16+

Шүрәлеле 90 еллар хакында: Тинчурин театры яңа спектакль чыгара

Тинчурин театрының “Ядәч! Исемдә!” спектакле дә яңача форматта булачак. Аны балачагы Казанда узып, аннан Венгриягә күченеп киткән, анда актер, режиссер булып формалашкан Сәрдәр Таһировский сәхнәләштерә.

Шүрәлеле 90 еллар хакында: Тинчурин театры яңа спектакль чыгара

Тинчурин театрының “Ядәч! Исемдә!” спектакле дә яңача форматта булачак. Аны балачагы Казанда узып, аннан Венгриягә күченеп киткән, анда актер, режиссер булып формалашкан Сәрдәр Таһировский сәхнәләштерә.

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры эксперименталь спектакльләр куюны дәвам итә. Яңа сезонда тинчуринлыларга яшь баш режиссер Туфан Имаметдинов килде. Үзгәрешләр, яңалыклар аның эшчәнлеге белән дә бәйле дияргә була. Әгәр дә мине бу вазыйфага билгеләгәннәр икән, димәк, җитәкчелек яңа тамашачыларның театрга килүен көтә, дип фаразлый Туфан үзе. Ә яңа тамашачыны яңалыксыз гына театрга китереп булмый, әлбәттә.

“Безгә йөри торган тамашачыга гына ябышып ятсак, театр беркайчан да яңа тамашачыны китерә алмаячак. Мисалга, Мәскәүдә Станиславский театрына Борис Юханов килгәч, театрны бөтенләй ике елга япты. Булган спектакльләрне репертуардан төшереп калдырды, яңа репертуар төзеде. Без ул юл белән бармыйбыз бит. Без эшләп карыйбыз. Спектакльне тамашачы ничек кабул иткәнен карыйбыз. Һәр спектакльнең үз тамашачысы була. Аны табарга, эшләргә генә кирәк”, - ди Туфан Имаметдинов.

Тинчурин театрының “Ядәч! Исемдә!” спектакле дә яңача форматта булачак. Аны балачагы Казанда узып, аннан Венгриягә күченеп киткән, анда актер, режиссер булып формалашкан Сәрдәр Таһировский сәхнәләштерә. Пьеса авторлары да берничә. Болар: Айрат Бик-Булатов, Миләүшә Гафурова, Энҗе Дусаева һәм Йолдыз Миңнуллина. Алай гына да түгел, алар сәхнәгә чыга торган әсәрне онлайн рәвештә язалар икән. Язалар, чөнки премьерага 2 атна вакыт калса да, ул әле тулысынча өлгереп бетмәгән.

“Ядәч! Исемдә!” 1980-1990 еллардагы Казан, Сәрдәрнең балачак хатирәләренә багышланган.

Баш рольне Фәрхәт Мөхәммәтҗанов башкарачак. Аның өчен бу роль театр сәхнәсендә дебют.

“Сәрдәр безнең белән сөйләшеп утыргач, команда җыйды. Биш-алты көннән соң миңа син Сәрдәр буласың, диде. Бөтенесе дә мине аңа охшата. Бик кызыклы, андый режиссер белән эшләгәнем юк иде әле. Ул болытларда оча торган режиссер. Аны аңлар өчен аның болытларына җитәргә кирәк”, - ди Фәрхәт. Артистлар Сәрдәр Таһировскийны татар теленә дә өйрәтә башлаган.

Туфан Имаметдинов фикеренчә, театрда җиңел темалы спектакльләр генә булу дөрес түгел.

“Без авыр темалар да күтәрергә тиеш. Бу спектакль трагикомедия жанрында эшләнелгән. Биредә төп персонажларның берсе — Шүрәле. Ул безнең өчен бик актуаль. Бер фараз буенча, ул бүген көннән ләззәт алып яшәр өчен үзенең үткәнен алмаштырган. Ул тәҗрибәсен, кичәге көнен оныткан. Спектакльнең актуальлеге нәрсәдә? Без дә Шүрәлегә әйләнәбез. Үзенең тамырларын, мәдәниятен, тарихын белмәгән кыргый зат ул. Сәрдәр дә Шүрәледән китеп, үзенең тамырларын искә төшерергә тырыша”, - дип аңлатма бирде Туфан Имаметдинов. 

Спектакльнең премьерасы 2 декабрьгә билгеләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading