымы 100/60тан да түбән булып, бу хәлсезлек һәм башка билгеләр белән бергә үрелеп килсә.

Мондый очракта да даруны үз белдеклелегез белән туктатмагыз. Табибка тиз арада мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бәлки, дозаны киметергә, препаратны алыштырырга яки организмдагы электролитларны, бөерләрне, йөрәк эшчәнлеген тикшерергә кирәк булуы ихтимал.

Нәтиҗә:

Дару кабул иткәндә кан басымының нормаль булуы — дәвалауның уңышлы баруын күрсәтә. Бу даруны туктатырга сәбәп түгел. Кан басымының артык төшеп китүе мөмкин, әмма ул күп очракта даруның организмда «җыелуыннан» түгел, ә организмдагы яңа үзгәрешләрдән килеп чыга. Даруның дозасын үзгәртү яки препаратны алыштыру турындагы карарны табиб кабул итәргә тиеш.

Табибка мөрәҗәгать итеп, кан басымы көндәлеген күрсәтегез. Кирәк очракта, ЭКГ, йөрәкнең УЗИе һәм анализлар нәтиҗәләре каралачак һәм сезгә куркынычсыз дәвалау схемасы сайланачак, ди Ленар Кашапов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading