Мөслим районы Краснояр авылында яшәүче бабам – әниемнең әтисе Әбүзәр – гап-гади авыл кешесе. Гап-гади диюем дә дөрес түгелдер, башкалардан аерма шунда: ул сөйләшә дә алмый, ишетми дә.
Сәламәт туа, кечкенәдән җитез һәм үткен, шук бала була ул. Дүрт яшьләрендә урманга кереп адаша, шуннан куркып калып, телсез һәм чукракка әйләнә. Им-томчыларга, төрле табибларга күрсәтеп карауның да файдасы булмый.
Бабамның яшь чагында төшкән фотосурәтләренә карыйм да үзем дә телсез калам. Төс-кыяфәте белән һинд киноларындагы иң чибәр егеткә тартым. Төз гәүдә, сызылып киткән кара каш, шомырт кара күзләр, чәчләр, туры борын, аксыл йөз, җемелдәп торган тешләр. Юк, аның матурлыгын бер генә сүз остасы да тасвирлый алмас. Карыйсың да шаккатасың. Ничек инде шушы кадәр чибәр егет телсез булсын?!
«Син сәламәт түгел, эшкә чыкма», – дип тормыйлар, бабамны япь-яшь килеш колхозда төрле эшләргә йөртәләр. Ул авыл кешесе өчен кирәк булган барлык эшкә дә өйрәнә, спорт белән шөгыльләнә. Сабан туе ярышларында гер күтәрә, көрәш буенча беренчелекне бирми. Сабантуй батыры булып, бүләккә күмелеп төшкән фотосурәтләренә карап, чын күңелемнән горурлык кичерәм. Чыннан да, бабам һәр эшкә оста була: балта остасы да, тимерче дә, пыялачы да. Кулына тоткан һәр нәрсәгә җан өрә. Ул үз гомерендә салган өйләренең санын да белми. Бабамның тагын бер зур һөнәре бар – умартачы. Шифалы балы белән бүгенге көнгә кадәр безне, туганнарын, күрше-күләннәрен куандырып яши.
Бабам 27 яшендә күрше авыл кызына өйләнә. Сары чәчле, озын толымлы, чандыр гәүдәле була әбием. Бабама ул фотосурәтеннән күреп гашыйк була.
– Шушы кадәр чибәр, сөйкемле кеше ялгыз яшәп бәхетсез булмасын. Үзем бәхетле булырмынмы, белмим, мин аны бәхетле итәргә тырышырмын, – дип, кияүгә чыгарга ризалык бирә.
Алар бик тату яшиләр. Күпләр өчен үрнәк гаилә булып торалар. Әбиемнең киң күңеллелеге, сабырлыгы, ярдәмчеллеге, ә бабамның уңганлыгы, тырышлыгы, кешелеклелеге тату гаилә булып яшәргә нигез булгандыр. Мал-мөлкәт таба белгән бабамның гаиләсендә һәрвакыт тынычлык, татулык булган. 25 ел бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп, сау-сәламәт туган өч балага куанып, инде балаларыбыз аякка баса дип сөенеп яшәгәндә, яман авыру әбиемне гүргә кертә. 52 яшендә бабам ялгыз кала. Кунакка барган җиреннән акчасына кызыгып, пычак белән кадап, төнлә поезд юлы кырыена ташлап киткәч тә, «хатыным, балаларым» дип шуышып, кешеләр янына барып җитәргә көч тапкан бабам сыгылып төшә. Кайчандыр балачакта адашып йөргән урманнарга керә, әбием су ташыган чишмә буйларында йөри. Еш кына әбием янына зиратка бара. Акылына зыян килмәсен дип, авылдашлары, туганнары хәтта куркып та калалар. Ләкин бабам тагын бер кат үзенең көчле булуын күрсәтә. Балаларына үзе генә белгән телдә: «Алга таба яшәргә!» – дип аңлата да башына төшкән кайгысын йота.
Тормыш үз җае белән бара тора. Өч бала да үз тормышларын кора. Әбием үлгәнгә инде 27 ел, бабам аңа мәңге тугрылыклы калып, авылда улы Рифас абый һәм Дамира апа тәрбиясендә яши. Улын да үзенең һөнәрләренә өйрәткән булган. Рифас абый – укытучы. Ташчы, җырчы, гармунчы һәм оста рәсем ясаучы да. Без авылга бал бабам янына еш җыелабыз. Аның алты оныгы бар. Ул – бәхетле бабай. Бергә җыелгач, ул әбиемнең фотосурәтен алып килә дә бездән аның чалымнарын эзли, тапкач, шатланып куя. Шул ук вакытта шатлыклы йөзенә моңсулык иңә. «Әбиегез балалар ярата иде...» – ди безгә, кул хәрәкәте белән аңлатып.
– Әтинең физик кимчелеге турында без беркайчан да уйламадык та, сизмәдек тә. Үзебезне белә башлаганнан бирле, әни: «Әтиегез – алтын кеше», – дигәнгәдер. Ул безнең белән булырга вакыт таба иде. Әти безгә табигать серләрен өйрәтте. Мондый әтидә кимчелек күрмисең, ә чын күңелеңнән горурланасың. Кызганыч, әбиегез генә кыска гомерле булды, – ди әнием.
Уйланам да шатланып куям. Ярый әле әбием, бабамның чибәрлегенә кызыгып, бәхетле итәм дип, үзе дә бәхетле булган. Гомерең кыска булса да, үзеңнән соң сине сагынып сөйләрлек матур һәм уңган балалар калдыру бәхет түгелме? Чикләнгән кыска гомереңдә җанлы чәчәкләр – әйбәт балалар калдырган Өммекамал әбием бабамны чыннан да бәхетле итә алган. Авылдашлары да аның турында шулай фикер йөртәләр, сагынып сөйлиләр.
Айгөл Хафизова, Бөгелмә шәһәрендәге 6нчы мәктәпнең XI сыйныф укучысы.
Комментарийлар
0
0
Бик зур рэхмэт ! Бик матур эчтэлекле язылган .Минем дэ нэк шулай кабатланды тормыш юлымда.
0
0