16+

“Шәһри Казан”ны укучыбыз җылы юрганлы булды

Лотерея уенында катнашучылар арасында Казаннан пенсионер, отставкадагы хәрби Әнвәр ага Гыйниятуллин да бар иде. Әнвәр әфәнде “Шәһри Казан”ның күптәнге тугры дусты, газетабызны аның беренче көннәреннән үк яздырып ала. Ул гына да түгел, язылу кампаниясе вакытында үз акчасына газетабызны яздыру белән дә шөгыльләнә.

“Шәһри Казан”ны укучыбыз җылы юрганлы булды

Лотерея уенында катнашучылар арасында Казаннан пенсионер, отставкадагы хәрби Әнвәр ага Гыйниятуллин да бар иде. Әнвәр әфәнде “Шәһри Казан”ның күптәнге тугры дусты, газетабызны аның беренче көннәреннән үк яздырып ала. Ул гына да түгел, язылу кампаниясе вакытында үз акчасына газетабызны яздыру белән дә шөгыльләнә.

Елына ике тапкыр “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте әбунәчеләр арасында, язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча бүләкләр уйната. Инде унынчы тапкыр үткәрелә торган бу традиция быел да дәвам итте.

2020 елның беренче яртысына җәмгыять нәшер иткән газета-журналларның кимендә өчесенә язылган әбунәчеләр кыйммәтле бүләкләр уйнату чарасында катнаша.  Бу атнада лотерея рәвешендә чираттагы җиңүчеләр ачыкланды.

Быел бүләк уйнату чарасына 208 гариза кергән, исемлек шулар нигезендә төзелгән иде. Бүләкләр быел да шактый саллы, 10 юрган һәм биш соңгы модель смартфон уйнатылды.

Лотерея уенын башлап җибәрер алдыннан, әлеге чарага җыелучыларны “Татмедиа” җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков тәбрикләде. “Интернет заманы, социаль челтәрләр актив үсеш алган чорда яшәсәк тә, безнең газета-журналларыбызны яздырып алучылар, басма матбугатны укучылар булу сөендерә”, – диде ул.

Иң башта әбунәчеләр арасында ун данә җылы юрган уйнатылды. Иң беренче булып бүләкне, әлеге чарада катнашкан, Казанда яшәүче Мансур Килдиев отты. Гаиләләрендә “Татмедиа”ның берничә басмасын яздырып алалар икән. Алар арасында “Шәһри Казан” газетасының булуын дә билгеләп үтәргә кирәк. Газетадагы язмаларның берсен дә калдырмыйча укый алар гаиләдә. “Шәһри Казан”ны гаиләбездә шактый еллар яздырып алабыз, - ди Мансур әфәнде. Газета кызыклы, мавыктыргыч булуы белән күңелне җәлеп итә”. 

Шундый ук җылы юрганнар оту бәхетенә республикабызның төрле районнарында яшәүчеләр иреште.

Тантананың иң көтелгән мизгелләре, затлы бүләкләр – биш смартфон уйнату иде. Аларга Әлки районынннан - Гөлсинә Галиуллина, Апас районыннан - Раилә Шәвәлиева, Балтач районыннан  - Эльвина Иванова, Актаныштан - Фәнзилә Шәйхетдинова, Сабадан Розалия Мөхәммәдиева лаек булды. Җиңүчеләрнең һәммәсе дә диярлек “Татмедиа” оештырган әлеге чарада ел саен катнашып килүен искәртте оештыручлар.

Лотерея уенында катнашучылар арасында Казаннан пенсионер, отставкадагы хәрби Әнвәр ага Гыйниятуллин да бар иде. Әнвәр әфәнде “Шәһри Казан”ның күптәнге тугры дусты, газетабызны аның беренче көннәреннән үк яздырып ала. Ул гына да түгел, язылу кампаниясе вакытында үз акчасына газетабызны яздыру белән дә шөгыльләнә. Питрәчтәге картлар йортына ун данә “Шәһри Казан” газетасын яздырып бүләк иткән ул. “Газетагыз бик ошый миңа. Халыкчан тел белән, үтемле итеп, актуаль проблемаларның асылын белеп язасыз. Газетагызны бер сулышта укып чыгам, шуңа да газетаны һәркайда мактап телгә алып, аңа язылырга өндәп йөрим”, - ди Әнвәр ага.

“Татмедиа” җәмгыяте җитәкчелеге хәбәр итүенчә, әлеге конкурс киләчәктә дә дәвам итәчәк, әбунәчеләрне җәлеп итүдә, газета-журналларга язылу кампаниясен нәтиҗәле уздыруда әлеге чараның әһәмияте зур. Без, үз чиратыбызда, җиңүчеләрне тәбрик итәбез һәм матбугат белән киләчәктә дә дус булырга чакырып калабыз.

Фотода: “Шәһри Казан” газетасына язылып, бүләк оту бәхетенә ия булган Мансур Килдиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading