16+

Шырдан катыгы Пушкинга ошаганмы?

4 сентябрьдә Татарстанда беренче тапкыр “Катык” фестивале үтәчәк. Бу хакта безгә Яшел Үзән районының Исак авылында урнашкан “Татар авылы” ачык һавадагы этнографик музей директоры Минедамир абый Камалетдинов хәбәр итте. 

Шырдан катыгы Пушкинга ошаганмы?

4 сентябрьдә Татарстанда беренче тапкыр “Катык” фестивале үтәчәк. Бу хакта безгә Яшел Үзән районының Исак авылында урнашкан “Татар авылы” ачык һавадагы этнографик музей директоры Минедамир абый Камалетдинов хәбәр итте. 

– Катык ул – безнең милли эчемлегебез. Ә Шырданда аны борынгыдан килгән рецепт буенча ясыйлар. Заманында бу катыкны тумышы белән Кече Шырдан авылыннан булган галим, этнолог Каюм Насыйри да ашаган. Бөек рус язучысы Александр Пушкин да авыз иткән. 1833 елда ул, Пугачев бунты тарихы белән кызыксынып, материал җыяр өчен безнең якларга да килеп чыга. Соңрак әлеге документлар аның “Капитанская дочка” әсәренә нигез булып ята. Сөйләүләренчә, Пушкинны безнең Шырдан катыгы белән сыйлаганнар. Язучыга ул бик ошаган һәм аның турында үзенең көндәлегенә дә язган. Болар уйдырма түгел, чын фактлар, – дип сөйләде Минедамир абый.

Шырдан катыгы башкалардан нәрсәсе белән аерыла соң? Бу сорауны без бирми кала алмадык, әлбәттә. Минедамир абыйның әйтүенчә, катыкны кимендә сигез сәгать кайнатканнар. Аннары өчәр литрлы кечкенә юкә мичкәләргә тутырып, 36-37 градуска кадәр суытканнар. Агач кашык белән катык оеткысын салып, өстен каплап, сөлге белән урыйлар да дүрт сәгать тоталар. Шуннан соң салкын урынга – базга яки җеп белән бәйләп, коега төшерәләр. Өч-дүрт көннән алып, өстәл астында саклаганнар. Аның иң тәмле вакыты өч көн, шушы көндә ашап бетерергә кирәк, ди ул. Нәкъ менә ашарга, эчемлек булса да, куе катыкны без кашык белән ашыйбыз. Бу да милли бер үзенчәлегебез.  

“Катык” фестивалендә дә катыкны зур казанда кайнатырга җыеналар. Чарага күрше Чувашия һәм Мари-Эль республикаларыннан да осталар чакырылачак. Алар кунакларга үзләренең сөт ризыкларын тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, кәрҗин үрү, чүлмәк ясау осталары килер дип көтелә. 

Киләчәктә фестивальне ел саен билгеле бер вакытта уздырырга җыеналар. Музейда катык сата башлау турында да уйланалар. 

“Татар авылы” этнографик музее ел әйләнәсе кунаклар кабул итә. Аларда бигрәк тә Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Саратов туристлары еш була. 
– Килгән кунакларны татар милли гореф-гадәтләре, уеннары һәм җырлары белән таныштырабыз. Сабан туе күренешләрен тәкъдим итәбез. Милли уен коралларында уйнап күрсәтәбез, татарлар тормышы белән таныштырабыз. Мичтә кыстыбый пешерергә өйрәтәбез. Кызганыч, үзебезнең республика районнары һәм шәһәрләреннән килүчеләр аз. Татарларның күбесе үзләре дә милли традицияләрне белеп бетерми. Югыйсә мәктәп укучылары өчен кызыклы, эчтәлекле программа әзерләдек, – ди музей җитәкчесе.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading