Китап – белем чишмәсе, ди халык мәкале. Китап – кешенең дусты, диелә икенче бер мәкальдә. Өч төрле дус була, диләр. Аның берсе сиңа, ризык кебек, көн дә кирәк. Икенче төрле дус, дару кебек, кирәк чакта гына исеңә төшәр. Өченчесе – авыру кебек, син аңардан үзең качарсың, имеш. Китап ул – безгә ризык кебек һәрвакытта кирәк булган дус дияр идем.
Тәүге китаплар белән без балачакта ук таныша башлыйбыз. Балачак елларым Арча районының Мөрәле авылы белән бәйле. Бу кечкенә генә авылны тирә-яктан болын-инешләр, таулар уратып алган. Авылымнан ерак түгел зур куе урман да бар. Җырларда җырланган, шигырьләрдә макталган Арча ягының шифалы чишмә суларын эчеп, инешләрендә су коенып, урманнарыннан җиләк-гөмбәләрне дә шактый җыеп үсәргә туры килде.
Балачак, мәктәп еллары, беренче укытучыларым... Белем нигезләрен ачкан, хәреф танырга, укырга-язарга өйрәткән беренче укытучыларым Мәүлә абый белән Рауза апа, урыннары җәннәттә булсын, мәрхүмнәр инде. Бик күп игелекле, изге эшләргә өйрәттеләр алар безне. Шул исәптән, китап яратырга, аны кадерләп сакларга, хөрмәтләргә.
Туган авылым Мөрәледә башлангыч мәктәп белән кечкенә генә клуб, кибет һәм ферма бар иде. Мәш китерделәр безне укытучыларыбыз шулар тирәсендә. Мәктәптә укыйбыз, уйныйбыз, бәйрәм җиттеме, без артистлардан ким түгел – концертлар куябыз, ферма тирәсендә дә күренәбез – терлекләр өчен күмер җыябыз.
Авылыбызда китапханә юк иде. Менә шул чакта укытучыларым мәктәп китапханәсе оештырып җибәрделәр. Китте мәктәпкә өйдән китаплар алып бару, классташлар белән китаплар алмашып уку. Алай гына да түгел, мине китапханәче итеп тә сайладылар әле. Бер дәфтәргә кем нинди китап алып килгән, укырга кем нинди китап алып тора – шуларны язам. Берзаман, укытучыларым әйткәнме, кечкенә кибетебез киштәләрендәге китапларны кибетчедән яздырып алып, авылдашларга өй саен кереп, китап сатып йөрдек. Бу эшләр, билгеле, безнең нәни күңелләрне китапка кадер-хөрмәт белән карарга, аларны сакларга, яратырга этәргеч биргәндер.
Балачак менә шундый хатирәләре белән күз алдына килә. Шулар белән бергә хәтергә төшкәне – өебез түрендә торган, минем өчен бик биек тоелган агач өстәл, аның янында урындыгым... Буем кечкенә булганга, зур урындык өстенә куела торган тәбәнәк урындык та бар анда. ...Мичтә утын яна, плитәдә көн саен кичке сәгать бишләрдә тәмле, хуш исле аш пешә. Ә мин, хисләргә бирелеп, китап укыйм. Монда ботинка бавын тартып чуалтып бетерүче нәни чебиләр дә, «Әни» сүзен һич таптарга ярамаганны өйрәтүче шигырьләр дә, яхшылык, игелек эшләргә өйрәтүче әкиятләр дә һәм серле, куркыныч Шүрәле дә бар.
Тукайның «Шүрәле» китабы белән беренче танышуым хәреф таный башлаганчы ук булды. Әнием Равия күрше авылда фельдшер булып эшли иде. Район үзәге булган Арчага эше буенча еш барырга туры килә иде аңа. Менә бервакыт, миңа алты-җиде яшьләр булгандыр, әни бик матур төсле рәсемле китап алып кайтты. «Бу – без Кырлайда торган чакта күпме хыялланып та күрә алмаган Шүрәле турында. Яшь чагыбызда, сугышка кадәр бабаң кибеттә эшләгәндә, Кырлайда шактый яшәдек. Тукай нигезендә үк фатирда тордык», – диде әни, миңа яңа китап сузып.
Минем тизрәк «Шүрәле» китабын карыйсым килә. Шүрәле дигәнен күр әле. Үзе куркыныч та, алай ук курыкмыйм да кебек. Әни башта ипләп кенә рәсемнәрен карарга кушты. Үзе дә янымда утыра, курыкмаска куша. Рәсемнәрне аңлата-аңлата сөйли әни.
...Кечкенә генә авыл янында калын урман булган. Бер егет утынга дип урманга киткән. Бу егет каршысына бер куркыныч урман җәнлеге – Шүрәле килеп чыккан. Кытыклап үтермәкче икән. Батыр егет Шүрәлене җиңгән... Бәлки бу егетне кытыкламаган да булыр иде, нишләп кыскан икән инде ул егет Шүрәленең кулын, авырткандыр бармаклары дип, шул куркыныч нәрсәне кызгандым да. Шушы китапның тәэсире булганмы, бервакыт төшемә сап-сары киемле, ямьсез мөгезле бер юан нәрсә керде – саташып уяндым. «Матча турысына төшкәнсең, бисмилла әйтеп, уң ягыңа борылып ят», – диде әби. Шүрәлене төшемдә башкача күрмәдем. Шулай да өнемдә мин аны гел күрермен кебек өметләнеп йөрдем. Ник дигәндә, балачак хыялларым белән, мин Шүрәлене безнең урманда да яшидер, ул Кырлай дигәне безнең авылга якын, урман артында гына дип уйлый идем. Аның дөресе дә шулай икәнен – Кырлай авылының безнең авылга чыннан да якын булуын – мин соңыннан гына белдем. Әле үземчә ул Тукай абый безнең авылны да күргәндер, безнең урманнарда да йөргәндер дип тә уйлый идем.
