16+

"Энем, гаиләңне таркатып, балаларыңны ятим итәсең киләме?"

Судта халык утырышчысы булып эшләгән чак. Аерылышырга дип бер гаилә килде. Каршыбызда курчак кебек киенгән, алтынга төренгән хатын һәм тәртипле, тыйнак карашлы ир. Икенче килүләре икән инде. Судья Гамирҗан абыйның боларны күрүгә үк төсе үзгәрде.

"Энем, гаиләңне таркатып, балаларыңны ятим итәсең киләме?"

Судта халык утырышчысы булып эшләгән чак. Аерылышырга дип бер гаилә килде. Каршыбызда курчак кебек киенгән, алтынга төренгән хатын һәм тәртипле, тыйнак карашлы ир. Икенче килүләре икән инде. Судья Гамирҗан абыйның боларны күрүгә үк төсе үзгәрде.

– Кабат килерсез дип уйламаган идем, ни җитми сезгә?, - дип сорады. Ир кеше сүз алып:  
– Абый мин тормыштан канәгать, без яхшы торабыз, мин аерылышырга теләмим, - дип сөйләп китте...
Гамирҗан абый аның сүзен тыңлап та бетермәстән, беразга чыгып торырга кушты. Ул чыгып киткәч, хатынга таба борылып:
– Нәрсә кыйныймы әллә?

Тегесе хихылдап бер рәхәтләнеп көлде дә:
– Юк, кая аңа кеше кыйнау, бик юаш бит ул, - диде.
– Эчәме, акчасын алып кайтып бирмиме?
– Юк, гомерендә дә эчкәне юк, хезмәт хакының тиенен дә алып калмый.
– Алайса, ирлеге юктыр.
– Анысы да җитәрлек, - дип, кызарып та тормады хатын.
– Нәрсә җитми соң сиңа сеңлем?! Нигә аерылырга дип, икенче тапкыр гариза язып, минем башымны катырасың?    
– Әй, кызык түгел аның белән яшәүе, күп сөйләшми, артык тыйнак, тәртипле ул. Авыл хатыны кирәк аңа тормыш итәргә, - дип аерылу сәбәбен ачып салды хатын.  

Мин боларның сөйләшүләрен тыңлап, хатынның язма биографиясе белән танышам. Кибеттә эшли икән. Товарның дифицит чагы. Хатынның мөмкинчелекләре зур. Ир халкы белән аралашу даирәсе дә киң. Балаларының тәрбиясе дә ире кулында. Ягъни хатын ни теләсә шуны кыла, әмма шуңа да риза түгел.
Гамирҗан абый калтырый башлаган кулларын бер-берсе белән аралаштырып кысты да, хатынга чыгып торып, ирен дәшәргә кушты.
Ир кеше кергәч:
– Энем, гаиләңне таркатып, балаларыңны ятим итәсең киләме?” - дип сорады.
– Юк, абый, килми, - ди тегесе.

Минем дә сезнең гаиләне саклап каласы килә. Әмма, хатының тагын бер тапкыр гариза язса, сезне бергә калдыру хокукым булмаячак минем. Аңлыйсыңмы син шуны? Аңласаң, шул! Хатыныңны күңел ачканда бер җаен китереп тот та, кеше алдында яхшылап кыйна!... Ире кыйнаганга аерыла икән, дисеннәр. Хурлансын әзерәк! Судка бирсә, курыкма, төрмәсеннән үзем йолып калырмын.
Әнә шулай диде судьябыз. Аннан хатынны чакырып кертте дә:
– Тагын өч ай вакыт бирәм сезгә, барыгыз, яхшылап уйлагыз, - дип, боларны матур гына чыгарып җибәрде.
Мин сүзсез калдым.

Шушы очрактан соң,тагында суд утырышында катнашырга ризалыгымны да бирмәдем. Кеше өчен кайгырып йөрергә мин дә тимердән эшләнмәгән.
Әлеге суд тарихының ахыры ни белән беткәнен дә белмәдем.
Гамирҗан абыйны да гаепләүем түгел. Теге вакытта, үз һөнәри антына каршы килсә дә, бердәнбер дөрес киңәшен бирмәде икән әле ул?!

Нурулла Гариф

Фото: https://pixabay.com

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading