Шәһри Казан

Шушма елгасының каргышы «Арча» предприятиесенә төшкән

Татарстан «Экология» илкүләм проекты составындагы «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Урманнарны саклау», «Уникаль су объектларын саклау» проектларын гамәлгә ашыруда актив эшчәнлек алып бара.

— Кешеләрнең экологик яктан иминлеге-беренчел бурыч,-диде республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Республикада узган ел табигатьне саклау максатларында 9,6 миллиард сумлык эш башкарылган. 2022-2024 елларда тагын 13,2 миллиард сумга экологик план-чаралар билгеләнгән. Акчаның 10 миллиард сумы федераль бюджеттан күчерелә.

“Иделне савыктыру” проекты кысаларында өч елда 12 чистарту корылмасы төзекләндерелгән. Казанда канализация суларын чистарту корылмасына реконструкция-төзекләндерү дәвам итә.

— Башкалада ләм кырын эшкәртү мәсьәләсе чишелеше ни хәлдә?-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

— Казанның Идел буе районында шәһәрдән җыелган канализация суларын чистарту нәтиҗәсендә тупланган ләм инде 100 гектарга якын мәйданны били. “Экология” илкүләм проекты ярдәмендә ләм кырын чистарту буенча 2021-2024 елларга исәпләнелгән чаралар үткәрелә. Бу эшкә 8 миллиард 125 миллион сум каралды. Ләм яндырылмый, ә киптерелә. Әлеге продукт төзелешләрдә чимал сыйфатында кулланылачак. Идел буе районы халкын борчыган ләм кыры тулысынча чистартып бетереләчәк, анда ләм туплау башка булмаячак,- дип җавап кайтарды Александр Шадриков.

Быел Мишә, Берсут, Мәләкәс елгаларын чүп-чардан чистарту оештырылачак. Алабуга һәм Кама Тамагы районнарында ярлар ныгытылачак. 2024 елга кадәр 14 гидротехник корылманы (плотина) төзекләндерү каралган.

Реклама

Республиканың экология министры урынбасары-тирә-юнь мохитне саклау буенча баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов сөйләгәнчә, Татарстанда экологиягә кагылышлы законнарны бозучыларга узган ел 52 миллион 365 мең сум штраф салынган.

— Экология министрлыгына халыктан 6284 хәбәр керде. “Арча” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Шушма елгасына пычрак су агызуы билгеле булды, аларга табигатькә китергән зыян өчен 6 миллион сум штраф салынды. Түбән Кама районындагы Строитель бистәсендә яшәүчеләр газлы һава хөкем сөрүе турында хәбәр итте. Иснең “Камасталь” предприятиесеннән чыгуы беленде. Әлеге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять үзләренең предприятиесенә 20 миллион сумга авыр газларны чистарту җиһазлары урнаштырырга алынды,- диде Айрат Шиһапов.

Самосыр полигоныннан сасы ис килүенә зарланып 300дән артык мөрәҗәгать кергән.

Экология министрлыгы җитәкчелеге аңлатканча, Самосыр полигонындагы чүплек карта-чокырларын томалау 2024 елга башкарып бетереләчәк. Чүплекләрдән газның атмосферага бүленеп чыгуы томаланачак, газ махсус торбалар аша тупланып, ягулык сыйфатында электр энергиясе җитештерү өчен кулланылачак.

Татарстан бюджеты хисабына быел республикада экологияне саклау буенча 34 проект гамәлгә ашырылачак. Табигатьне саклау өмәләрендә актив катнашкан предприятиеләргә, кешеләргә зур рәхмәт! Табигатьнең сәламәтлеге-безнең сәламәтлек,- диде министр Александр Шадриков.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 26 гыйнвар 2022 - 17:27
    Без имени
    Яз коне килеп карсала бик эйбэт кенэ
  • 26 гыйнвар 2022 - 17:19
    Без имени
    Исэнмесез Арча районы штырэ авылы да шундый хэллэр бар тэрипкэ китергэ кирэк кулуб артында агачлыкта бот мусырларны шунда ташлылар икология нэрсэ карый икэн