Тукайның «Шүрәле»се белән җентекләп танышу соңрак – бишенче класста укыганда булды. Ул вакытта мин инде Казанда 35нче бердәнбер татар мәктәбендә укый идем. Укытучыбыз Диләрә Шәриповнадан күзебезне дә алмыйча дәрес тыңлый идек. Беркөнне безне – V сыйныфларны – Кырлайга экскурсиягә алып бардылар. Автобуста җырлашып баруыбыз истә. Кырлай урманы буйлап җәяү йөрдек. Күңелдә бит, әлеге дә баягы, һаман Шүрәле. Мин аны күрәм, имеш. Тукай яшәгән нигезне карап йөргәндә дә абзар-кура тирәсеннән Шүрәле килеп чыгар төсле тоелды. Автобуска утырып кайтыр юлга чыкканда да безне куып җитәр кебек иде ул...
Тукайның «Шүрәле»се белән гомер юлында тагын күп тапкырлар очрашырга туры килде. «Шүрәле» китабы миңа туган авылымның табигатенең гүзәллеген күрергә, кешеләрен, андагы җан ияләрен яратырга кирәклекне төшендерде, аңлатты. Тукай язган гүзәллекләр, хозурлыклар безнең янәшәбездә, әйләнә-тирәбездә булуын күрсәтте.
Әниемнең энесе Канәфи абыемның университет дуслары: Зөлфәт, Нур Әхмәдиев, Марс Гыймадиевларның еш кына кунакка кайтулары хәтеремдә. Миңа багышлап шигырьләр дә язгаладылар алар ул чакта. Менә шулай чын шагыйрьләрне якыннан күрүнең дә тәэсире булгандыр, балачактан «китап җене» кагылу да эзсез узмагандыр, ничек кенә булмасын, яраткан укытучыларымның алмашы булып, шәһәр мәктәпләренең берсендә озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләвем белән дә бәхетле мин.
Әдәбиятның тәэсир итү көче – ышандыруда дип өйрәтәбез бүген укучыларыбызга. Минем дә балачак хыялларым шул беркатлы ышанулар тәэсире белән тулган булган икән. Шүрәле, балачак хыяллары белән үрелеп, һәркемнең күңелендә үзенчә яшидер шул.
Бервакыт, мәктәптә укытучы буларак, ачык дәрескә әзерләнәм. «Су анасы» темасы иде. Дәрескә әзерләнеп, әби белән җайлы гына сөйләшеп утырам.
– Әби, – дим, – син Су анасы, Шүрәле турында ниләр беләсең?
– И-и балам, – диде мәрхүмә, гадәтенчә сузып кына. – Тукай язган инде ул хакта. Ул күргән-белгән аларны, – дип өстәде тагын. – Менә Тукайның Кырлайда без торган нигездә яшәгәнен сөйләгәнем бар бит. Су буенда гына иде ул йорт. Тукай инештән, урманнан кайтып кермәгән. Үз әнисе булмагач, табигать кочагында булган ул. Бигрәк матур итеп язган шул. Бар ул Су анасы, Шүрәле дә бар. Су иясе, урман хуҗасы да бар... Су анасын, Шүрәлене Тукай үзе күрмәсә, яза алмас иде, – дип тә өстәде әби.
80 яшен тутырган әбием белән бәхәсләшмәдем, ышансын аларның барлыгына, дидем. Яшьлек эзләрен саклаган Кырлай авылына җәй җиткәч алып барырбыз дип уйлаган да идек, насыйп булмады. Әбием җәй башында гүр иясе булды. Күңелендә саклап алып китте ул Шүрәлеле урманны, яшьлеге хатирәләрен.
Яхшы китап һәрчак күңел түрендә саклана, андагы акыллы сүзләр, гүзәл язмышлар, якты кояш нурлары кебек, тормыш юлыбызны яктырта. Китапларны күбрәк укыган саен, кеше үзе өчен ачыш ясый, күбрәк белә, уйлана. Авырлыклар килгәндә ярдәм кулы сузучы, адашканда юл күрсәтүче, яңа уңышларга рухландыручы, һәрвакыт кирәк булган дус ул минем өчен китап. Габдулла Тукайның балачактан ук дустыма әйләнгән «Шүрәле» китабы да мине әнә шулай гомер буе үзе белән бергә атлатты.
Бәхетле язмышлы китаплар озын гомерле була. Минем балачак китабым хәзер инде үземнең балаларымның балачак китабы. Киләчәк буыннар белән бәйле бу китап оныкларымның күңелендә дә яңа хыяллар, яңа өметләр уятыр.
Альмира Зәйнуллина, лаеклы ялдагы укытучы.
Казан шәһәре.
Комментарийлар